(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче февраль, Алинә Бережная). Юдино бистәсендә боз аренасы төзелеше
тәмамлану стадиясендә – бүгенге көндә объектның әзерлеге 95% тәшкил итә. Бу
хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы
Сергей Миронов хәбәр итте.
Объектта хоккей
тартмасы урнаштырылган инде, компрессор җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм көйләү
эшләре бара, кирәкле барлык җиһазлар монтажлана. Сергей Миронов сүзләренә
караганда, боз аренасын ачу агымдагы елның мартында планлаштырылган. Арена
мәйданчыгында "Ак Бүре" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашачак,
анда балалар хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә алачак.
Исегезгә
төшерәбез, булачак боз аренасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры
Илсур Метшин һәм "Россия тимер юллары" ААҖ идарәсе рәисе Олег
Белозеров нигез салган иде. Бистәдә боз аренасын төзү карары ТР Президентының
узган елның мартында торак массивта яшәүчеләр һәм Горький тимер юлларының Казан
территориаль идарәсе бүлекчәләре - "РЖД" ААҖ филиалы хезмәткәрләре
белән очрашуында яңгырады.
Юдино бистәсе
инфраструктурасы үсеше турында сөйләгәндә, Сергей Миронов "Локомотив"
стадионын реконструкцияләү темасын да кузгатты. Беренче этапта
физкультура-сәламәтләндерү комплексы, керү төркемнәре, җиңел атлетика юллары
төзекләндереләчәк. Икенче этапта трибуна эчендә бина төзеләчәк. Шунысын да
өстибез, узган елның 29 августында стадионда реконструкцияләүнең башлангыч
этабы кысаларында яңа футбол кыры төзелде.
Юдино бистәсе
актив рәвештә үсүен дәвам итә. Әйтик, быел биредә КФҮ һәм яшүсмерләр клубы
ачылачак. "2018 ел Юдино өчен борылыш елы булды, бистәнең 100 еллыгын
бәйрәм итү бөтен территориядә яңарышлар өчен көчле этәргеч булды. "Инфраструктураны
үстерүгә, юллар, йортлар һәм җәмәгать киңлекләрне яңартуны да кертеп, якынча 1
млрд.сум акча кертелгән", - диде С.Миронов.
Казан Мэры Илсур
Метшин яңа спорт объектларының бистәнең спорт тормышы үсешендә көчле этәргеч
булачагын билгеләп үтте. "Боз аренасы һәм кире кайтарылган
"Локомотив" белән спорт белән шөгыльләнү өчен бөтенләй башка шартлар
булачак. Юдино спорт корылмалары белән тәэмин ителеш буенча шәһәр үзәгеннән
калышмаячак. Болар - без сөйләгән әйберләр - Казанда географиягә бәйсез рәвештә
уңайлы шартлар булырга тиеш", - дип йомгаклады И.Метшин.