(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин
районында катнаш төрдәге 203-нче номерлы балалар бакчасы бинасындагы капиталь
төзекләндерү эшләрен бәяләде. Мәктәпкәчә учреждениенең үзенчәлеге - Казанда
сукыр һәм начар күрүче балалар өчен бердәнбер коррекция төркеме. Капиталь ремонттан
соң коррекция төркемендә яңартылган санитар-техник биналар барлыкка килде, ә
балалар караватларында, шкафларда һәм башка персонализацияләнгән мебель
предметларында күләмле тактиль фигуралар урнаштырылган.
Балалар бакчасы
мөдире Гөлнара Шаһимуллина сөйләгәнчә, бу бинада балалар бакчасы (аларның икесе
генә) фасадын, түбәсен, керү төркемнәрен, санитар төеннәрне ремонтлаганнар,
тәрәзәләрне, керү ишекләрен һәм инженерлык челтәрләрен алыштырганнар. Моннан
тыш, капремонт барышында өстәмә эшләр башкарылган. Балалар бакчасы
территориясендә күләгә түбәләре һәм коймалары төзекләндерелгән, асфальт
салынган, азык-төлек блогы җиһазлары, шулай ук балалар җиһазлары һәм инвентаре
сатып алынган. Язын бакчаның ял итү мәйданчыкларында кече архитектура формалары
барлыкка киләчәк.
"Яңартылган
балалар бакчасында 11 төркем эшли, якын киләчәктә аларның саны 12-гә кадәр
артачак. Бездә гомум үсеш алучы, сәламәтләндерү һәм коррекция төркемнәре
бар", - дип сөйләде Мэрга Г.Шаһимуллина һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт
белдерде.
И.Метшин балалар
белән шөгыльләнү өчен төркемләрне, йокы бүлмәләрен, киенү бүлмәләрен, азык
блогын, музыка һәм башка сыйныфларны карап чыкты. Казанда сукыр балалар өчен
бердәнбер коррекцион төркемдә шәһәр Мэры тифлопедагог Валентина Агафонова белән
әңгәмә корды, ул дәресләрнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Шуны да билгеләп
үтәргә кирәк, педагог көн саен начар күрүче балалар очрашкан проблемалар
турында ишетеп кенә белми. Ул файдалана торган методикалар күзнең үзенчәлекләре
белән үзенең күпьеллык тормыш тәҗрибәсенә нигезләнә. "Безнең төркем төрле
яшьтәге балаларны берләштерә. Биредә начар күрүче балалар гына түгел, интеллект
ягыннан сәламәтлекләре чикләнгән балалар да шыгыльләнә. Шуңа күрә барлык
аспектлар буенча да эшләргә тырышабыз. Гомумән, безнең төркем башкаларына
охшый, әмма үз үзенчәлекләре белән", - дип ассызыклады ул.
Капиталь
ремонттан соң коррекция төркемендә яңартылган санитар-техник биналар барлыкка
килде. Балалар караватларында, шкафларда һәм башка персонализацияләнгән җиһаз
предметларында күләмле тактиль фигуралар урнаштырылган. В.Агафонова сөйләгәнчә,
"Уңайлы мохит" программасы ярдәмендә балалар бакчасы сукыр һәм начар
күрүчеләр өчен махсус җиһазлар сатып алган: рельефлы глобус һәм рельефлы
сурәтләр булдыру өчен тифломич . "Без маркер белән бер биттә рәсем
ясыйбыз, мич аша үткәрәбез һәм рельефлы сурәте килеп чыга. Бу җайланма
3D-принтер кебек эшли", - дип аңлатты педагог һәм әлеге җайланмаларның
балаларда ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру эшен шактый җиңеләйтә дип
өстәде. Коррекция төркемендә шулай ук балаларны социальләштерү, мәктәпкә
әзерлек, язма кирәк-яраклары белән танышу буенча эш алып барыла. "Бездә
Брайль системасы буенча язу өчен җайланма, дәфтәрләр, рәсем ясау өчен грифлы
прибор бар", - дип өстәде педагог.
Казан Мэры
коррекция төркеменә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге өчен кирәкле предметлар һәм
җайланмалар алуда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, әлеге йөкләмә Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаевка бирелде.
Исегезгә
төшерәбез, 2018 елда Казанның 19 мәктәпкәчә учреждениесендә капиталь ремонт
үткәрелгән. 2019 елда капремонт программасына 16 балалар бакчасы һәм 1 мәктәп
кертелгән. Моннан тыш, хәзерге вакытта проект егәрлеге 2510 урын булган 11
балалар бакчасы төзелә.
Бүген Казанда 312
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, шуларның 301-е – балалар бакчалары.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 71 меңнән артык бала йөри.