(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче февраль, Алинә Бережная). "Ак Бүре" һәм
"Триумф" спорт комплексларында энергосервис контрактлары төзелгән,
алар спорт залларында яктыртуны ике тапкыр яхшыртырга гына түгел, ә 4,5 млн
сумнан артык акчаны янга калдырырга да мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте бүген
эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова,
Казанның спорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләгәндә. Илсур Метшин
комитетка 15 мартка кадәр 2019 елга һәм киләсе бишьеллыкка энергия сервислары
буенча эш турында хисап төзергә кушты.
Спорт
инфраструктурасы Казанның барлык районнарында да үсеш ала
Соңгы 10 елда
Казанда спорт корылмалары саны 1,5 тапкырга артты. Шулай итеп, 6 ел эчендә
республика программасы буенча Казанда 253 млн. сумлык 93 спорт мәйданчыгы
төзелгән, быел тагын 15 спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Бу максатларга
республика бюджетыннан 46,2 млн сум акча бүленгән. Узган ел республика
программасы буенча 44, 5 млн сумлык 12 мәйданчык төзелде, алар арасында 5
мини-футбол кыры, 3 универсаль волейбол-баскетбол мәйданчыгы, 2 тренажерлы
мәйданчык һәм ясалма өслекле хоккей тартмалары бар.
Шулай ук узган ел
Казанда, федераль финанслау ярдәмендә социаль программалар кысаларында 3 эре
спорт объекты - Дәрвишләр бистәсендәге "Ракета" спорт-сәламәтләндерү
комплексы территориясендә йөзү бассейны һәм Юдино бистәсендәге
"Локомотив" стадионында һәм "Савиново" спорт мәктәбе
территориясендә ясалма өслекле ике яңа футбол кыры барлыкка килде.
Шәһәрнең иң
борынгы спорт объектларының берсе булган "Локомотив" стадионын
реконструкцияләү инде язын ук дәвам итәчәк. "ТР Президенты йөгерү юлларын
һәм спорт залын реконструкцияләүгә 209,8 млн сум күләмендә финанс чаралары
бүлеп бирде", - дип хәбәр итте спикер. Юдино һәм "Салават күпере"
бистәсендә футбол, чаңгы ярышлары, спорт ориентлашуы, җиңел атлетика белән
шөгыльләнү, район спорт чаралары үткәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Ә
"Савиново" спорт мәктәбе мәйданчыгы, С.Вострикова сүзләренә
караганда, спорт мәктәпләре өчен генә түгел, якын-тирә уку йортлары өчен дә
массакүләм спорт чараларының үзәгенә әверелде: биредә физкультура дәресләрен
146-нчы һәм 113-нче гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары үткәрә. Әмма, 450-гә
якын спортчы шөгыльләнә торган стадион эше өчен йөгерү юлларына махсус өслек
кирәк, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре булган административ бина төзү кирәк,
дип ассызыклады ул.
Казан Мэры Илсур
Метшин территорияне җентекләп өйрәнергә һәм төзелеш планын эшләргә кушты.
"Әлеге микрорайон бик зур, норматив буенча нәрсә эшләп була, карагыз.
Мәсәлән, нинди дә булса күп функцияле объект төзү", - дип билгеләде
И.Метшин.
"Тагын бер
адым, һәм без халыкның яртысы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә дип кыю
рәвештә әйтә алабыз"
Светлана
Вострикова шулай ук Казанда муниципаль спорт объектларына капиталь ремонт үткәрелүе
турында хәбәр итте. "Кызганычка каршы, спорт тармагында капиталь ремонт
буенча республика программасы юк әле, шуңа да карамастан, 2018 елда без
профильле министрлыгыбызны өч объектка капиталь ремонт өчен акча бүлеп бирү
турында күндерә алдык", - дип аңлатты С.Вострикова. Әйтик, узган ел
"Экран" балалар сәламәтләндерү үзәгендә душ бүлмәләре ремонтланган,
"Стрела" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол кыры өслеге
алмаштырылган, шулай ук "Касатка" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
бассейнына капиталь ремонт ясалган.
Узган елның
декабрендә беренче шәһәр шахмат мәктәбе ачылу шәһәр тормышы өчен әһәмиятле
вакыйга булды. Яшь шахматчылар тулысынча яңартылган бинага килделәр, бина 65 ел
ремонт күрмәгән.
Спорт
корылмаларын капиталь ремонтлау энергосервис контрактлары кысаларында да алып
барыла. С.Вострикова "Баско" боз аренасында яктыртуны алыштыру
турында сөйләде. "Без боз аренасының яктыртылышын 2 тапкырдан артык
яхшырттык, бу безгә төрле дәрәҗәдәге рәсми спорт ярышлары үткәрергә мөмкинлек
бирәчәк", - дип аңлатты С.Вострикова. Моннан тыш, агымдагы елның
гыйнварында шундый ук энергосервис контрактлары тагын ике спорт объектында –
"Ак Бүре" һәм "Триумф" спорт комплексларында төзелгән.
Контрактлар 7 елга төзелгән - бу спорт залларында яктыртуны ике тапкыр яхшыртып
кына калмыйча, 4,5 млн сумнан артык акчаны янга калдырырга да мөмкинлек
бирәчәк.
Илсур Метшин 15
мартка кадәр 2019 елга һәм якындагы бишьеллыкка энергия сервислары буенча эш
турында хисап төзергә кушты.
Бу елның планнары
турында сөйләгәндә, С.Вострикова "Тасма" стадионында мини-футбол кыры
өчен тент корылмасы, Юдино торак массивындагы боз аренасы төзелеше белән яңа
ябык манеж төзелеше тәмамлануын билгеләп үтте. Моннан тыш, "Форвард"
спорт комплексының "Смена" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
территориясендә йөзү бассейны, шулай ук республика программасы буенча 15
универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.
Казанда шулай ук
объектларны, аерым алганда, "Ракета" һәм "Локомотив"
стадионнарын реконструкцияләү дәвам итәчәк, Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика
манежы кырында футбол кыры өслеге алмаштырылачак. С.Вострикова сүзләренә
караганда, болар барысы да шәһәрнең спорт тормышына халыкның 46% җәлеп итәргә
мөмкинлек бирәчәк.
Казан Мэры
планнарның перспективлыгын билгеләп үтте. "46% - тагын бер адым һәм без
халыкның яртысы системалы рәвештә спорт, физкультура белән шөгыльләнә һәм
сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип кыю рәвештә әйтә алабыз", - диде
И.Метшин.
Бүгенге көндә
шәһәрлеләр 2053 объектта спорт белән шөгыльләнә, алар арасында 15 стадион, 971
яссылык корылмасы, 381 спорт залы, 63 йөзү бассейны, 623 стандарт булмаган
спорт корылмасы бар.