Казан Башкарма комитетында традицион аппарат киңәшмәсе уза
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казан
Мэриясендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге органнары һәм Башкарма комитеты
бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе уза. Эшлекле дүшәмбене Казан Мэры
Илсур Метшин үткәрә.
Киңәшмәдә кышкы чорда урам-юл челтәрен
карап тоту нәтиҗәләре, юлларны җәйге карап тотуга күчү һәм Казанда санитар
чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгын оештыру, «Паркларда кыш» программасын гамәлгә
ашыру йомгаклары һәм җәйге сезонга планнар, шулай ук ТР Экология һәм табигый
ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең 2018 елгы эш йомгаклары
һәм 2019 елга планнар буенча фикер алышу планлаштырыла.