(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Ксения
Швецова). 4-нче майда Казан паркларында һәм скверларында шәһәр халкы һәм
кунаклары өчен җәйге күңел ачу программасы старт ала, ул 15-нче сентябрьгә
кадәр дәвам итәчәк. Программага фестивальләр, концертлар, лекцияләр,
мастер-класслар, спорт дәресләре һәм шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алып
сайланган башка бик күп чаралар керде, дип сөйләде бүгенге эшлекле дүшәмбедә
«Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе
Марат Закиров.
Февраль ахырында park.tatar сайтында һәм
социаль челтәрләрдә онлайн-сораштыру старт алды, анда казанлылар җәмәгать
киңлекләрендә нинди активлык күрергә теләүләрен белдерделәр. Нәтиҗәдә, халыкның
заманча музыка концертларына, ярминкәләргә һәм фудмаркетларга, белем бирү
курсларына һәм театр чыгышларына өстенлек бирүе ачыкланды. Әлеге теләкләрдән
чыгып, яңа җәйге программа барлыкка килде, дип билгеләп үтте М. Закиров һәм
казанлыларны шәһәр паркларында көтәчәк чаралар турында җентекләп сөйләде.
Әйтик, май башында Горки-Әмәт урманында
Казан өчен уникаль проект - иҗтимагый бакча эшли башлаячак. Беренче тапкыр
әлеге проект узган елда тормышка ашырылды. Киләсе сезонда бакча мәйданын 65
квадрат метрдан 105 квадрат метрга кадәр арттыру планлаштырыла. «Дом»
экоүзәгендә һәм иҗтимагый бакча территориясендә бакчачылык турында лекцияләр,
өлкәннәр һәм балалар өчен төрле мастер-класслар, своп-маркетлар, шулай ук
Горки-Әмәт урманы экотроплары буенча экскурсияләр оештыралар.
Җәйге программаның аерым юнәлеше-музыкаль
һәм бию проектлары. «Черек күл» паркында инструменталь музыка концертын һәм
Sforzando ТР башкару сәнгатен үстерү фондының «Опера кичәсе»н уздыру
планлаштырылган. «Ак чәчәкләр» бульварында заманча татар музыкасының зур
концерты узачак, ә яшьләр өчен Горки-Әмәт урманында төнге кичә узачак.
«Бию проектларына килгәндә, «Ирек мәйданы»
заманча хореография фестивален үткәрү, «Урамнар позитивы» урам мәдәниятләре
фестивален уздыру һәм даими нигездә төрле бию төрләре буенча ачык дәресләр һәм
мастер-класслар үткәрү планда тора», - дип сөйләде М. Закиров.
Кабан күле яр буенда да кызыклы программа
булыр дип көтелә, биредә быел җәй көне озак көтелгән йөзә торган сәхнә
ачылачак, анда заманча татар музыкасы концерты узачак. Моннан тыш, яр буенда
шәһәр халкын спорт белән шөгыльләнү өчен күнегүләр, атна саен кино күрсәтү һәм
концертлар көтә.
Казанның иң борынгы паркларыннан берсе –
«Крылья Советов» быел үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә, дип искәртте докладчы. Бу
уңайдан бәйрәм программасы берничә көн дәвам итәчәк. Кунакларны парк һәм район
тарихы турында экскурсия һәм лекция, бию кичәләре, кино күрсәтү һәм спорт
ярышлары көтә, боларның барысын да бәйрәм концерты йомгаклаячак.
Җәйге программада гастрономия проектларына
аерым урын бирелә. Мисал өчен, июль аенда Горький исемендәге паркта икенче тапкыр
зур туңдырма фестивале узачак, аны киләсе елларда да даими үткәрү
планлаштырыла. Узган елда 2 көн эчендә ул 15 меңгә якын кешене үзенә җыйды.
Июль аенда Кабан күле яр буенда кофе фестивале узачак, ә май аенда Горки-Әмәт
урманында пикник яратучылар өчен барбекю фестивале узачак.
Паркларда көннәр җылыну белән «Яшел фитнес»
социаль-спорт хәрәкәте оештырган ачык тренировкалар башланачак. Барлык
теләүчеләр фитнес, зумба, йога, цигун кебек популяр юнәлешләр буенча бушлай
дәресләргә бара алачаклар.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен икенче ел рәттән
«Жизнелюб» проекты кысаларында төрле иҗади һәм спорт чаралары узачак. Моннан
тыш, М.Закиров сөйләгәнчә, белем бирү проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла,
һәм ай саен тормышны яратучылар төрле темаларны өйрәнәчәкләр: Чит телләр,
тарих, фоторәсем нигезләре. Һәр белем бирү курсының ахырында аларны
аттестацияләү һәм дипломнар белән бүләкләү көтә.
«Крылья Советов» паркында хайваннарны
яратучылар өчен «Дай лапу» фестивале планлаштырылган, анда казанлылар приюттан
үзләренә йорт хайваннарын ала алачак. Моннан тыш, паркта аджилинг буенча
ярышлар, кинологлар чыгышы, ветеринарлардан лекцияләр һәм хәйрия ярдәмен җыю
уздырылачак.
«Черек күл» паркында төрле темаларга
багышланган лекцияләр белән ачык белем бирү мәктәбе эшли башлаячак: икътисад,
психология һәм digital . Шунда ук китап фестивале һәм башка чаралар узачак.
Паркларда
WorldSkills Kazan 2019 уздыру вакытына махсус программа планлаштырылган.
22-27-нче август көннәрендә Горький исемендәге паркта, Горки-Әмәт урманында һәм
Кабан күле яр буенда тематик чаралар узачак:
Мини-остаханәләр катнашындагы Skills Bazaar ярминкәсе, мастер-класслар һәм ачык дәресләр
кергән балалар программасы.
«Безнең төп бурыч – шәһәр паркларын тиешле
хәлдә саклап калу, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Әмма вакыйга
чараларына килгәндә, бу да бик мөһим. Паркларда, скверларда, иҗтимагый киңлектә
ял культурасын формалаштыру - зур эш».
Җәйге сезон стартына дирекция төп чаралар
афишасын чагылдырган буклет чыгарачак. Аларны кафе һәм кофейняларда, кунакханәләрдә,
туристик-мәгълүмат үзәгенең мәгълүмати стендларында, аэропортта, башка популяр
урыннарда, шулай ук kzn.ru һәм park.tatar. сайтларында табарга мөмкин
булачак.
«Алда безне кызыклы җәй көтә. Казан халкын
һәм кунакларын без паркларда һәм скверларда бик теләп көтеп калабыз», - дип
өстәде Марат Закиров.