(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Алена Мирошниченко). Узган елда Казанда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары 1065 тикшерү үткәргән, нәтиҗәдә 910 хокук бозу очрагы ачыкланган, административ хокук бозулар турында 853 беркетмә төзелгән, 8 млн сумнан артык штраф салынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Петр Королев эшлекле дүшәмбедә шундый мәгълүматлар китерде.
Хисап чорында әйләнә-тирәлеккә китерелгән зыянны каплау өчен 13 млн. сумнан артык суммага 5 дәгъва белдерелгән, атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау кануннары таләпләрен бозган өчен биш предприятиенең эшчәнлеге туктатылган, шулай ук экологик куркыныч матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозган, җирләргә зыян салган , лицензиясез җир асты байлыкларын чыгару, урлау һәм сату буенча законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барган өчен 8 җинаять эше кузгатылган.
2018 елда идарә белгечләре 4500-гә якын мөрәҗәгатьне карадылар. «Нигездә, башкалада яшәүчеләр калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар таләпләрнең үтәлмәвенә, атмосфера һавасын пычрату һәм җирлек рельефына һәм су объектларына чистартылмаган җыелган суларны агызуга зарлана, бу исә шәһәр халкы өчен уңайсыз шартлар тудыра», - дип аңлатты П.Королев.
Ел саен «норматив булмаган транспорт» саны кими
Шәһәрдә атмосфера һавасына аерым игътибар бирелә. Казан территориясендә 4 стационар һәм 2 күчмә станция эшли, алар атмосфера һавасын пычратучы 32 матдәне ачыклый һәм фиксацияли.
Атмосферага зарарлы матдәләр чыгару фактларын ачыкларга 15-нче июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән «Саф һава» операциясе ярдәм итте. Әйтик, белгечләр якынча 800 автомобильне тикшерә алды, аларның 10% ы ташлаулар буенча нормативларга туры килми иде. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен «норматив булмаган транспорт» санының кимү тенденциясе күзәтелә, бу автозаправка станцияләрендә сатыла торган ягулыкның сыйфатын яхшырту һәм искергән автопаркны, шул исәптән җәмәгать транспортын тагын да заманчарак, Евро-5 стандартлары таләпләренә туры килә торганга алмаштыруга бәйле», - дип ассызыклады П.Королев.
Моннан тыш, бу мәсьәлә буенча гражданнарның атмосфера һавасының начар торышы турындагы мөрәҗәгатьләре эшкәртелде. Аларның күбесе шәһәрнең Авиатөзелеш, Мәскәү, Киров, Совет районнары территорияләреннән килә. Бу биредә «Казаноргсинтез», Дары заводы, «Тасма», Даурия урамындагы Кирпеч заводы урнашуга бәйле. Шул ук вакытта «Водоканал» һәм «Казаноргсинтез» кебек эре сәнәгать компанияләре яңа газ чистарту системаларын урнаштыру хисабына ташлауларны киметәләр. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең чистарту корылмаларында һава чистарту системасы булган махсус «түбәләр» белән чистарту корылмаларын каплау буенча масштаблы эшләр тәмамланган. Докладчы билгеләп үткәнчә, мондый тәҗрибә башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләрдә генә түгел, чит ил делегацияләрендә дә кызыксыну уята.
«Шәһәр мохитенә йөкләнешне киметү өстендә эш - зур финанс чыгымнарын һәм кешеләр катнашуын таләп итә торган хезмәт. Шулай ук моңа зур игътибар биргән һәм җиһазларны модернизацияләү буенча төгәл программаларга ия булган сәнәгать предприятиеләренә, бизнеска рәхмәт», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул Татарстан һәм Казанның шәхси автотранспортны яңарту буенча алда баруын, ә яңа технологияләр буенча төзелгән яңа машиналарның әйләнә-тирә мохиткә азрак зыян китерүен билгеләп үтте. "Моннан тыш, электр транспортын даими яңарту, автобусларда Евро 4 һәм Евро 5 дәрәҗәсендәге двигательләре белән генә куллану, шулай ук күбрәк автобусларны газ-мотор ягулыгына күчерү омтылышы - болар барысы да әлеге юнәлеш буенча безнең эшебез исәбеннән санала", - дип билгеләп үтте ул.
Навигация башлану белән су объектларының акваториясен һәм яр буе саклау полосаларын тикшерү дәвам итәчәк
Ел саен су саклау кануннары таләпләрен сакламау фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча эш алып барыла. 2018 елда 120 беркетмә төзелде, судан файдалану таләпләрен һәм шартларын бозган, су саклау зоналарында автотранспорт чараларын куйган һәм анда хәрәкәт иткән, яр буе полосаларына ирекле үтеп керүне чикләгән, шулай ук чистартылмаган суларны су объектларына агызган өчен 800 мең сумнан артык штраф салынды.
Мәсәлән, Петр Королев сөйләгәнчә, Киров районын тикшерү вакытында «Абдуллин Гипс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ягыннан Идел елгасы акваториясенә гипс эләгүе теркәлгән. Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасы чикләрендә урнашкан гипс анализлары нәтиҗәләре буенча, аңа куркынычлыкның 5-нче классы билгеләнгән. Табигый суда аммоний ион, нитрит, тимер, марганец һәм нефть продуктлары концентрацияләренең рөхсәт ителгән чиктән артып китүе ачыкланган. Докладчы су саклау зоналарына чистартылмаган агынты суларны агызуга да юл куярга ярамый, дип искәртте – туфракка, җир асты һәм җир суларына, әйләнә-тирә мохитне саклау объектлары буларак өске табигый суларга җитди зыян китерү һәм пычрату куркынычы барлыкка килә. Идарә җитәкчесе региональ экологик күзәтү астында булырга тиешле су объектларының акваториясен һәм яр буе саклау полосаларын тикшерү навигация чоры башлану белән дәвам итәчәк, дип өстәде.
«Ел саен Казанда һәм тулаем Татарстанда чистарту корылмаларын төзү һәм модернизацияләү юлы белән Идел елгасына туры килгән антропоген йөкләнешне киметү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Бу татарстанлыларның тормыш сыйфатын үстерергә һәм уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә», - диде П. Королев.
Аннары ул «Идел елгасын саклау һәм
пычрануын булдырмау» дигән өстенлекле проект әзерләнүе турында сөйләде, анда
Татарстан башлаучы төбәкләрнең берсе буларак кертелгән. «Федераль максатчан
программага кертү 2025 елга пычранган суларны агызуның күләмен 63% ка киметергә
мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Петр Королев. «Идел безгә гасырлар буе
хезмәт итте, безгә дә аңа хезмәт итәргә
вакыт җитте.
Профильле министрлыклар һәм ведомстволар
катнашында моны эшли алырбыз дип өметләнәм», - дип җавап бирде Казан Мэры.
Җир асты байлыкларыннан лицензия шартларын бозып файдаланган өчен узган ел 42 беркетмә төзелгән
Үзәк территориаль идарә эшчәнлегенең бер юнәлеше – гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару һәм җир асты байлыкларыннан лицензия шартларын бозып файдалану фактларын ачыклау һәм булдырмау тора. Әйтик, узган ел административ хокук бозулар буенча 8 беркетмә төзелде. Шулардан төзелеш комын чыгарган өчен физик затка – 2 беркетмә, җир асты байлыкларыннан лицензия шартларын бозып файдаланган өчен - 42 беркетмә, шул исәптән җир асты суларын чыгаргандагы хокук бозу очраклары буенча 3 беркетмә төзелде.
Калдыкларны рөхсәтсез ташлау урыннары саны өчтән бер өлешкә кимегән
Бер ел эчендә шәһәр территориясендә 19 мең кв.м мәйданда 879 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган - бу якынча өч футбол кыры мәйданына тиң, дип ассызыклады идарә җитәкчесе. 2017 ел белән чагыштырганда 2018 елда рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары саны өчтән бер өлешкә кимүгә карамастан, алда эшләр күп әле.
«Казанда калдыкларны җыю һәм вакытлыча саклау контейнерлары һәм бункерлары мәйданнарының санитар-экологик торышы яхшыртуны таләп итә. Административ тикшерүләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу төзелеш һәм башка калдыкларны йөк автомобильләреннән бушату белән бәйле, шуның аркасында контейнерлар һәм бункерлар, шулай ук алар янындагы территорияләр чүпләнә»,-дип билгеләп үтте спикер. Әмма бу проблеманы хәл итү өчен федераль һәм республика законнары белән административ җаваплылыкка тарту чаралары каралмаган. Шуңа күрә идарә Татарстан башкаласы администрациясенә Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү инициативасы белән мөрәҗәгать итте.
«Экология министрлыгына, территориаль идарәгә системалы рәвештә бергә үткәрә торган уртак эш өчен рәхмәт белдерәсем килә, алар безнең бәлән башкаладагы экологик хәлне яхшыртуга омтылышыбызны бүлешәләр. Без шәһәр мохитенә йөкләнеш кимүен күрәбез, әмма эш темпларын киметмичә, барлык пунктларга да игътибар итәргә тиешбез», - дип нәтиҗә ясады ТР башкаласы Мэры.