(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче февраль, Ксения Швецова). Быел "Медицина эшчәнлегенең
сыйфаты һәм куркынычсызлыгы" ирекле сертификацияләү системасы Республика
клиник хастаханәсендә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә кертеләчәк. Бу
хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан
буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев хәбәр итте.
"Медицина
эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы" медицина оешмаларын ирекле
сертификацияләү системасы 2016 елның декабрендә халыкара стандартларны исәпкә
алып, Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тарафыннан эшләнде. Бу вакыт эчендә
ул сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген комплекслы бәяләү инструментына
әверелде. Бүген сертификацияне узу бурычы Казанның барлык дәүләт медицина
учреждениеләре алдында тора, һәм алар бу проектка актив кушылды инде. Мәсәлән,
Россиядә ирекле сертификацияне уңышлы узган беренче сәламәтлек саклау
учреждениесе 2017 елның июлендә Балалар Республика клиник хастаханәсе булды, ә
2018 елның декабрендә Казанның Совет районы балаларына хезмәт күрсәтүче
"Азино" сырхауханәсе шундый ук сертификат алды.
Сертификацияләү
процедурасы 12 юнәлеш буенча медицина оешмасы эшчәнлеген бәяләүне күздә тота,
алар арасында – персонал белән идарә итү системасы, эпидемиологик иминлек,
стационарда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм оештыру, кабул итү бүлегенең эшен
оештыру һәм башкалар. "Һәр юнәлеш буенча медицина оешмасының көндәлек эше
өчен бер үк вакытта максатчан ориентир булып торган күрсәткечләр һәм аларны
бәяләү критерийлары билгеләнгән", - дип аңлатты И.Хәлфиев.
Сертификацияләү
системасы эшенең беренче көннәреннән үк диярлек аның катнашучылары Татарстанның
сәламәтлек саклау учреждениеләре булды – моңа "Кунакчыл сырхауханә –
Татарстан стандарты" стандартын кертү йогынты ясады.
"Республика
буенча гына түгел, тулаем ил буенча безнең Республика балалар клиник
хастаханәсе беренче булып эләгүе очраклы түгел, ә эш нәтиҗәләре – клиниканың
җиһазландырылуы, матди-техник база, белгечләр булу. Шулай ук Азинода
сырхауханәсе турында да әйтергә була. Без башта аны тиешле дәрәҗәдә эшләдек,
кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттек, һәм болар барысы да үз нәтиҗәләрен
бирде", – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Сертификация
медицина учреждениеләренә медицина ярдәменең даими үсешенә һәм сыйфатын
арттыруга стимул бирә. Шулай итеп, проектны гамәлгә ашыру барышында учреждениеләр,
инструкцияләр һәм чек-битләр, медицина оешмаларының эчке боерыклары эшләнә.
Моннан тыш, И.Хәлфиев сүзләренчә, пациент шәхесен идентификацияләү системасы
кертелә: моның өчен пациентлар категориясенә һәм медицина оешмасы бүлегенә
бәйле рәвештә махсус алгоритмнар эшләнә.
"Проектны
гамәлгә кертү нәтиҗәләре буенча медицина ярдәме күрсәткәндә кимчелекләр саны
кимеде, табибны беренчел тикшерү вакыты белән пациентлар өлеше 15 минуттан
артык кимеде, стационарга шул ук симптомнар белән кабат мөрәҗәгать иткән
пациентлар саны, шулай ук профильле булмаган госпитализация очраклары өлеше
кимеде", – дип сөйләде сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Бүгенге көндә ТР
сәламәтлек саклау министры карары буенча Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте системасы буенча медицина эшчәнлегенең сыйфатына
һәм куркынычсызлыгына эчке контроль оештыру Казанның 3 учреждениесендә кертелә:
7-нче һәм 18-нче номерлы шәһәр хастаханәләрендә, 21-нче номерлы шәһәр
сырхауханәсендә. Бу елда "Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге"
ирекле сертификацияләү системасы Республика клиник хастаханәсенә һәм Төбәкара
клиника-диагностика үзәгенә кертеләчәк.
Киләчәктә,
"Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы" Россия Сәламәтлек
саклау күзәтчелегенең сертификацияләү системасы таләпләренә туры китереп,
сыйфат менеджменты стандартлары буенча сертификацияләү процессына этаплап, ТР
сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы барлык медицина оешмалары да
керәчәк.
"Сертификацияне
узарга бер теләк аз. Сәламәтлек саклау федераль проекты башкаларга бу мәсьәләдә
тартылырга мөмкинлек бирә. Без эшнең беренче нәтиҗәләрен күрәбез, әмма
шәһәрлеләрнең канәгатьсезлек һәм тәнкыйтьләре кала – без моны күрәбез һәм
ишетәбез. Безнең өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе - тар белгечләрнең булмавы.
Башка бик күп моментлар бар, аларны бергәләп хәл итәргә кирәк", – диде
И.Метшин һәм Сәламәтлек саклау идарәсенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм
депутатлар корпусы белән берлектә Казанда сәламәтлек саклауны үстерү буенча бу
һәм башка мәсьәләләрне эшләп бетерергә кушты. "Системалы уртак эшне җайга
салырга һәм нәтиҗәләргә ирешергә кирәк", – дип нәтиҗә ясады Мэр.