(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Ксения
Швецова). Быел Казанда шәһәр парклары һәм
скверларында вәхшиләрдән зыян күргән инфраструктурага ремонт ясалачак.
Төзекләндерү белән беррәттән иҗтимагый киңлекләрне паспортлаштыру да үткәрелә –
бу аларны карап тотуга финанслау чыганагын билгеләү өчен кирәк. Бу хакта
эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль
бюджет учреждениесе җитәкчесе Марат Закиров хәбәр итте.
Якын арада кирәкле сатып алу процедураларын
үткәрү һәм кече архитектура формаларына, балалар һәм спорт мәйданчыкларындагы
объектларга комплекслы ремонт ясау планлаштырыла. «Бу вәхшилек кенә түгел, бик
актив эксплуатация дә, - дип аңлатты М. Закиров. - Нигездә, спорт җиһазларының,
балалар мәйданчыкларының бер өлеше яраксызга чыкты».
Паркларны ремонтлау өчен муниципаль
бюджеттан 10 млн сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп
итү планлаштырыла, дип билгеләп үтте М. Закиров һәм узган ел коммерция чаралары
ярдәмендә дирекция 4,7 млн сум акча эшләде, дип сөйләде. «Быел без бу саннарны
арттырырга омтылабыз, 6 млн сумга исәп тотабыз», - дип планнары белән
уртаклашты спикер.
Бүгенге көндә 15 территория буенча кирәкле
конкурс процедуралары үткәрелгән инде, әлеге эшләрне 30-нчы июньгә кадәр
тәмамларга тиешле подрядчы да билгеләнгән.
Паркларны карап тоту җитди мәсьәлә булып
кала, дип өстәде М.Закиров. Аны чишү өчен паркларны паспортлаштыру эше «ТР
Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»
дәүләт бюджет учреждениесе белән
берлектә дәвам итә. Докладчы аңлатып узганча, иҗтимагый киңлекләрне карап
тотуга бюджет билгеләү бары паспорт нигезендә генә үткәрелә. Паркларны
паспортлаштыру аларны төзекләндерү эше белән беррәттән, объектларны тапшыру
вакытына аларны карап тоту буенча исәп-хисап ясарга мөмкин булсын өчен,
планлаштырыла. «Хәзер без бу эшнең финал өлешендә. Паспортлар әзер булганнан
соң, аларны кирәкле акчаларны исәпләү һәм бәяләү өчен ТР Финанс министрлыгына
җибәрәчәкбез», - диде М.Закиров.
«Парклар һәм скверлар дирекциясе – иң яшь
структураларыбызның берсе. Парклар һәм скверлар белән идарә итүнең иске
системасы инде тулысынча җимерелгәч, без аны зур энтузиазм белән төзедек, - дип
билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бүген дирекция шәһәр мохитенең мөһим
элементы өчен җавап бирә. Беренче кирәкле акчалар инде бүлеп бирелгән, әмма без
җәмәгать киңлекләрен паспортлаштыруның тәмамлануын көтәбез, һәм шуннан соң
Финанс министрлыгына мөрәҗәгать итә алачакбыз».
Соңыннан М.Закиров Парклар һәм скверлар дирекциясенең җәйге чорда
парклар һәм скверлар территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын
урнаштыруга торглар башлап җибәргәнен искә төшерде - гаризалар 5-нче апрельгә
кадәр кабул ителә.