(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче февраль, Ксения Швецова). Россия Президенты Владимир Путинның
Федераль Җыенга Юлламасында билгеләнгән күп кенә юнәлешләр буенча Казанда эш
берничә ел алып барыла, федераль үзәк ярдәме аны тагын да нәтиҗәлерәк итәргә
мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур
Метшин.
"Без
түземсезлек белән Президентның яңа Юлламасын көтәбез, һәм бу юлы безнең
өметләребез акланды. Социаль сәясәткә бик күп игътибар бирелде. Шунысы мөһим -
дәүләт башлыгы дәрәҗәсендә яңгыраган һәм өстенлекле юнәлеш буларак куела торган
мәсьәләләр, без алар белән беренче ел гына системалы рәвештә шөгыльләнмибез.
Без озак еллар һәр юнәлеш буенча системалы эшлибез, ә федераль үзәк ярдәме
безнең эшне көчәйтәчәк һәм нәтиҗәне яхшыртачак", - дип канәгатьләнү белән
билгеләде Илсур Метшин. Узган атнада Владимир Путин Федераль Җыенга еллык
юллама белән чыгыш ясады, якын киләчәккә ил үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.
Юлламаның 80%
Президент социаль блок үсешенә багышлады, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм
В.Путин демография, пособиеләр түләү, күп балалы гаиләләр өчен салым
ташламалары, авыр хәлдә калган кешеләр өчен ипотека каникуллары һәм халыкка
ярдәмнең башка күп кенә юнәлешләре турында искәртте.
"Без илгә
нинди бурычлар куелачагын һәм иң мөһиме – теге яки бу өлкәдә нинди өстенлекләр
биреләчәген, нинди федераль программаларга акча бүлеп бирү планлаштырылачагын
көтәбез. Берничә ел элек мәктәпкәчә белем бирү программасы турында беренче
тапкыр ишеткәч, шулай булды. Шуның нәтиҗәсе акча бүлеп бирү булды. Быел гына да
без федераль программа буенча 10 балалар бакчасы төзибез, моңа кадәр күп
төзелде. Мәктәпләр төзү буенча күптән көтелгән федераль программа килеп чыкты,
һәм без бу эштә катнашабыз", - диде И.Метшин.
Казан һәм
Татарстан күп кенә мәсьәләләр буенча авангардта бара. Казан башка шәһәрләрдән
алга киткән юнәлешләрнең берсе буларак, Мэр каты көнкүреш калдыклары белән эш
итү мисалын китерде. Бүген, барлык әлеге мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә куелганда
һәм күп кенә төбәкләр һәм шәһәрләр алар өстендә эшли башлаганда, Казан инде
шактый юл узган. Әйтик, Казанда калдыклар белән эш итүнең муниципаль схемасы
2007 елда ук эшләнгән, ә узган ел Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең
техник этабы тәмамланды, Химия урамында муниципаль полигонның икенче картасын
төзү төгәлләнде.
"Бу
вакыйгаларны алданрак һәм дөрес фаразлый белү. Республика Президенты Рөстәм
Миңнехановка, безнең Хөкүмәткә бу катлаулы мәсьәләдә хуплаганнары өчен рәхмәт.
Эшнең икенче этабы - чүпне бүлү һәм калдыклар белән бөтенләй башка дәрәҗәдә эш
итү. Без алга таба барабы"», - диде И.Метшин.
"Россия
Президенты тарафыннан юлламада яңгыраган барлык карарлар да тикшерелгән һәм
исәпкә алыначак, димәк, үтәләчәк. Шуңа күрә без бу мөһим моментларны билгеләп
үттек, алар өстендә эшли һәм федераль чаралар ярдәмендә көчәйтә
алачакбыз", - дип нәтиҗә ясады Мэр.