(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче февраль). ТР Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе
Дмитрий Медведевка түләүле парковкаларда номерлары салдырылган яки укыйлмый
торган автомобильләрнең туктавы һәм тукта торуы өчен административ җаваплылык
кертү турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бүген ТР Дәүләт Советының 45-нче
сессиясендә шундый карар кабул ителде.
Исегезгә
төшерәбез, элек бу тәкъдимне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы
министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Казан Мэры Илсур Метшин
җиткерде. "Санкцияләр булмау автомобиль йөртүчеләрне хокук бозулар кылуга
этәрә һәм җаваплылыктан качарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә закон кушканча
йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудырыла, юлларда йөрү уңайлылыгы кими, парковка
өчен урын эзләргә чыгымнар арта, бу гадел кисәтүләр тудыра. Югарыда күрсәтелгән
проблема, җәзасыз булу сәбәпле, массакүләм характерда һәм Россия Федерациясенең
барлык субъектлары өчен дә актуаль", - дип ассызыклады И.Метшин.
Республика
парламентарийлары Россия Хөкүмәтенең юл хәрәкәте кагыйдәләре турында карарына
Дәүләт теркәү билгеләреннән башка, стандарт булмаган яки дәүләт яки муниципаль
милектәге автомобиль юлының бер өлеше булган җирләрдә яки җәяүлеләр сукмаклары,
эстакадага яисә күпергә тоташкан юл киңлегенең бер өлеше булган җирләрдә
урнашкан түләүле парковкаларда дәүләт стандарты таләпләрен бозып билгеләнгән
транспорт чараларын куюны (тукталыш),
тыйган карарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Дәүләт Советы
депутатлары шулай ук мондый хокук бозучылар өчен административ җәза кертергә
тәкъдим итте.
"Әлеге
үзгәрешләр зур шәһәрләр урамнарының үткәрүчәнлеген арттырырга, шулай ук төп
магистраль урамнарда транспорт хәрәкәте тизлеген арттырырга мөмкинлек
бирәчәк", - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук
тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов.
Ул шулай ук
профильле Комитетның Татарстан Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, республика
Прокуратурасы, Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясенең Транспорт комитеты
һәм ТР буенча РФ ЭЭМ ЮХИДИ вәкилләре катнашында өч эш киңәшмәсе уздыруын
билгеләп үтте, дип хәбәр ителә Татарстан Дәүләт Советы сайтында.