(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче февраль, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шахмат
мәктәбе бинасында булды. М.Горький ур., 11/2 адресы буенча урнашкан
"Беренче" ("Первая") спорт мәктәбенең шахмат бүлегенә
тапшырыган бинада комплекслы капиталь ремонт үткәрелде, заманча җиһазлар
барлыкка килде. Бүген биредә уңайлы шартларда 115 яшь шахматчы спорт белән
шөгыльләнә. Шәһәр башлыгы үзгәрешләрне бәяләде һәм спортчылар белән аралашты.
Мәктәп урнашкан
бина 65 ел ремонт күрмәгән. Ике ел эчендә бинада тулы реконструкция үткәрелгән
- тәрәзәләр алыштырылган, электр һәм канализация системасы ремонтланган,
асылмалы түшәмнәр урнаштырылган һәм башка бик күп эшләр башкарылган. "Бу
бинаны ремонтлау һәм шахмат кебек интеллигент, камера, интеллектуаль спорт төре
мәктәбен ачу бик шәп идея иде", - диде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
директоры Миләүшә Ибраһимова.
Мәктәптә барысы
да шахмат темасы белән сугарылган - аксыл көрән диварлар, шахмат тактасы
рәвешендәге идән плиткасы һәм кисеп ясалган аяклар белән йомшак җиһазлар бар.
Илсур Метшин бина интерьерын бәяләде. "Интерьер балаларны шахмат белән
шөгыльләнергә дәртләндерергә тиеш. Бу балалар шөгыльләнә торган бина гына
түгел, биредә барысы да бөек уенга туры килергә тиеш – диварлар, җиһазлар,
функционал, шуңа күрә без моңа зур игътибар бирдек дә, - дип шәрехләде Казан
Мэры һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директорына диварларны Казанның
атаклы шахматчылары фотосурәтләре белән бизәргә тәкъдим итте.
Яшь шахматчылар
өчен күнегүләр һәм зур ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган -
турнирлы шахмат җыелмасы сатып алынган, ярышлар залында бөтен дөньядан
шахматчылар белән онлайн-уеннар өчен 3 монитор урнаштырылган, ә уку
сыйныфларында уеннар барышын ике зур экраннан күзәтеп була. Мондый уңайлы
шартларда 115 бала шахмат белән шөгыльләнә, аларның күбесе узган елның
декабрендә Казан Мэры кубогына шахмат буенча команда турнирында лаеклы
нәтиҗәләр күрсәтте инде.
Илсур Метшин
укучыларның уку сыйныфларының берсенә кереп, "тыныч спортны"
үзләштерүләрен үзе карады. "Шахмат - акыл өчен гимнастика. Шахмат уйный
белгән кеше баш миен үстерә. Бу сезгә тормышта гадәти булмаган хәлләрдә
карарлар кабул итәргә бик ярдәм итәчәк. Сез бүген үк үзегездә уңыш нигезе
тәрбиялисез. Шөгыльләнегез, тырышыгыз һәм җиңегез", - дип мөрәҗәгать итте
И.Метшин һәм тренер Тамара Чистяковадан, укытучылар мәктәптәге шартлардан
канәгатьме, дип кызыксынды.
"Мин илнең
күп кенә шахмат мәктәпләренә йөрдем, техник яктан караганда бездә барысы да бик
яхшы", - дип җавап бирде Т.Чистякова.
Балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбе директоры Миләүшә Ибраһимова, үз чиратында, соңгы 2-3 елда
Казанда шахмат белән кызыксыну артты, әлеге спорт төре тагын да үтсен өчен,
мәктәптә атнасына бер көн мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен дәресләр уза, дип
билгеләп үтте. Дөрес, директор сүзләренә караганда, аларның бинага керү белән
кыенлыклары бар. И.Метшин Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобовка бина янында инвалидлар өчен парковка
урнаштыруны уйларга, шулай ук бинаны пандуслар белән җиһазландырырга кушты.
Шәһәр башлыгы
фикеренчә, шахмат белән мөмкин кадәр күбрәк Казан укучыларын колачларга кирәк.
Бу башлангыч мәктәп балаларына бию, рәсем ясау һәм башка түгәрәкләр белән
беррәттән шахмат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирер иде. "1-нче сыйныфтан
4-нче сыйныфка кадәр барлык балаларның да шахмат уйнарга өйрәнүләре мөһим, ә
алга таба да шөгыльләнүләрен дәвам итү – бу инде башка мәсьәлә. Иң мөһиме,
башлангыч мәктәптә без балаларны уйларга өйрәтергә һәм шахматка мәхәббәт
тәрбияләргә кирәк", - диде И.Метшин.
Физик культура
һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова Казанда шахмат спорты үсүен һәм
хәзер һәвәскәр укытучылар өчен, киләчәктә алар профессиональ тренерлар була
алсын өчен, курслар үткәрү мәсьәләсе каралуын өстәде.
Ахырда Миләүшә
Ибраһимова И.Метшинга шахмат фигурасы рәвешендәге шәмне бүләк итте һәм шахмат
спортын үстерүдә ярдәм иткәне өчен шәһәр башлыгына рәхмәт белдерде.