(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче
апрель). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш визиты белән Нидерланд Корольлегендә.
Делегация составында - Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм
элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Талия Миңнуллина һәм башкалар.
Нидерландта
булу кысаларында делегация Бест шәһәрендә Philips Healthcare инновацион
үзәгендә булды. Ул югары технологияле инновацияләрне тәкъдир итү мәйданчыгы
булып тора. Биредә төп игътибар сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендәге тикшеренүләргә,
тормыш дәвамлылыгын арттыруга, кешеләрнең сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат
туплауга һәм алынган мәгълүматларны эшкәртүгә юнәлтелә. Бүген үзәктә 3 меңнән
артык кеше эшли, ел саен үзәкнең шоурумы 10 меңнән артык кунак кабул итә.
Компаниядә онкологик авырулар өлкәсендәге тикшеренүләргә аерым игътибар
бирәләр.
Рөстәм
Миңнеханов компания вәкилләре белән аралашу барышында Инновацион үзәкне карау
мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Россиядә кайбер милли
проектлар, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә кабул ителгән, . Бу -
тормыш дәвамлылыгын арттыру һәм тулаем тормыш сыйфатын яхшырту кебек юнәлешләр.
«Сезнең җиһазыгыз күп кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә, - диде
Рөстәм Миңнеханов. - Без җиһазларның пациентлар өчен тагын да уңайлырак була
баруын күрәбез».
ТР
Президенты шулай ук республиканың
Philips компаниясе белән мөнәсәбәтләр тарихы барлыгын да билгеләп үтте. Аның
сүзләренчә, бу хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
Очрашу
барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, шул
исәптән Philips җиһазларына хезмәт күрсәтүгә бәйле алдагы адымнар турында фикер
алыштылар. Рөстәм Миңнеханов килеп туган мәсьәләләр
буенча җентекләп фикер алышу өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Бер
айдан эшче төркем әгъзалары уртак проектлар буенча фикер алышуга әйләнеп кайтырлар
дип көтелә.
Аннары Татарстан Президенты High Tech Campus югары технологияләр
кампусында булды. Биредә кампус резидентларының берсе - челтәрле светодиод яктырту өчен системалар, карарлар
һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге дөнья лидеры булган Signify компаниясе белән
җентекле танышу булды. Компания базарда профессиональ, шулай ук кулланучы
җайланмаларын да эшли һәм шәһәр киңлекләрен, эш урыннарын, стадионнарны,
биналар, сәүдә үзәкләрен һәм йортларны үзгәртә. Компания продуктлары,
системалары һәм хезмәт күрсәтүе
клиентларга энергияне максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланырга, эшне
оптимальләштерергә һәм яңа карарларга һәм хезмәтләр күрсәтергә ярдәм итә.
Signify
компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка
Казан шәһәрендә бердәм челтәрле мохит концепциясен тәкъдир иттеләр. Бердәм
дөньяви мохит шәһәрне яктыртуны гармонияләштерүгә ярдәм итәр дип көтелә.
Казанда
бердәм ут карары белән биналар һәм иң кызыклы үзәк объектлары, шул исәптән Үзәк
стадион, Казан Ратушасы, Татарстан Министрлар Кабинеты бинасы, шулай ук
шәһәрнең тарихи өлешендәге урамнар, Ирек мәйданы һәм башкалар берләштерелергә
мөмкин. Миллениум күпере яктылык карарын хәл итү өчен аерым объект булырга
мөмкин, чөнки ул шәһәрнең яңа визит карточкасы дип аталуга лаек. Мисал итеп
Сан-Францискодагы күпер китерелде - ул шулай ук Signify компаниясе карарлары
ярдәмендә яктыртылды.
Казанның
бердәм яктылык мохите концепциясе өчен бердәм стилистик образны, югары төсләр
тапшыру һәм башка технологияләрне куллану тәкъдим ителә. Шулай, объектларны
яктырту ел фасылына, атна көненә карап үзгәрергә мөмкин, бу яктырту чыгымнарын
шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Презентация барышында Испания, Хорватия,
Кытай (Шанхай) объектларын яктырту буенча мисаллар күрсәтелде.
Рөстәм
Миңнеханов фикеренчә, проект Казан өчен кызыклы, бигрәк тә ТАССР оешуга 100 ел
тулуга әзерлек һәм аны бәйрәм итү кысаларында. Ул проектны эшләп бетерергә, аны
гамәлгә ашыруны берничә этапка бүләргә һәм презентациягә әйләнеп кайтып, алга
таба фикер алышуны дәвам итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, республика башлыгы
сүзләренә караганда, проектның бәясен исәпләргә, бәя һәм сыйфат нисбәтеннән
карарга, шулай ук алга таба файдалануга китәчәк чыгымнарны исәпкә алырга кирәк.
Шулай
ук Signify компаниясенең Татарстанда гамәлгә ашырылган берничә проекты бар, дип
билгеләп үтелде. Шул исәптән, «Казан» гаилә үзәге, 2013 елгы җәйге
универсиадага төзелгән 15 спорт объекты, шулай ук Түбән Камадагы телевизион
башня.
ТР
Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кыска вакытлы визит кысаларында
Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Икътисад министрлыгы Генераль секретаре Маартен
Кампс белән очрашты, аннары Нидерланд эшлекле
даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә катнашты. Бизнесменнар белән
очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан регионга капитал һәм җәлеп
итү белән кызыксына һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат. «Бүген фикер
алышу барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак
проектлар турында килешерләр дип көтәбез», - диде ул.
Рөстәм
Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Нидерланд Корольлеге – Татарстанның әйдәүче чит ил
партнерларының берсе. Мисал өчен, узган ел нәтиҗәләре буенча Нидерланд белән
товар әйләнеше өчтән бер өлешкә арткан һәм 2,8 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстан һәм Нидерланд
компанияләре нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр.
ТР
Президенты Нидерландка эш сәфәре ахырында автомобиль кампусына барачак, анда
Traffic Innovation Center компаниясе эшчәнлеге белән танышачак (юл хәрәкәте
өлкәсендә интеллектуаль карарлар тесты). Автомобиль кампусы - автомобиль
сәнәгате өчен технологияләр эшләүче компанияләрне берләштерә торган технологик
кластер.