(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Бүген
Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында матәм мәрасиме
һәм беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советы рәисе, сәясәтче һәм дипломат Василий
Лихачев белән хушлашу тантанасы узды. Танылган җәмәгать эшлеклесенең йөрәге
8-нче апрельдә 68-нче яшендә туктаган.
Василий Лихачев белән хушлашырга Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы
рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма
Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – республиканың Россия
Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ветераннар, фән
эшлеклеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Матәм мәрасимендә Казанның
йөзләгән кешесе катнашты, аларның күбесе Василий Лихачев белән бергә эшләгән
һәм укыганнар.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов
республика парламенты депутатлары исеменнән туганнарының һәм якыннарының
кайгысын уртаклашты.
Матәм тантанасын Республика Премьер-министры
урынбасары Васыйл Шәйхразиев ачты. Ул, үз чиратында, сәясәтче республиканың
хәзерге дәүләтчелеген торгызуга бәяләп бетергесез өлеш кертүен ассызыклады.
Республиканың Дәүләт Советы җитәкчесе булганда, Василий Лихачев парламент ролен
көчәйтү һәм абруен күтәрү өчен күп эш башкарды. «Василий Николаевичның
профессиональлеге, зыялылыгы, ярдәмчеллеге, җаваплылык хисе барлык эшләрендә дә күренде, – дип
ассызыклады Васыйл Шәйхразиев. - Эшлекле һәм кешелек сыйфатлары, башкаларга
ихтирамлы мөнәсәбәт Василий Николаевич Лихачевка безнең республикада да, аннан
читтә дә абруй казанырга ярдәм итте».
«Бүген күпләр Василий Лихачев белән бергә эшләү, уку,
дуслык елларын искә ала, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Юрий Камалтынов. -
Ул яңа оешкан закон чыгару хакимияте органын – беренче чакырылыш Дәүләт Советын
җитәкләде, парламент эшчәнлегенең күп кенә яңалыклары – беренче парламент
тыңлаулары, хөкүмәт сәгатьләре аның белән бәйле иде, хәтта аз керемле гаилә
балалары өчен беренче чыршыны да нәкъ менә уд куйдырды».
Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, Василий Лихачев
республика парламентын төрле фикерләрне исәпкә алуны таләп итә торган катлаулы
чорда җитәкләгән. Нәкъ менә шушы чорда
килештерү комиссияләренең эшләү механизмы, Конституция суды, Кеше хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил институты эшчәнлегенең хокукый нигезләре эшләнгән. «Аның
турында озак сөйләргә була, тәртипле, зыялы, Аллаһы тарафыннан үз миссиясе
белән җибәрелгән кеше иде», - дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Василий
Лихачевны Россия масштабындагы сәясәтче дип атады. Шәһәр башлыгы Казан
университетында укыганда да, соңрак муниципаль хезмәттә эшләгәндә дә үзенең
В.Лихачевның шәкерте булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта В.Лихачев укучыларына
төпле киңәшләре белән ярдәм итте һәм аларга һәрвакытта та кулдан килгәнчә
булыша иде, дип билгеләде Казан Мэры.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова
журналистлар белән әңгәмәсендә Василий Лихачевның кинәт вафат булуының авыр
кабул ителүен билгеләп үтте. «Ул югары сәяси культура кешесе иде, кешеләрдә
төрле фикерләр булуын аңлый белде. Җәмгыятьтә төрле фикерләр булуының
әһәмиятлелеген, аларны әйтә белергә кирәклеген җиткереп яшәде, – дип
ассызыклады ул. – Без зур сәясәтчебезне югалттык. Кеше исән чакта аны һәрвакыт
бәяләп бетереп булмый. Үзе киткәч кенә, аның әһәмиятлелеген аңлый башлыйсың. Бу
хакта сөйләшү авыр».
Василий Лихачевны Казанның Арча зиратында җирләделәр,
дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.