(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда яшьләр сәясәтен гамәлгә
ашыру мәсьәләсе, шул исәптән «авыр холыклы» яшүсмерләр белән эшләү турында
бүген Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә фикер алыштылар. Казан Мэры
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яшьләрне социальләштерү эше Казанда да,
Россиянең һәм дөньяның башка шәһәрләрендә дә яшьләр сәясәтенең мөһим һәм
катлаулы өлеше булып тора.
Куркыныч астындагы
төркемгә караган яшьләр турында сөйләгәндә, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
рәисе Айрат Фәизов РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
мәгълүматларына караганда, ел нәтиҗәләре буенча, гомумән алганда, яшүсмерләр җинаятьчелегенең
20%-ка, ә ике ел эчендә – 40%-ка кимүе теркәлгәнлеген хәбәр итте. «Иң күзгә
ташланганы - соңгы 3 елда җинаятьләр
санының иң күбе Идел буе, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында кимүе күзәтелә, ягъни бу безнең яшьләр
сәясәте, өстәмә белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре күп булган урыннарга
туры килә», - дип билгеләп үтте спикер. Шул ук вакытта «Борисково», «Гагарин»
һәм «Ямашево» полиция бүлекләре карамагында булган микрорайоннарда кылынган
җинаятьләр саны арта, ул җирлекләрдә иҗтимагый мәдәни учреждениеләр күпкә
кимрәк. А.Фәизов шулай ук статистиканы да китерде, җинаятьләр саны кимүгә
карамастан, аларда катнашучылар саны 2017 ел дәрәҗәсендә кала.
«Үзебезнекеләр»
проекты ике мең «авыр холыклы» яшүсмер белән эшли
EndFragment
Профилактик эш яшьләр
сәясәтенең мөһим аспекты булып тора, дип билгеләп үтте А.Фәизов. Ул 2018 ел
башыннан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты гамәлгә ашыра торган
«Үзебезнекеләр» проекты турында сөйләде. Проектның асылы - «авыр холыклы»
яшүсмерләр белән урам эшен активлаштыруда. Белгечләр «куркыныч астындагы
төркем»гә караган яшүсмерләрне үз яннарына туплый һәм урам малайларының
энергияләрен «тыныч юнәлешкә» җибәрә: үз ишегалларына, районга патриотик
мөнәсәбәт, спорт ярышларында «кече ватан»нарын яклау, чүп-чар җыю, «Халык
контроле» проектында һәм башка эшчәнлектә катнашу. «Үзебезнекеләр» ике мең яшүсмер белән эш алып бара, шуларның
50-се шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр. «Болар барысы да яшүсмерләргә уртак
идея, бердәмлек һәм ярдәм хисе бирә», - дип ышаналар профильле комитетта.
Профилактика мәсьәләсендә
«Ышаныч» үзәге зур роль уйный, аның белгечләре наркотик, алкоголь, тәмәкегә
бәйлелек булган яшүсмерләргә ярдәм күрсәтә. Ел саен үзәк 50 меңгә якын кешегә
хезмәт күрсәтә. «Ышаныч» хезмәткәрләре 18 яшькә кадәрге 87 кешене суицидтан
саклап кала алган, ә 65 очракта алар балага карата рәхимсез мөгамәләгә игътибар
юнәлтүгә ярдәм иткән.
Яшәү урыны буенча
социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауның тагын бер формасы буларак,
А.Фәизов урыннарда спорт-ял итү эшчәнлеген оештыруны – ишегалды спорт төрләре
фестивален атады.
Казан мэры Илсур Метшин
«вакыт яшьләр белән эшләүнең яңа юнәлешләрен тәкъдим итә» дип билгеләп үтте.
«Яшь казанлылар тормышында кыенлыклар тудыра торган яңа көрәшкә чакырулар
барлыкка килә, һәм без моңа әзер булырга тиеш. Авыр тормыш хәлендә калган һәр
яшь кеше, проблемага тап булгач, безнең игътибар кырында булырга тиеш», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул шулай ук һәр яшь кеше өчен ул кая гына килсә дә
ярдәм алу, үз мөмкинлекләреннән файдалану урыны булырга тиеш, дип тә өстәде.
Соңгы 3 елда
яшьләр сәясәте объектлары инфраструктурасы 70%-ка яңартылды
EndFragment
Профилактика темасын дәвам
итеп, Айрат Фәизов Казанда өч ел дәвамында учреждениеләрне һәм тәрбия бирүгә
якын килү юлларын үзгәртеп кору буенча
эш алып барылуын хәбәр итте. Ул шулай ук Татарстан башкаласында Россиядә иң эре
яшүсмерләр клублары, балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре,
иҗади киңлекләр һәм муниципаль лагерьлар челтәре бар, дип өстәде.
Шулай итеп, соңгы 3 елда
яшьләр сәясәте объектлары инфраструктурасы 70%-ка яңартылды: республика
программасы кысаларында 24 яшүсмерләр клубы ремонтланды, тагын 14-е хәзерге
вакытта ремонтлана. Моннан тыш, муниципалитет һәм учреждениеләрнең үз акчасына
тагын җиде клубта ремонт үткәрелгән. Шулай ук А.Фәизов Юдинода, «Весна» торак
комплексы, «Салават күпере»ндә, «Спорт станциясе»ндә, Яңа Аракчинода, Чистай
һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында, Бишбалта бистәсендә берничә яңа үзәк ачу
планлаштырылуы, Черноморская урамында заманча яшьләр үзәге төзү проекты эшләнүе
турында сөйләде.
Айрат Фәизов шулай ук
шәһәр читендәге муниципаль лагерьларны ремонтлау һәм модернизацияләү буенча
республика программасы башлануын искәртте. «Беренче өч лагерьда эш башланды
инде, калганнары өч ел дәвамында ремонтланачак һәм реконструкцияләнәчәк», - дип
билгеләп үтте спикер. Үткәрелә торган эшләр лагерьларның сыйдырышлылыгын 1,5
тапкыр арттырачак, ә әйдаманнар әзерләүдә яңа алымнар шәһәрдә җәйге ялның
бердәм таныла торган сыйфатлы системасын булдырырга ярдәм итәчәк.
«Без совет чорыннан килгән
яшьләр учреждениеләре челтәрен саклап калуыбыз белән горурланабыз, әмма яңа
микрорайоннарда да яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм аларга үзләрен табу өчен
барлык шартлар тудырылырга тиеш», - дип ассызыклады Илсур Метшин.