(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче апрель). Җирле хакимият дәүләт ярдәме белән генә максималь
дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли ала. Бердәм рәвештә глобаль проектларны тормышка ашыру
өчен җирле һәм милли көчләрне берләштерү
бик мөһим. Бу хакта Казан Мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»
бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утырышында
шлай дип белдерде.
Рәсми утырышлар барышында «Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият» Башкарма бюросы әгъзалары кризислы хәлләрне җайга салуда җирле
хакимиятләрнең роле турында фикер алышалар, тотрыклы үсеш максатларын тормышка
ашыруда җирле лидерларның керткән өлеше турында доклад әзерләү буенча нәтиҗәләр
ясыйлар, шулай ук агымдагы елның ноябрь аенда Дурбанда узган Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләрнең Бөтендөнья конгрессын оештыру буенча алдагы адымнарны
билгелиләр. Уругвайда узган утырышта дөньяның зур шәһәрләреннән 300-дән артык вәкил
катнашты, алар арасында Гуанчжоу, Париж, Берлин, Барселона һәм башкалар бар.
Утырыш барышында чакырыл рәсми затлар кайбер
докладларны, шул исәптән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия
бүлеге президенты докладын тыңлады. Катнашучыларны сәламләп, Илсур Метшин
бүгенге очрашу тотрыклы шәһәр үсешенә таба тагын бер адым булуын билгеләп үтте.
Евразия бүлеге президенты «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең 15 еллык
эшчәнлек чорында киңәюен һәм географиясен арттыруын искәртте. Ул шулай ук хәбәр
иткәнчә, Евразия шәһәрләре, тотрыклы үсеш максатларын исәпкә алып, 2030 елга
кадәр шәһәр үсеше стратегиясен эшләгән. Стратегияне 2016 елда ук әзерләгән
беренче шәһәрләр арасында Казан, Томск, Мәскәү, Ростов-на-Дону, Астана, Бишкек,
Дүшәнбе бар. «Зур эш башкарылды. Казанда гына да Стратегия өстендә меңгә якын
кеше эшләде. Мәйданчыкларда әйтелгән һәм шәһәр халкы тәкъдим иткән күп кенә
идеяләр Стратегиянең максатларында һәм бурычларында чагылыш тапты», - диде
И.Метшин.
Эшләнгән стратегия – буш кәгазь түгел, дип ассызыклады
Казан Мэры. Бөтен Евразия буенча тотрыклы үсеш максатларына ирешергә ярдәм итә
торган күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла. «Халыкны ярлылыкка каршы көрәш
буенча "Тотрыклы үсеш максатлары 1"не гамәлгә ашыруга җәлеп итү өчен
без Казанда «Игелекле куллар» хәйрия склады оештырдык, анда кешеләр
кирәкмәгән яхшы хәлдәге әйберләрен алып килә ала, соңыннан әйберләр мохтаҗларга
тапшырыла», - дип хәбәр итте Илсур Метшин. Ул Евразиянең башка шәһәрләрендә
тормышка ашырыла һәм тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә ярдәм итә торган башка
мисалларны да китерде – Кыргызстанның Ош шәһәрендә донор акциясе узган, быел
Астанада 51 табиблык амбулаториясе ачылачак, Якутск муниципаль транспортын
газ-мотор ягулыгына күчерәчәкләр һәм башкалар.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия
бүлеге "Тотрыклы үсеш максатлары 3"кә - «Нык сәламәтлек»кә зур игътибар
бирә. «Шәһәр гражданнарның сәламәтлеген кеше иминлегенең төп аспектлары буларак
сакларга тиешбез, дип уйлыйбыз. Безнең Евразия бүлеге, «Сәламәт шәһәрләр» ассоциациясе белән хезмәттәшлек
турында килешү төзеп, бу юнәлештә беренче адым ясады һәм бүгенге көндә без
бергә тормышка ашыра алырлык проектларны гамәлгә куябыз. Мин «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы җитәкчелеген шулай ук
сәламәтлек саклау мәсьәләләренә игътибар итәргә һәм сәламәт шәһәрләр юлында
проектларны гамәлгә ашыра башларга чакырам», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин
катнашучыларга.
«Бу - 2030 елга кадәр тотрыклы үсеш проектларын
гамәлгә ашыру буенча уңышлы эшләп килә торган шәһәр проектларының бик аз
мисаллары гына», - диде «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия
бүлеге президенты. Тотрыклы үсеш максатлары турындагы мәгълүматны мөмкин кадәр
күбрәк җирле хакимиятләргә җиткерергә тырышалар, дип өстәде ул. Әйтик, 2018
елның октябрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»ләрнең Евразия бүлеге
Чабаксар шәһәре белән берлектә Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессын
оештырды, анда 10 ил һәм 70-тән артык шәһәр вәкилләре катнашты.
«Хәзер без Евразия төбәгенең җирле хакимият
ассоциацияләре очрашуы кысаларында мэрларны һәм җирле хакимият вәкилләрен укыту
планын билгеләдек. Без төбәктәге җирле хакимиятләрнең һәр җыелышында тотрыклы
үсеш максатларын локальләштерү буенча өйрәтү тренингларын үткәрергә телибез», -
дип сөйләде И.Метшин.
«Муниципалитетлар күп кенә файдалы проектларны гамәлгә
ашыра, һәм тотрыклы үсешнең күпчелек максатлары турыдан-туры җирле дәрәҗәдәге
эшләргә бәйле. Әмма җирле хакимият дәүләт ярдәменнән башка максималь нәтиҗәле
итеп эшли алмый. Глобаль проектларны бергәләп гамәлгә ашыру өчен җирле һәм
милли көчләрне берләштерү бик тә әһәмиятле», - дип ассызыклады Казан Мэры.
«Без бу юнәлештә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешә алдык.
Без РФ Хөкүмәте белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия
бүлегенең 2020 елда Берләшкән милләтләр оешмасының тотрыклы үсеше буенча сәяси
форум өчен тотрыклы үсеш максатларының казанышларын ирекле милли күзаллауны
әзерләүдә катнашуы турында килештек. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең
Евразия бүлеге президенты буларак, мин доклад әзерләү буенча Хөкүмәт комиссиясе
составында, шулай ук тематик төркемнәр эшендә катнашачакмын. Бу алга таба
тотрыклы үсеш юлында уртак гамәлләр өчен этәргеч булыр дип ышанам», - дип дәвам
итте Илсур Метшин.
«Безгә илләребезнең хөкүмәте безне ишетсен өчен көч
куярга кирәк, һәм без бергә һәм синхрон рәвештә тотрыклы үсеш максатларын
гамәлгә ашыра алыр идек», - дип нәтиҗә ясады «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият»нең Евразия бүлеге президенты.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче
урынбасары Евгения Лодвигова KZN.RU порталына хәбәр иткәнчә, башка илләр
вәкилләре Казан Мэрын хуплаган, бу адым куелган максатларга ирешүдә көчле
этәргеч булачак, дип билгеләп үткән. Ул шулай ук Казан өчен мондый очрашуларның
дөньяның алдынгы шәһәрләре белән тәҗрибә алмашу урыны булып тора, дип билгеләп
үтте.
Доклад ахырында Илсур Метшин бөтендөнья оешмасына
рәхмәт белдерде. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» җирле хакимият сүзе
ишетелсен һәм безгә юл ачсын өчен күп эшләр башкарды. Җирле хакимиятләргә исә
бу юлда хәрәкәт итәргә һәм тотрыклы киләчәк хакына эшләргә кирәк, бу бик тә
мөһим. Шәһәрләр вакыты җитте, эш итәргә вакыт җитте!» - дип билгеләде И.Метшин.
Утырышта шулай ук Казанның Бөтендөнья Metropolis
ассоциациясе әгъзасы булуы да билгеле булды. Бүгенге көндә Ассоциациягә
дөньяның 139 зур шәһәре керә, анда Казан – Россиянең бердәнбер шәһәре.
Ассоциация зур шәһәрләргә хас проблемаларны, аерым алганда, экология,
транспорт, шәһәр төзелеше һәм башка мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә мөмкинлек
бирә.