(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль). Әлеге минутларда Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXII
хисап сессиясе утырышы бара. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара. Утырышта
48 депутатның 44-е катнаша, карар кабул итү өчен кворум бар.
Сессия эшендә Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий
Камалтынов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, хакимиятнең федераль органнарының
территоиаль җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре, ТР Муниципаль беләмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шәһәр
прокуроры, Казанның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, сәнәгый
предприятиеләр, бизнес-структуралар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф
учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Депутатлар 15
мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.
Казан шәһәре
Мэрының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре
Думасының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре
Башкарма комитетының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Контроль-хисап
палатасының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
РФ Эчке эшләр
министрлыгының Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре
Думасының "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021
елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре
Думасының "Казан шәһәре муниципаль милкен түләүсез файдалануга бирү тәртибе
турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре территориясендә законсыз һәм
(яки) үз белдекләре белән урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачклау һәм
демонтажлау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы карарына үзгәрешләр
кертү;
Казан шәһәре
Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турында аерым
карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең
Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары
зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;
Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе әгъзасы вәкаләтләрен вакытыннан алда
туктату турында;
Төрлеләр.