(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Казан Мэры Илсур
Метшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVI пленар
сессиясе эшендә катнашты, чара 2-нче апрельдән 4-сенә кадәр Страсбургта үтте.
Форум «Мэрлар демократия сагында» темасына багышланган иде. Татарстан башкаласы
җитәкчесе конгрессның актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары булып
тора һәм Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә ил делегациясе
составында Россияне тәкъдим итә. Конгресс эшендә Татарстан башкаласыннан яшьләр
экспертлары, Европа илләре делегатлары катнашты.
Илсур Метшин пленар утырышта өстәмә докладчы
сыйфатында «Яшьләрнең социаль хокукларын яклау: җирле һәм төбәк хакимиятләренең
роле» темасы буенча чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә яшьләрнең социаль хокуклары
белән бәйле мәсьәләләр еш һәм артык көчле яңгыравын билгеләп үтте. Аерым
алганда, бу Казанга да кагыла, чөнки шәһәрдә халыкның 40%-тан артыгы 35 яшьтән
кечерәк. «Яшьләр, барлык социаль хокуклардан куллана алып, лаеклы яши, гаилә
кора һәм үсә ала торган инклюзив җәмгыять формалаштыру безнең өстенлекле бурыч
булып тора. Без яшьләр инфраструктурасын актив үстерәбез. Соңгы 3 елда Казанда
яшьләр сәясәте учреждениеләренең 70%-тан артыгы яңартылды. Бу Россиядә иң эре
балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре челтәрен тәшкил итүче
50-дән артык объект», - диде Казан башлыгы.
Татарстан башкаласында яшьләр белән эшләү буенча
белгечләрнең профессиональлеген арттыруга, студентлар грантлары системасына һәм
яшьләрнең һөнәри күнекмәләрен күтәрү һәм киләчәктә эшкә урнашу өчен
стажировкалар системасына, яшь гаиләләргә матди һәм торак сатып алуга
административ ярдәм күрсәтү программасына зур игътибар бирелә.
«WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты бөтен Россия буенча яшьләр арасында эшче
һөнәрләрнең дәрәҗәсен җитди күтәрәчәк, ул агымдагы елның августында Казанда узачак»,
- дип билгеләде И.Метшин.
Шулай ук ул хезмәттәшләренә узган елның октябрендә Казанда узган Европа Советы һәм Россия
партнерлары белән бергә оештырылган яшьләрнең социаль хокукларын яклау буенча
халыкара тренинг-семинар турында искәртте. Чарага 19 илдән 50-гә якын катнашучы
җыелды.
«Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне яшьләр
өлкәсендәге карарлар кабул итү процессына җәлеп итү безнең өчен мөһим үсеш
ноктасы булып тора. Без яшьләрнең барлык төркемнәренең дә фикерләре җирле
хакимият органнарына аңлаешлы булсын, ә аларның идеяләре бергәләп тормышка ашырылсын
өчен тырышабыз», - дип ассызыклады И.Метшин. Ул шулай ук Европа Советы Яшьләр
департаментының «Безнең хокуклар. Безнең тормыш» девизы астындагы Enter youth
week программасын үткәрү буенча инициативаны хуплады.
Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, Казан Мэры
конгресста катнашучыларны җирле дәрәҗәдә глобаль таләпләргә җавап бирергә әзер
булуларын ышандырды. «Яшьләр белән һәм яшьләр өчен үткәрелгән уртак эшнең
шәһәрләрнең, төбәк һәм илләрнең уңышлы һәм тотрыклы үсеше өчен иң мөһим
шартларның берсе булуына ышанабыз», - дип йомгаклады ул.
Страсбургка визит кысаларында шәһәр башлыгы Европа
яшьләр үзәгендә булды, анда Европа Советы тренерлары һәм экспертлары катнашында
мәдәниятара диалогка өйрәтү узучы Тина Мулкахи үзәге директоры һәм Казан яшьләр
экспертлары белән очрашты.