(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Татарстан бөтен ил күләмендә социаль-икътисади
үсеш буенча җитди позицияләрне били һәм моңа республика башкаласы зур өлеш
кертә. Казанда бүген тулай продуктның өчтән бер өлеше формалаша. Әмма шәһәрнең
потенциалы зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, дип белдерде бүген ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе утырышында.
Ел нәтиҗәләре
буенча Казанда инвестицияләр күләме якынча 200 млрд сум тәшкил итте
Узган елгы эш
нәтиҗәләре турында хисап биреп, Казан Мэры Илсур Метшин ел башыннан шәһәрдә
тотрыклы социаль-икътисади хәл күзәтелүен билгеләп үтте. Әйтик, җитештерү,
торак төзелеше һәм халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләмнәре арткан. Казанда
сәнәгать җитештерүе индексы 104,8% тәшкил итте, республикада һәм Россиядә -
102% һәм 102,9%. Шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре үзләре җитештергән
товарларын төяп озаткан, 220 млрд сумлык хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел
дәрәҗәсеннән 7,5% югарырак.
"Ел
нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 532,4 млрд. сум тәшкил итте, җәмәгать
туклануы өлкәсендә товар әйләнеше 6,8% артты. Түләүле хезмәт күләме 2,2% артты,
ә ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 200 млрд.сум тәшкил итте", -
дип җиткерде Мэр һәм узган елның августында Казанның Нью-Йорк, Сидней һәм Милан
белән беррәттән Гуанчжоу премиясе финалистларының топ-15 исемлегенә керүен
искәртте. Ә инде 2018 елның июлендә Сингапурда танылган Ли Куан Ю премиясе
финалы узды, анда Татарстан башкаласы, Токио һәм Гамбург белән беррәттән,
Россия шәһәрләре арасында беренче урын алды.
"Без
башкалабыз белән горурланабыз. Гуанчжоу, Сингапур премияләре - болар барысы да
Казанда тормышка ашырыла торган эшнең казанышларын тану. Бу безнең алга таба да
омтылуыбыз, ә шәһәрнең тормыш сыйфаты буенча иң яхшысы булуы мөһим, - дип
билгеләп үтте үз чиратында Рөстәм Миңнеханов. - Шулай да үсәр урын бар әле.
Казан халкы районнар халкына караганда таләпчәнрәк һәм күбрәк эшләргә дә
кирәк". Россия Хөкүмәте рейтингы буенча республика башкаласының 78 шәһәр
арасында дүртенче урынны алуы сөендерә, дип өстәде ул. "Юллар буенча бездә
икенче позиция, ТКХ буенча - 4 урын, медицина буенча – 8 урын, мәдәният һәм
мәгариф буенча – 20 урын, шәһәрнең халык өчен уңайлылыгы – 21 позиция. Болар
барысы да үзәк кенә түгел, гомумән, бөтен шәһәр иң югары таләпләргә туры
килерлек булсын өчен, безгә кайда үсәргә һәм эшләргә кирәклеген күрсәтә",
- дип ассызыклады ТР Президенты.
Тулаем алганда,
Россия буенча республика социаль-икътисади үсеш буенча, ил үсешенә зур өлеш
кертеп, алда бара, диде Р.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасында тулаем
территориаль продукт 2 трлн 418 млрд сум тәшкил итә, дип өстәде. Татарстан авыл
хуҗалыгы продукциясе һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча дүртенче
урынга чыга, сәнәгать продукциясе күләме буенча бишенче урында тора.
"Татарстан Республикасы территориясендә генә дә 802 млрд. сумлык салым
түләүләре җыела, шуларның 521 млрд.сумы федераль бюджетка консолидацияләнә, 221
млрд. сумы – республика бюджетына һәм Казан территориясендә 157 млрд. салым
мобилизацияләнгән, - диде Р.Миңнеханов. - Казан бүген эре сәнәгать үзәге, монда
тулаем продуктның өчтән бер өлеше формалаша. Әмма мин Казанның потенциалы
күбрәк һәм алга таба да шәһәрнең икътисади потенциалы өстендә эшләргә кирәк дип
саныйм".
Р.Миңнеханов:
"Бизнеска йөз белән борылырга кирәк"
Шәһәр икътисадына
кече һәм урта бизнес зур өлеш кертә, дип дәвам итте чыгышын шәһәр башлыгы.
Казанда 82 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар, бу сегментта 175
меңгә якын кеше эшли, дип билгеләп үтте ул. Товар әйләнеше узган ел белән
чагыштырганда 24,5% арткан һәм 433,6 млрд сум тәшкил иткән. Шәһәр бюджетына салым
керемнәре суммасы - 4,8 млрд сумнан артык - салым керемнәренең гомуми
суммасыннан 38%.
"Кече
бизнеска ярдәм йөзеннән 2017-2019 елларга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм
программасы гамәлгә ашырыла, - дип искәртте Мэр. - Узган ел ташламалы кредит
бирү программасы операторлары тарафыннан 137 млн сумга 21 кредит бирелгән. Ә
программа гамәлдә булган чорда барлыгы 1,8 млрд сумлык 472 эшкуар ташламалы
кредитлар алган".
Шуңа күрә
бизнесның сәнәгать юнәлешләрен дә, хезмәт күрсәтү өлкәсен дә, шул исәптән
дәүләт – шәхси партнерлыкны да үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
"Без уңышлар турында күп сөйли алабыз, әмма социаль челтәрләргә караганда,
бик күп сораулар килә. Без сораштыру үткәрдек. Сораштырылучыларның 50% кече һәм
урта бизнес буенча административ киртәләрнең булуы турында белдергән. Биредә
Мэр һәм аның тирәсендәгеләр эшләп кенә калмыйча, барлык хезмәтләр һәм
структуралар да без бизнеска йөз белән борылырга тиешлекне аңларга тиеш. Мин
Казан турында гына сөйләмим, әмма административ киртәләр биредә дә бар", -
диде ТР Президенты һәм социаль челтәрдә сораштырылучыларның 18% вазифаи затлар
тарафыннан алдан фаразланган мөнәсәбәт турында белдерде.
Ул шулай ук
искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында
Документлар базасын эшләп бетерергә һәм барлык искергән регламентларны,
таләпләрне төшереп калдырырга һәм эшкуарларны артык бюрократик каршылыклардан
арындырырга кушты. "Мин бу бурычны тагын да җитди куяр идем: 2021 елга бу
алымнарны ачыкларга һәм бары тик булырга тиешләрен генә калдырырга. Бүген
инструкцияләр һәм нигезләмәләр күп җыелган, аларның яртысы нәтиҗәле түгел. Бу
эшне Башкарма комитет дәрәҗәсендә генә түгел, урыннарда эшләүче хезмәттәшләре
дә эшмәкәрләр – безнең ярдәм, эш урыннары, керемнәр һәм салымнар икәнлеген аңларга
тиеш", - диде ТР Президенты.
Шулай ук
Р.Миңнеханов үзмәшгульләр өчен ташламалы салым кертү мөмкинлеген карарга
тәкъдим итте һәм мондый эшкуарларны эшкә карашларын үзгәртергә өндәде:
"Күләгәдән чыгарга кирәк, закон кабул ителде. Бу түләүләр җирле бюджетка
барачак. Аңлату эшләре алып барырга кирәк. Халык салымнарны түләячәк һәм тыныч
кына эшли алачак".
"Татарстан -
федераль бюджетка иң эре түләүчеләрнең берсе. Әгәр икътисад яхшы дәрәҗәдә
булса, 280 млрд. сум үз кереме безгә тагын да күбрәк социаль әһәмиятле
программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Быел без узган елдагы кебек
38 түгел, ә 40 төрле программаны гамәлгә ашырабыз. Әгәр без икътисад белән
шөгыльләнмәсәк, мондый саннар булмаячак", - дип нәтиҗә ясады Р.Миңнеханов.