(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче февраль). Бу минутларда Казанның "Мәскәү" мәдәният
үзәгендә Президент Владимир Путинның "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм
проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы
уза. Очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан
югары уку йортлары ректорлары, архитекторлар, Гомумроссия халык фронты
активистлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары, студентлар һәм башкалар катнаша.
Очрашу башланыр
алдыннан Владимир Путин Урицкий ис. мәдәният йорты базасында оештырылган "Мәскәү"
мәдәни-күңел ачу үзәген карады. Бу Казан Мэриясенең мәдәният сарайларын заманча
күп функцияле мәдәни үзәкләргә әверелдерү буенча пилот проекты, анда балалар
һәм өлкәннәрнең иҗади, интеллектуаль һәм физик үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Очрашуны ачып,
дәүләт башлыгы Казанда бүгенге чаралар белән мондый очрашулар, киңәшмәләр һәм
фикер алышуларның тулы бер сериясе башланачагын билгеләп үтте.
"Без алга
хәрәкәт итүне, Россия хәрәкәтен, илнең төп үсеш юнәлешләре буенча хәрәкәтен
тәэмин итәргә тиешле илкүләм проектлар җыелмасын эшләтеп җибәрәбез", -
диде Владимир Путин. Ул искәрткәнчә, проектларны гамәлгә ашыруга зур акчалар
тупланган, финанслау чыганаклары турында карар кабул ителгән. "Моның яхшы
сәгать кебек эшләве, куелган максатларга ирешү инструментлары, механизмнарын
булдыру мөһим", - дип билгеләп үтте Президент. Ул ассызыклаганча:
"Федераль үзәк, төбәкләр һәм муниципаль дәрәҗә арасында һәм, әлбәттә, бу
проектларны гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашучылар арасында уртак эшне җайга
салу бик мөһим. Бу иҗтимагый оешмалар, барыннан да элек, бизнес, һөнәри мохит,
һөнәри берләшмә. Безгә бөтен көчебезне берләштерергә кирәк", - дип китерә
дәүләт башлыгы сүзләрен kremlin.ru.
Президент
билгеләп үткәнчә, башка проектлар арасында "Торак" бик мөһим.
"Бу ил, җәмгыять, дәүләт үсешендә фундаменталь бурычларның берсе, чөнки
яшәү мохитенең сыйфаты, торак мәсьәләләрен хәл итү җәмгыятьтә кәефне генә
түгел, ә бәлки Россия икътисады үсешенең башка юнәлешләрен дә билгели", -
диде В.Путин.