(Казан шәһәре
KZN.RU, 11-нче февраль, Алинә Бережная). Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры
Илсур Метшин, Казанның Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант
Тимерханов докладын шәрехләп, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча
профилактик чаралар ешрак үткәрергә чакырды.
Фердинант
Тимерханов идарәнең узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм агымдагы елга
планнары белән уртаклашты. Шулай итеп, 2018 елда Гражданнар саклау идарәсе
хезмәткәрләре 861 чакыру буенча барып, анда 288 кешене коткардылар һәм 465 зыян
күрүчегә ярдәм күрсәттеләр. Шәһәрдә янгыннар саны бераз артты - 2018 елда
Казанда 652 янгын булды (2017 елда - 598 янгын). Янгыннарда һәлак булучылар
саны узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә калган – 34 кеше.
Узган ел су
объектларында яшәүчеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирелде. 2018 елгы коену
сезоны вакытында пляжларда һәм ял итү урыннарында 10 кеше коткарылды, шуларның
4-се - бала. Су янында санкцияләнгән ял итү урыннарында батып үлгән бер генә
кеше дә теркәлмәгән. Суда гражданнарның иминлеген тәэмин итү эше боз катканнан
соң да дәвам итте. Мәсәлән, Идел һәм Казансу елгалары акваторияләрендә 90
патруль узды, алар барышында коткаручылар 210 әңгәмә үткәрде һәм 320 белешмәлек
таратты.
Гражданнарны
саклау идарәсе җитәкчесе узган ел профилактик чараларга зур игътибар бирелүе
турында сөйләде. Шулай итеп, Казан коткаручылары социаль объектларда һәм
шәһәрнең икътисад объектларында 471 укулар үткәрде. Моның белән беррәттән,
гражданнар оборонасы курслары оештырылды, аларны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өлкәсендә 132
вазифаи зат һәм 586 укыту төркеме җитәкчесе узды.
Ф.Тимурханов 31
гыйнварда Казан мәктәпләрендә массакүләм эвакуация турында да искә төшерде.
Докладчы билгеләп үткәнчә, барлык мәктәпләрдә дә балалар кыска вакыт эчендә
бинадан киткән. "Ай дәвамында без һәр балалар бакчасы һәм мәктәп янында
вакытлыча урнашу пунктын беркетәчәкбез, аңлау бар инде. Мондый объектлар
якын-тирә сәүдә үзәкләре яки 50 метр ераклыктагы биналар булырга мөмкин",
- диде Ф.Тимурханов.
"Казанда
гадәттән тыш хәлләрне һәм һәлакәтләрне анализлау янгыннарның санын киметү өчен
халык арасында янгыннарны һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча профилактик
эшне дәвам итәргә кирәклеген күрсәтә", - диде Ф.Тимурханов.
И.Метшин
профильле идарәнең җайга салынган эшен билгеләп үтте. "Гражданнарны саклау
идарәсе – безнең хәрби дружина. Ташу, янгыннар, башка гадәттән тыш хәлләр -
безнең шәһәр коткаручылары һәрвакыт әзер. Шунысы куанычлы, узган ел бик күп
укулар үткәрелгән. "Бу: "Ходайга өметлән, үзең эшлә" дигән
очракларның берсе", - диде
И.Метшин.
Шәһәр башлыгы
алга таба профилактик чаралар үткәрү кирәклеген билгеләп үтте.
"Профилактик чараларның бөтен җирдә үтүе мөһим, безнең балалар янгын
чыккан очракта әзер булырга, халык гадәттән тыш хәлләрдә үзен ничек тотарга
кирәклеген белергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады Мэр.