(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары белән очрашты.
Университетка визит халык белән хисап очрашулары кысаларында узды, ләкин,
аудитория үзенчәлеген исәпкә алып, Мэр докладның коры саннарында гына
тукталмады һәм студентлар белән сораулар һәм җаваплар ярдәмендә аралашу төзеде,
куелган максатларга ирешү, уйланылган проектларны тормышка ашыру турында
сөйләде.
Очрашуның рәсми
өлеше минимумга җиткерелде. Илсур Метшин медицина учреждениеләрен капиталь
ремонтлау буенча масштаблы программалар турында (гомуми суммасы 1,7 млрд.сумлык
68 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган), балалар бакчалары (34 тәртипкә
китерелгән), мәдәният йортлары турында искә төшерде. Узган ел Казанда футбол
буенча дөнья чемпионаты үткәрелде, анда барлык континентлардан кунаклар килде,
өч миллионлы турист каршы алды. Болар барысы да туризмга шәһәр икътисадының
тулы бер өлкәсе булырга мөмкинлек бирде. "Без Татарстан башкаласы һәм
бездә барысы да яхшы булсын өчен омтылабыз. Казан - төзекләндерелгән,
куркынычсыз, тыныч, матур шәһәр, анда үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга,
спорт һәм мәдәният белән шөгыльләнергә мөмкин", – дип билгеләде И.Метшин.
Шуннан соң
сорауларга күчтеләр. Студентларның берсе – Казанның Идел буе районында фермер
хуҗалыгын үстерү проекты авторы - Мэрдан әлеге территориянең язмышы белән
кызыксынды. Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта шәһәрнең 2035 елга кадәр Генераль
планы өстендә эш алып барылуы турында сөйләде, анда аерым бүлек Казанның
табигый-экологик каркасына багышланган. Ул ассызыклаганча, Ферма шоссесыннан
халыкара аэропорт ягына таба территория актив рәвештә үсәчәк, бу Татарстан
башкаласы өчен җитди үсеш ноктасы, әмма яшел каркас һичшиксез сакланачак.
КДАУ студенты
Леонид Егоров Мэрдан бер гектар мәйданны биләгән һәм иске өрәңгеләр үсә торган
булачак университет агропаркы белән кызыксынды. И.Метшин быел үзенең гасырлык
юбилеен билгеләп үтүче агропаркка аерым игътибар бирергә вәгъдә итте.
"Анда нинди агачлар заказ биреп, утыртырбыз дип уйларга кирәк. Бу елда
Парклар һәм скверлар программасы расланган инде, әмма без эшне башлыйбыз",
– диде Мэр.
Уку йорты
студенты Ринат Кыямов Мэрдан "Халык контроле" системасының алга таба
үсеше турында сөйләде. Мэр "Халык контроле" – шәһәрлеләрдән кире
элемтә алу өчен яхшы алымнарның берсе, дип җавап бирде һәм бүген казанлылар бу
системада шикаятьләрне калдырып кына калмыйча, теге яки бу вәзгыять буенча үз
күзаллауларын да язалар. Мондый хезмәттәшлек проблеманы хәл итү өчен күпкә
нәтиҗәлерәк, дип ышанып әйтте шәһәр башлыгы. Илсур Метшин искәртеп узганча,
муниципаль ресурсларның берсе – "Ачык Казан" системасы Сочи форумында
Россия Хөкүмәте премиясе белән билгеләп үтелгән. Бүләкне Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары
Виталий Мутко тапшырды.
Транспорт темасы
да актуаль булды. Югары уку йорты биналары шәһәрнең төрле районнарында
урнашкан, һәм студентларга бер бинадан икенчесенә, әйтик, шәһәр үзәгеннән
"Горки" метро станциясенә кадәр барып җитү өчен күп вакыт һәм акча сарыф
итәргә туры килә. Шул уңайдан КДАУ укытучысы Фәридә Нәҗметдинова студентлар
өчен транспорт чыгымнарын матди компенсация алу мөмкинлеге турында сорау бирде.
Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, 45 мең имза җыйган петиция белән таныш, әмма
проблеманы хәл итү шәһәр хакимияте компетенциясеннән тыш тора. "Ташламалы
юл йөрү билетларын компенсацияләү яки кертү - бу акча мәсьәләсе генә.
Кызганычка каршы, шәһәрнең әлегә андый акчасы юк. Казан елына 157 млрд сум
салым җыя, һәм бары тик 30 млрд сум гына Казанда кала. Калганы югары
бюджетларга китә", - дип аңлатты ул.
Моннан тыш,
И.Метшин шәһәрдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү турында хыяллары белән
уртаклашты. Ул моның өчен барлык дәрәҗәләрдә дә икътисади тотрыклылык һәм зур
салым базасы кирәк, дип билгеләп үтте. "Дөньяда шундый системалы 15 шәһәр
бар - бу 200-300 мең кеше яшәгән кечкенә шәһәрләр. Буш калган акчаны кешеләр
мәдәнияткә, кинога, театрларга, концертларга, музейларга тота башлый.
Бишенче-алтынчы елга шәһәр казнасына шәһәр бюджетының бу елларда инвестицияләгән
вакытта кире кайтаручы кешеләр саны арта башлый. Халыкның культурасы үсә.
Мондый тәҗрибә бар, ул, әлбәттә, фантастическу булып тоела, әмма әйдәгез,
хыялланыыйк. Өстәвенә, мондый шәһәрләрдә юллардагы машиналар саны 30-35% кими,
экология яхшыра һәм чикләнгән бюджетлы студентларны җәлеп итә торган туризм
үсә", - дип сөйләде ул.
Шәһәр башлыгына
биргән сораулар шулай ук мәгариф һәм һөнәри юнәлеш бирүгә кагылышлы иде.
Очрашуда Мэрга мәктәпләрдә профильле аграр сыйныфлар булдырырга, университетта
бизнес һәм Башкарма комитет вәкилләре белән очрашулар үткәрергә, шулай ук шәһәр
Мэриясендә практика узу өчен студентларны җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр.
"Муниципаль,
дәүләт хезмәтен сайлап алганда, шуны аңларга кирәк: сезгә кешеләргә хезмәт итә
белү, түзә белү, башкалар өчен яшәү, шәхси вакытыгызны, үз энергиягезне, үз
белемегезне, үз-үзегезне бирергә кирәк. Шәһәрлеләрнең рәхмәтен ишеткәндә, болар
чагыштыргысыз рәхәтлек бирә. Әгәр риза булсагыз, без сезгә килергә әзер һәм
сезне практикада һәм безнең хезмәткәрләр сыйфатында бик теләп күрәчәкбез",
– дип өстәде ул һәм студентларны башкарма комитетта җәйге практиканы узарга
планлаштыра торган төркем оештырырга чакырды.
Очрашуда
яңгыраган сораулар төрле өлкәләргә кагыла иде, әмма барысы да актуаль булды.
Башкалар арасында аграр профильле сыйныфларны оештыру һәм Мэр стипендиясен
алуга конкурска “Шәһәр авыл хуҗалыгы” номинациясен кертү буенча тәкъдимнәр
әйтелде.