(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казанда шәһәрне санитар чистарту
һәм төзекләндерү буенча язгы икеайлык башланды, ул 31-нче майга кадәр дәвам
итәчәк. Бу вакыт дәвамында шәһәр халкы парклар, скверлар, ишегалларын һәм башка
иҗтимагый киңлекләрне җыештыру акцияләрендә катнаша, ә 27-нче апрель көнне
шәһәркүләм өмәгә кушыла алачаклар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев сөйләде.
Язгы икеайлык чаралары шәһәрне чүп-чардан һәм кыш
буена җыелган пычрактан чистарту һәм аны җәйге сезонга әзерләү өчен ел саен
үткәрелә, дип искәртте И.Куляжев. Эшләрнең төп өлешен торак-коммуналь хуҗалыгы
һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләүче подрядчы оешмалар башкара –бу төрле торак идарәче компанияләр һәм
муниципаль юл предприятиеләре. Гадәттәгечә, шәһәр иҗтимагый киңлекләрен, урман
полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. Башкарма
комитетның структур бүлекчәләре шәһәр өмәсендә
Казансу елгасының яр буе территориясен рус-немец Швейцария районында һәм
«Казан Арена» стадионы артында чистартачак.
Шулай ук сәнәгать предприятиеләре, гараж
кооперативлары, сәүдә, мәдәният, спорт объектлары биналары һәм корылмалары,
автозаправка станцияләре челтәрләренә аерым игътибар бирү планлаштырыла.
Фасадлардан һәм коймалардан башлап якындагы территориягә кадәр бөтен
территорияне тәртипкә китерәчәкләр.
«Бу эшкә шәһәр халкын, предприятие һәм оешмаларны
җәлеп итү мөһим», - дип билгеләп үтте И.Куляжев. Узган еллардагы кебек үк,
икеайлыкта 200-ләп казанлы, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип
көтелә. Эш барышында 4 меңләп махсус техника берәмлеге кулланылачак.
«Теләге булган һәр кеше дә икеайлыкта катнаша, инициативалы төркем төзи һәм
шәһәрнең теге яки бу участогын тәртипкә китерә ала», - дип искә төшерде
И.Куляжев. Инвентарь, капчыкларны алуга һәм җыелган чүпне чыгаруга кагылышлы
барлык оештыру мәсьәләләре буенча тиешле район хакимиятләренә, торак идарәче
компанияләренә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип
өстәде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин да шәһәрлеләрне икеайлык
чараларында актив катнашырга һәм шәһәрне май бәйрәмнәренә әзерләргә чакырды. Ул
билгеләп үткәнчә, шәһәрнең инициативалы һәм битараф булмаган кешеләре ярдәмендә
Казан илнең иң чиста шәһәрләре рейтингында даими рәвештә алда бара.
«"Домофон" порталы рейтингы буенча Казан, Мәскәү һәм Краснодардан соң
килеп, өченче урынга чыккан. Әмма бу горурлык өчен сәбәп түгел, ә алга таба үсү
һәм нәтиҗәләрне яхшырту өчен матур бер күрсәткеч, - дип билгеләде Мэр. - Безнең
өчен чисталык, төзекләндерелеш һәм шәһәр экологиясе һәрвакыт өстенлекле булды
һәм булачак. Бу - безнең шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең экологик иминлегенең
мөһим өлеше. Башкарма комитет хезмәткәрләре өмәләрдә иң актив катнашучылар
рәтендә булса иде, без үрнәк күрсәтергә тиешбез. Һәм актив шәһәр халкына
үтенечебез: әйдәгез, май бәйрәмнәрен төзек, матур, чиста шәһәрдә каршы алыр
өчен, кыштан соң Казанны тәртипкә китерик».
Исегезгә төшерәбез, узган ел гомумшәһәр өмәсендә 1,5 меңнән артык предприятие һәм
55 мең кеше катнашты, 400 берәмлек техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә шәһәрнең 75
җәмәгать территориясе чистартылды, калдыкларны күмү полигоннарына 10,5 мең
кубометр чүп чыгарылды.