(Казан шәһәре
KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова). Узган ел Казан муниципаль заказчылар,
унитар предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләре сатып алуларында 1,2 млрд
сум акчаны янга калдырды - бу 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Әгәр
берничә ел элек сатып алулар муниципаль структуралар тарафыннан мөстәкыйль
үткәрелсә, бүген, Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе булдыру
нәтиҗәсендә, муниципалитет белән бюджет акчасын алучы арасында үзара бәйләнештә
тәртип урнашты. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин
Дирекциянең узган елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фикер алышу
барышында хәбәр итте.
Тышкы төзекләндерү комитетының сатып алуларда 33 млн сум акчаны янга калдырганнар
Казан шәһәренең Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе җитәкчесе Григорий Харитонов сөйләвенчә, бүген структур бүлекчә 650 муниципаль заказчыдан сатып алу эшчәнлеген алып баруны тәэмин итә. Узган ел гына да муниципаль заказчылар тарафыннан 5,4 млрд сумга 1225 конкурент процедуралар тәкъдим ителгән һәм урнаштырылган. 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда муниципаль сатып алулар күләме 40% кимегән, ә үткәрелә торган процедураларның саны 6% арткан. "Бу 2017 елда зур сатып алуларны – канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, кредит чаралары бирү буенча хезмәт күрсәтү кебек зур сатып алуларны үткәрү белән бәйле", - дип аңлатты Г.Харитонов.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен урнаштырылган конкурент сатып алу процедураларының күләме 4,6% артты – узган ел йомгаклары буенча ул 634 млн сум яки уздырылган конкурент процедураларның гомуми күләменнән 12,1% тәшкил итте.
Спикер сүзләренә караганда, иң эре муниципаль заказчы буларак, узган ел Тышкы төзекләндерү комитеты булды - биредә сатып алулар күләме 1 млрд сумнан артык тәшкил итте. Дәүләт сатып алулары нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын экономияләү 33 млн яки 3,2% тәшкил иткән. Сатып алуларның төп күләме юлларны, ясалма корылмаларны карап тотуга һәм төзекләндерүгә туры килде, ә ясалма корылмаларны һәм су сибү системаларын карап тоту буенча сатып алуларда иң зур экономия ясалды. Башка эре заказчылар - шәһәр районнары администрацияләре.
Экономиканың иң зур проценты тәэмин ителгән еллык сатып алу күләме 10 миллион сумнан артып киткән 5 заказчы арасында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, "Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы" муниципаль системасы, Мәгариф идарәсе, Казан зооботаника бакчасы һәм Туризмны үстерү комитеты бар. Сатуларда акчаны янга калдырырга беренче чиратта потенциаль тәэмин итүчеләр арасында көндәшлек исәбенә ирешелә. Әйтик, сатып алулар мәгълүматлары буенча, уртача бер лотка 3-4 катнашучы дәгъва иткән.
Унитар предприятиеләргә һәм акционерлык җәмгыятьләренә консультацияләр бирү кысаларында Дирекция заказчылар өчен киңәшләр формалаштыра. Мәсәлән, белгечләр контрактның башлангыч бәясен, объектлар таләпләре, сатып алу күләмнәре һәм тәэмин итү шартлары буенча киңәшләр бирә. "Узган елда без 14 унитар предприятие һәм акционерлык җәмгыятеннән 18,8 млрд. сумлык 13410 гариза карадык", - дип сөйләде Г.Харитонов һәм дирекция 0 сумнан сатып алуларны тикшерә һәм анализлый дип өстәде.
Муниципаль заказчылар, унитар предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләренең гаризаларын караганда, сатып алу шартларын оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү хисабына җыелма экономия 262 млн сум тәшкил иткән.
"Кайвакыт эш сатып алулар базарында намуссыз катнашучылар аркасында башкарыла"
Экономия мисалы сыйфатында докладчы янгын сүндерү системасын җиһазлау өчен 14,4 млн сум бүлеп бирүгә Васильевның картиналар галереясының сораулары турында сөйләде. Анализ барышында Дирекция белгечләре 2013 елда галереяне капиталь ремонтлау буенча генподрядчының йөкләмәләрен үтәмәгәнгә, янгын сүндерү өчен газлы баллоннарда кирәкле техник документация булмавын ачыклаган. Баллоннарга паспорт торгызып, төзәтү җиһазларын алыштыру өчен кабат акча тотудан котылып кала алдык.
Г.Харитонов тагын бер мисал китерде – Аккош күлендәге суны саектыру өчен насос станциясе сатып алуга 2,8 млн.сумлык смета исәпләнгән – хисапларына төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә 2 млн. сум бүлеп бирү тәкъдим ителде, экономия шул рәвешле 28% тәшкил итте.
Гомумән алганда, муниципаль заказчылар, унитар предприятиеләр һәм шәһәр АҖ сатып алуларында гомуми экономия 1,2 млрд. сумнан артык тәшкил итте.
"Бу бик яхшы нәтиҗә, узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Алтын һәм акчада йөзәбез дип уйлаучыларга шуны әйтәсем килә: бу алай түгел, 1,2 миллиард сумлык экономия – бу безнең өчен бик зур сумма. Кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында сатып алуларда катнашучылар санының артуы безне бик сөендерә", - диде Мэр һәм шулай ук бүгенге көндә дәүләт сатып алулары өлкәсендәге законнар базасы камил түгел һәм үзгәрешләр таләп итә, дип өстәде. "Без минималь бәяне сайларга тиеш, әмма катнашучылар һәрвакытта да намуслы түгел. Кайчагында алар бәяне махсус төшерәләр, ә аннары үз бурычларын үти алмыйлар. Болар барысы да безнең ритмны, планнарыбызны боза һәм еш кына шәһәр, республика программаларын тормышка ашыру шуның аркасында аксый. Әмма без булган хәлдә эшләргә тиеш".
Башкарма комитетның проект комиссиясе муниципаль структураларның 30 проектын карады
Муниципаль унитар предприятиеләр һәм АҖ гаризаларын карау барышында Дирекция белгечләре товарларның һәм хезмәтләрнең базар тәкъдимнәре мониторингы гына түгел, шулай ук көндәшлекне чикләүне, күләмнәрнең нигезле булуын һәм заказчы ихтыяҗларына туры килә торган аналогларны сатып алу мөмкинлеген анализлыйлар. Болар барысы да акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Г.Харитонов. Әйтик, «Горводзеленхоз" МУП автобуслар сатып алуга 2,1 миллион сумлык гариза биргән. Заказчы һәм потенциаль тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре буенча бензин двигателе белән экономиялерәк вариант тәкъдим ителде. Гомуми экономия 620 мең сум тәшкил иткән.
Муниципаль заказчылар гаризалары буенча да шундый ук эш алып барыла. Мәсәлән, 181-нче күп профильле мәктәп өчен робот техникасы буенча җиһазлар сатып алуга 2 млн. сумлык гариза килештерү вакытында Дирекция белгечләре тагын да отышлы тәкъдимнәр белән тәэмин итеп торучыларны тапкан. Экономияләүнең гомуми суммасы 724 мең сум тәшкил иткән. Шулай итеп, узган ел гына ачылган мәктәпнең ирекле финанс ресурслары һәм өстәмә җиһазлар сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Дирекция җитәкчесе искә төшергәнчә, 2017 ел ахырында Казанда Башкарма комитет базасында проект комиссиясе төзелгән, аның төп функцияләренә нәтиҗәлелек күрсәткечләрен карау һәм бәяләү, гамәлгә ашыру өстенлекләрен билгеләү, финанслау чыганаклары буенча тәкъдимнәр формалаштыру, проектларны гамәлгә ашыруның факттагы нәтиҗәләрен карау керә. Бүгенге көндә комиссия 30 проектны карады.
Быел, докладчы сүзләренә караганда, бердәнбер тәэмин итүче белән 100 һәм 400 мең сумга кадәр гамәлгә ашырыла торган муниципаль заказчыларның сатып алуларын контрольдә тоту буенча яңа эшчәнлекне гамәлгә ашыру планлаштырыла.
"5-6 ел элек шәһәрнең барлык предприятиеләре дә сатып алуларны аерым алып барса, Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар дирекциясен булдыру, муниципалитет һәм бюджет алучылар арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салып, бу өлкәдә тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирде", - дип билгеләде Илсур Метшин. "Дирекциядә түрәләр генә түгел, ә финанс базарлары белгечләре эшләве мөһим. Эш агымга куелган, һәм иң мөһиме – бу агымда су үтә күренмәле. Без барлык сатып алуларда катнашучылар өчен тигез хокук һәм мөмкинлекләр тәэмин итү өчен барысын да эшлибез. Без бу мөһим эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез", - дип нәтиҗә ясады ул.