(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Сабыйлар» татар балалар үсеше үзәгенең яңа бинасын карап чыкты. Казанның Киров районындагы Комсомол ур., 1 адресы буенча, 500 кв. м мәйданлы комплекста 3 балалар төркеме, иркен фитнес-зал һәм иҗади зона урнашкан. Һәр төркемдә балалар белән ике тәрбияче эшли: татар һәм инглиз телендә сөйләшәләр, хәләл ризык белән туклану, Коръән сүрәләрен белгеч белән ятлап өйрәнү эше оештырылган. Мэр белән бергә балалар үсеше комплексында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та булды. Балалар үзәге эше белән аларны аны гамәлгә куючыларның берсе булган Наил Галәвиев таныштырды.
«Сабыйлар» үзәгенең яңа бинасы узган елның 7-нче ноябрендә ачылды. Беренче комплекс җиде ел элек Спартак ур., 2 адресы буенча төзелгән иде, әмма соңгы өч ел эчендә үзәккә ихтыяҗ арту сәбәпле, ул бөтен балаларны да кабул итә алмады – аңа чиратта 20-30 бала тора иде. Шулай итеп, 2017 елның ноябрендә яңа үзәк ачу идеясе туды. Ул заманча «child-friendly» интерьерында ясалган: баларны төрле яклап үстерүче уенчыклар һәм китаплар урнаштырылган. Аның төп үзенчәлекләреннән берсе - әниләргә ноутбук белән эшләү өчен шартлар тудырылган коворкинг зонасында тел курслары, лекторий һәм семинарлар үткәрелә.
Наил Галәвиев сөйләгәнчә, тәрбия процессында балаларны татар милли гореф-гадәтләренә җәлеп итү юлы белән әхлакый тәрбияләүгә басым ясала. Моңа татар телендә үтүче дәресләрнең авторлык программасы, дәресләрне үткәрү һәм оештыруга җентекле әзерлек юнәлдерелгән. Үзәк эшләнмәләре арасында: Екатерина Железнованың татар теленә тәрҗемә ителгән «Әни белән музыка» программасы, татар фольклоры әсәрләрен сайлап алу, «Бишектән үстерү» һәм «Тәүфыйклы балачак» дәресләре. Программага шулай ук мәктәпкә әзерлек, әвәләп ясау, әкият терапиясе, рәссам һәм психолог белән рәсем ясау дәресләре дә кертелгән. Өлкән яшьтәге балалар өчен «Туган телем» дәресләре ачылган, анда аларга татар телен нульдән өйрәтәләр.
Биредә ата-аналарга белем бирүгә аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, алар өчен семинарлар һәм практик конференцияләр үткәрәләр, гуманлы педагогика, хәзерге заман педагогикасының төп методикалары һәм юнәлешләре белән таныштыралар, гамәли нейропсихология нигезләрен бирәләр.
И. Метшин яңа балалар үсеше комплексының кызыклы форматын һәм сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы фикеренчә, бу чын мәгънәсендә иҗтимагый проект татар телен һәм мәдәниятен саклауга үзеннән мөһим өлеш кертә.