(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль). Казан бюджеты социаль юнәлешле булып кала –
чыгымнарның 71% мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәләргә туры килә. Бу хакта бүген
шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе утырышында
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. 2018 елда үз эшчәнлеге
турында хисап кысаларында ул 2018 елга шәһәр бюджетын формалаштыру һәм үтәү
турында сөйләде.
Расланган күләмдә
2018 елга Казан бюджеты 21,6 млрд сум тәшкил иткән. Бюджетка өстәмә 5,5
миллиард сум акча кергән. Шәһәрнең үз керемнәре үсеше 2 млрд. сумнан артык
тәшкил иткән. Тагын 3 млрд 271 млн сум республика һәм ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов ярдәме белән Казан бюджетына өстәмә акча керде, дип ассызыклады Мэр
үзенең доклады барышында.
Ул шулай ук Казан
шәһәре Думасы депутатлары инициативасы белән 481 млн. сум шәһәр халкының
социаль ихтыяҗларына өстәмә рәвештә юнәлтелде, дип өстәде: укучыларны дотацияле
тукландыру, гражданнарның аерым категорияләренә ата-ана түләвенең бер өлешен
компенсацияләү, балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга өстәмә түләү. Моннан тыш,
инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә мөлкәткә салым буенча ташламалар
билгеләнде (аларның саны 4,5 меңнән артык кеше тәшкил итә), шулай ук шәхси
балалар бакчаларына җир салымының түбәнәйтелгән ставкасы рәвешендә ярдәм
күрсәтелде.
"Россия
Президентының Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең аерым категорияләре хезмәт
хакының билгеләнгән дәрәҗәсенә ирешү буенча май указлары тулы күләмдә
үтәлде", - дип өстәде Мэр.