(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче февраль). Якын арада Татарстанга авыл хуҗалыгы техникасын
ремонтлауны тәмамларга, чәчү материалларын һәм чәчү кампаниясенә кирәкле
күләмдә минераль ашламалар әзерләргә кирәк, дип билгеләп үтте республика
Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының
"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узган йомгаклау
коллегиясе барышында.
Коллегия утырышы
2018 елда Татарстан агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга
бурычларына багышланган. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт
Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан
Мэры Илсур Метшин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин
һәм башкалар катнашты.
Узган елда
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының тулай продукциясе 376 млрд.
сум тәшкил итте, ягъни Тулай төбәк продукты күләмендә 13,3%, дип хәбәр итте
үзенең докладында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Агросәнәгать комплексының тулаем продукциясенең азык-төлек сәнәгатенә - 160
млрд.сум, авыл хуҗалыгына - 216 млрд. сум туры килде.
М.Әхмәтов
докладын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов республиканың агросәнәгать
комплексы өлкәсендәге кайбер мөһим моментларга тукталды. "Алда чәчү
кампаниясе, һәр көн - дым югалту, димәк, ашлыкны югалту дигән сүз. Безгә авыл
хуҗалыгы техникасын ремонтлауны төгәлләргә, чәчү материалларын әзерләргә һәм иң
мөһиме – кирәкле күләмдә минераль ашламалар әзерләргә кирәк", - диде ул
һәм бүгенге көндә гектарына 70 кг ашлама җиткерү бурычы куелган, дип өстәде.
ТР Президенты
ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль һәм республика
субсидияләре тулы күләмдә алынган, әмма шулай да чәчү кампаниясе өчен чаралар
җәлеп итү буенча партнерлар, банклар белән актив эшләргә кирәк.
Төп мәсьәләләрнең
берсе - чәчү кампаниясен ташламалы бәядән сыйфатлы ягулык белән тәэмин итү, дип
белдерде Татарстан Президенты.
"2010 елдан
безнең эре предприятиеләр – бу "Татнефть" һәм "ТАИФ"
компанияләре төркемнәре - 1 млн 200 мең тонна ягулык җиткерделәр инде. Әгәр дә
бездә нефть эшкәртү, дизель ягулыгы, бензин җитештерү булмаса, безнең эшләр
начаррак булыр иде. Әйдәгез, ягулык белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт
белдерик", - дип искәртте Р.Миңнеханов.
Аннары ул авыл
хуҗалыгының нәтиҗәлелеге мәсьәләсен күтәрде. "Барысына да нәтиҗәгә эшләргә
кирәк, – дип саный ТР Президенты. - Кулланучылар кооперациясе өлкәсендә эшне
активлаштырырга, шәхси хуҗалыклар әзерләү күләмен арттырырга кирәк – монда
безгә нәтиҗәлелекне арттырырга кирәк. Бу бик зур потенциал, без аннан
файдаланырга һәм ярдәм итәргә тиеш".
Республика
башлыгы терлекләрнең баш саны мәсьәләсенә аерым тукталды һәм соңгы елларда авыл
хуҗалыгы хезмәткәрләре бу өлкәдәге хәлне тотрыклыландырдылар, дип сөйләде.
"10 ел элек 100 ишегалдына 54 сыер туры килде. Бүген бу күрсәткеч - 21
сыер. Әмма шәхси хуҗалыкларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк! Терлек азыгы,
көтүлекләр – районнарда бу мәсьәләләр хәл ителергә тиеш. Һәм кешеләрнең
мотивациясе булырга тиеш", - диде Р.Миңнеханов һәм Татарстанның хәләл
продукция җитештерү өлкәсендә яхшы перспективалары бар, дип билгеләп үтте.
"Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясе өлкәсендә эре җитештерүче. Бу өстенлекле
юнәлеш, без ислам динен тотучы республика бит. Без бу конкурент өстенлектән
файдалана алыр идек", – дип саный Татарстан Президенты.
Шулай ук Рөстәм
Миңнеханов агросәнәгать комплексы предприятиеләре экспозицияләре һәм авыл
хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары
буенча, агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре
күргәзмәсендә Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасы һәм предприятиесе катнаша.