(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Алена
Мирошниченко). Бүген, 1-нче апрельдә, Казанда һәм Россия Федерациясенең башка
шәһәрләрендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш старт алды. Татарстан башкаласы
илнең Кораллы Көчләре сафына 660 кеше җибәрәчәк. Язгы чакырылыш үзенчәлекләре
турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнары хәрби комиссары Шамил Ханнанов хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин
хәрби комиссарга Казаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәте барышын
күзәтергә кушты. «Без егетләребезнең ничек хезмәт итүләре турында хәбәрдар
булырга телибез», - дип билгеләде ул.
«Казанда чакырылыш комиссияләренә 4532 кеше
чакырылырга тиеш, шуларның 300-дән артыгы – югары уку йортларында белем алган
вакытта кичектерү хокукына ия, 300-дән артыгы - башка сәбәпләр буенча», - дип
хәбәр итте спикер. РФ Кораллы Көчләр сафына гражданнарны җибәрү йөкләмәсе Казан
өчен 660 кешене тәшкил итә: Вахитов һәм Идел буе районнары буенча – 178 кеше,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча – 165 кеше, Совет районы буенча –
170 кеше, Киров һәм Мәскәү районнары буенча – 147 кеше.
Ш.Ханнанов билгеләп үткәнчә, казанлылар Балтика хәрби
флоты, Мәскәүдәге Президент һәм Преображенский полклары һәм фәнни роталарга
комплектлаштырылачак. Хәер, әлеге элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләгән
актив яшь казанлылар ел башыннан ук хәрби комиссариатка үзләре килделәр, дип
билгеләп үтте хәрби комиссар. «Безгә йөкләнгән Президент һәм Преображенский
полкларын, фәнни ротаны формалаштыруның мактаулы бурычы Казаннан хәрби хезмәткә
чакырылучыларның интеллектуаль потенциалы турында сөйли. Бу – хәрби элита,
әлеге бүлекчәләрдә хәрби хезмәт үтү үзе үк дәрәҗә булып тора», - дип
ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы
күрсәтмәләрен үтәү – югары һөнәри белемгә ия гражданнарны чакыру гражданнарны
хәрби хезмәткә алу өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Казанда мондый белгечләр
чакырылыштан ким дигәндә дүрттән берне тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте
Ш.Ханнанов.
Ул дәүләт һәм муниципаль идарә хезмәтләреннән килгән
коллегаларын хәрби комиссариатка һәрьяклап ярдәм итәргә чакырды һәм дәвалау
учреждениеләрендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны вакытында тикшерүнең, шул
исәптән тикшеренүнең югары технологияле методларын кулланып, аларны вакцинацияләүнең
мөһимлеген ассызыклады.
«Президент указын һәм чакырылыш буенча планны үтәү –
безнең уртак бурыч. Гадәттәгечә район администрацияләре, ТР Сәламәтлекне саклау
минситрлыгы Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Эчке эшләр, шәһәрнең ЮХИДИ
башлыкларын бу эшкә җәлеп итүләрен сорыйм», - диде Мэр һәм хәрби комиссарга
Казан хәрби хезмәтенә чакырылучыларның хезмәтен күзәтүне йөкләде. «Без
егетләрнең ничек хезмәт итүләре турында хәбәрдар булырга телибез», - диде ул.