(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче февраль, Ксения Швецова). Ике сәгатьтән артык Россия Президенты
Владимир Путин Казанның "Мәскәү" мәдәни үзәгендә җәмәгатьчелек
вәкилләре белән аралашты. "Торак һәм шәһәр тирәлеге" милли проектын
тормышка ашыру буенча фикер алышу барышында дәүләт башлыгына шәһәр үсешенең
барлык өлкәләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Очрашу барышында барлыкка килгән
тәкъдимнәр һәм идеяләрне киләчәктә гамәли эшкә кертү планлаштырыла.
Очрашуда ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы
Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан югары уку
йортлары ректорлары, архитекторлар, Гомумроссия халык фронты (ГХФ)
активистлары, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар, ТР Иҗтимагый палатасы,
эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып,
Владимир Путин илнең төп үсеш юнәлешләре буенча хәрәкәтен тәэмин итәргә тиешле
илкүләм проектлар буенча фикер алышуларның тулы бер сериясе башлануын билгеләп
үтте һәм катнашучыларны шәһәр хуҗалыгын камилләштерү һәм социаль әһәмиятле
программаларны гамәлгә ашыру буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.
"Без
Татарстанда җыелдык, чөнки монда карарлык нәрсәләр бар. Бу җәһәттән республика
беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү һәм үстерү буенча яхшы үрнәк
күрсәтә", - диде Владимир Путин. "Казан бүгенге көндә илдә иң динамик
үсеш алучы шәһәрләрнең берсе булып тора", - дип өстәде ул.
Казан өчен генә
түгел, Россия шәһәрләре өчен дә иң кискен темаларның берсе – Татарстан
Республикасында ГХФның төбәк бүлеге штабы рәистәше, Казан федераль университеты
ректоры Илшат Гафуров калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнардагы
үзгәрешләргә игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстаннан чүп
чыгару өчен тарифны арттыру буенча 700-дән артык мөрәҗәгать килгән. "Җыю
урыннары шундый ук калды, шәһәрлеләрдә дә сораулар туа. Җаваплылык бүленеше
булган - хәзер идарәче компанияләр чүп мәйданчыклары өчен җавап бирә, ә төбәк
операторы – контейнерлар өчен. Боларның барысы да буталчыклыкка кертә,
конфликтлы хәлләр барлыкка килә", - диде И.Гафуров һәм төбәк операторлары
вазыйфаларын төгәл билгеләргә, шулай ук башкарылган реформа белән бәйле рәвештә
аларны нинди үзгәрешләр көтәчәген аңлатырга чакырды.
"Чүп
проблемасы күптәннән бар, әмма аңа беркайчан да игътибар ителмәгән. Бүген ул
бик кискен үзгәртеп корылды, калдыклар саны артты. Бездә беркайчан да чүп
эшкәртү индустриясе юк иде, аны өеп кенә барганнар. Дәүләт моңа игътибар итәргә
тиеш, - дип җавап бирде В.Путин. - Бу мәсьәлә гражданнар һәм дәүләтнең
тырышлыгын берләштерүне таләп итә. Гражданнарга минималь йөкләнеш белән барлык
үзгәрешләрне дә үткәрергә кирәк. Барысын да сыйфатлы эшләргә кирәк, бердәм
стандартлар булырга тиеш, ә гражданнар бу эшнең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә
ышанырга тиеш" РФ Президенты ассызыклаганча, якын арада муниципалитет,
идарә компанияләре һәм регоператор арасындагы җаваплылыкны бүләргә кирәк, һәм
бу мәсьәләгә бүген Иннополиста узачак торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр
мохите формалаштыру буенча Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында
кайтырга вәгъдә итте.
"Архитекторлар.
РФ" программасы финалисты Анастасия Яременко медицина учреждениеләре өчен
"сәламәтләндерү дизайнын" кулланырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә
караганда, бу тема тормыш һәм үлем чигендә булган кешеләргә кискен кагыла, алар
өчен тышкы мохит сәламәтләндерү өчен төп әһәмияткә ия: депрессив мохиттә
булганда, авыру белән көрәшкә үзеңне җайлаштыру авыр.
Россия Президенты
Владимир Путин медицина учреждениеләрендә сәламәтләндерү дизайнын куллануны
карарга вәгъдә итте. Бу архитектура төре дизайнга нигезләнгән, ул әйләнә-тирә
мохитнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.
"Кешеләр
файдасына барган бөтен нәрсәне кулланырга һәм гамәлгә кертергә кирәк. Уңайлы
әйләнә-тирә мохит – бер яктан, икенче яктан - сәламәтлек саклау
учреждениеләрендә эчке дизайн, әлбәттә, бу кәефне арттыруга һәм сәламәтләнүгә ярдәм
итми калмый. Без моны нинди программаларга кертергә карарбыз", - дип
шәрехләде РФ Президенты.
Очрашуда
катнашучылар ишегаллары территорияләрен үстерүгә аерым тукталдылар, еш кына
ишегалды күләмнәренең балалар мәйданчыкларын оештыру өчен җитәрлек булмавын
билгеләп үтте. Бу сорауга җавап биреп, Владимир Путин билгеләп үткәнчә,
ишегалларын үстерү – аерым төбәкләрнең һәм муниципалитетларның бурычы.
"Без федераль бюджеттан бу максатларга 5 млрд сум бүлеп бирдек һәм алга
таба да бу программаны һичшиксез алып барачакбыз. Казанда, Татарстанда гына
түгел, башка төбәкләрдә дә бу проблемага игътибар итәрләр һәм акча кертерләр
дип ышанам".
Актив
шәһәрлеләрдән теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү өчен башка конкрет тәкъдимнәр дә
керде. Мәсәлән, укытучы Кадрия Нигъмәтуллина шәһәрнең күп кеше яши торган
районнарының берсендә урнашкан мәктәптә эшләве турында сөйләде һәм уку йортының
шыгрым тулы булуын билгеләп үтте. "Мәскәүдә күп катлы мәктәпләр төзергә
рөхсәт иткәннәрен ишеттем. Күп кеше яши торган районнарда җир кишәрлекләре
җитмәү сәбәпле, Казанга бу тәҗрибәне таратырга мөмкинме?"- дип кызыксынды
К.Нигъмәтуллина һәм мәктәп янында да кулланырга мөмкин булган янкорма бар, дип
өстәде. Россия Президенты билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләрне хәл итү шәһәрнең
төп архитекторына бәйле. "Шәһәрнең тарихи өлеше булса, миңа моны тормышка
ашырырбыз кебек тоела. Исән-сау мәгънәсеннән чыгып, архитектор һәм мэр дөрес
карар кабул итәр дип уйлыйм", - диде В.Путин һәм шәһәр Мэры Илсур Метшинга
әлеге мәсьәләне үзгәртеп куйды.
"Бу -
104-нче мәктәп, ул шәһәрнең тарихи күп кеше яши торган районында урнашкан,
мәктәп укучылары ике сменада шөгыльләнә, - дип җавап бирде И.Метшин. - Әмма
янәшәдә генә 48-нче номерлы мәктәп урнашкан. Без мәктәпләрне берләштерергә һәм
бу проблеманы хәл итәргә ниятлибез. Янкормага килгәндә - анда 8 мең квадрат
метр, без хәзер барысын да нормативларга туры китереп эшләү өчен нинди проектны
кулланырга кирәклеген карыйбыз. Башкарачакбыз", - дип җавап бирде Мэр һәм
Казанда мәктәпләрне берләштерүнең уңай мисаллары барлыгын искәртте.
Фикер алышу
барышында алданган өлешчеләр проблемасы мөһим мәсьәлә булды. "Бу проблема
үзеннән-үзе генә килеп чыкмаган, чөнки дәүләт бүгенге көнгә кадәр әлеге
эшчәнлек өлкәсен цивилизацияле рәвештә җайга салмаган", - дип билгеләп
үтте РФ Президенты һәм мәсьәләне хәл итү өчен икътисадның бу секторында эшне
формаль рәвештә чикли торган карарлар кабул итәргә туры килә, дип аңлатты.
"Монда ике яклы бурыч хәл итәргә кирәк: бер яктан, үсешне һәм төзелешне
стимуллаштыру, икенче яктан, шулай да эшне оештыруның заманча цивилизацияле
ысулларына күчәргә кирәк", - диде В.Путин һәм әлеге проблеманы хәл итү эше
киләчәктә дә халык һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында, аерым алганда,
башка шәһәрләрдә "Торак һәм шәһәр мохите" проектын гамәлгә ашыру барышында
дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.
Шулай ук очрашу
барышында җәмәгатьчеләр Президент белән шәһәрләр территориясендә яшел
утыртмаларны саклау, җәмәгать урыннары булдыру, мәдәни юнәлешләрне үстерү,
транспортны үстерү, инвалидларны реабилитацияләү һәм башка мәсьәләләр буенча
фикер алыштылар. Нәтиҗәләр ясап, В.Путин барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде
һәм мондый фикер алышуларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Бүген мин
ишеткәннәрнең күбесен без Дәүләт Советы Президиумы утырышында тикшерәчәкбез.
Без сезнең тәкъдимнәрне анализлаячакбыз һәм аларны практик эштә
кулланабыз", - дип йомгаклады дәүләт башлыгы.