(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанда «ТЭФ – 2019» халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы старт алды. Чара «Казан ЭКСПО»да уза. Форум ачылышында
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Форум кысаларында шулай ук
«Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19-нчы халыкара «Энергия
ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да узачак.
Белгечләр бәяләвенә карганда,
«ТЭФ – 2019» – Идел буе федераль округында энергетика, энергиянең
нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны сак тоту буенча иң эре проект.
«Энергетика. Ресурсларны сак
тоту» күргәзмәсен караучылар – энергетика һәм нефть-газ тармакларының
белгечләре, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре.
Искәртәбез, 2018 елда күргәзмәне
8,8 мең кеше караган иде, шулардан 47,8%-ы – тармак белгечләре, 20,3%-ы – баш энергетиклар, баш
инженерлар, бүлекчәләр җитәкчеләре, 4,9%-ы – җитәкчеләр.
Ел саен энергетика күргәзмәсендә
хәзерге заманның ышанычлы продукциясен күрсәтүче җитештерүчеләр һәм продукция
китереп торучылар катнаша.
Күргәзмә ышанычлы эшлекле
партнерлар табарга мөмкинлек бирә, шулардан – сәнәгать предприятиеләре
өчен җайланмалар, материаллар һәм техник хәл ителешләрне китереп торучылар.
«ТЭФ – 2019» Казанда 2019 елның
10-12 апрелендә үтә.
Форум ачылышында чыгыш ясап,
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» халыкара
махсуслаштырылган күргәзмәсе 20-нче мәртәбә уза. Ул хәбәр иткәнчә, форумда һәм
күргәзмәдә 170-тән артык компания
катнаша. Монда илнең 50-дән
артык төбәге вәкилләре, шулай ук чит ил партнёрлары катнаша.
«Хәзерге дөньяда ресурсларны сак
тоту – конкуренциягә сәләтнең, нәтиҗәлелекнең мөһим өлеше, - диде Рөстәм
Миңнеханов. – Болар бар да энергетика белән бәйле, бу – һәрвакыт күп яңа проектлар һәм технологияләр. Мин сезнең
форумга яхшы эшләр телим, компанияләр яңа партнерлар тапсыннар, бер-берсенә
файдалы булсыннар».
Рөстәм Миңнеханов форумда һәм
күргәзмәдә катнашучыларның барысына да, шулай ук Россия Федерациясе Энергетика
министрлыгына һәм һәрчак яңа идеяләрне хуплаучы Александр Новакка шәхсән рәхмәт
белдерде.
«Без федераль Хөкүмәтнең һәм
федераль министрлыкларның ярдәмен тоеп эшлибез, - дип белдерде Рөстәм
Миңнеханов. – Һәм без реаль нәтиҗәләр күрәбез».
Форумда катнашучы Россия
Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын үз чиратында белдергәнчә, Татарстан
– бүген энергия нәтиҗәлелеге өлешендә лидерларның берсе, төбәктә яңа
технологияләр, яңа проектлар кулланыла.
Антон Инюцын энергия
ресурсларының нәтиҗәлелегенә
«экология» сүзен дә өстәргә тәкъдим итте. Соңыннан Россия
Энергетика министры урынбасары барысына да яхшы эшләр һәм уңышлар теләде, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.