(Казан шәһәре
KZN.RU, 11-нче февраль, Алинә Бережная). 15 февральдә Казанның Җиңү паркының
Мәңгелек уты янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга
багышланган митинг узачак. Атна дәвамында хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне
искә алу чаралары уку йортларында, яшүсмерләр клубларында һәм мәдәни үзәкләрдә
узачак, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
А.Фәизов 15
февральдә бөтен ил буенча Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән
контингентын чыгаруга 30 ел тулуын искәртте. "Бу көнне совет гаскәрләренең
соңгы колоннасы әфган-совет чиген узды. Казаннан 2 меңнән артык солдат һәм
офицер хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, 275 казанлы батырлык һәм сугыштагы
казанышлары өчен медальләр белән бүләкләнде, ә 92-се Кызыл Йолдыз ордены алды.
34 якташыбыз Әфганстанда үлгән, 108- се яраланган", - дип билгеләп үтте
Айрат Фәизов.
Истәлекле дата
уңаеннан Казанда берничә чара планлаштырылган. Шулай итеп, шәһәрнең уку һәм
мәдәни учреждениеләрендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашулар,
әңгәмәләр узачак. Яшүсмерләр бокс үзәгендә спорт ярышлары узачак, КДМУда сугыш
ветераны белән очрашу узачак, ә мәгълүмати технологияләр һәм элемтә
техникумында әфган җырлары фестивале планлаштырылган.
Шулай ук шәһәрдә
мәдәни программа әзерләнгән. 16 февральдә 12.00 сәгатьтә "Мәскәү"
мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты узачак, анда яшьләрне патриотик рухта
тәрбияләүгә өлеш керткән өчен шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы
узачак. Ә мәдәни үзәк холлында әфган сугышы чоры предметлары күргәзмәсе
оештырылачак.
Чара 19 февральдә
"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бөтен республикадан
ветераннар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.
Шулай ук А.Фәизов
тиздән Җиңү паркында әфганчылар истәлегенә һәйкәл куелачагын хәбәр итте.
"Декабристлар урамыннан монументны күчерү турындагы карар Әфган сугышында
катнашучыларның килү өчен уңайсыз юллар һәм һәйкәл янында парковкалар буенча
күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннән соң кабул ителде", - дип аңлатты
профильле комитет рәисе.
Казан Мэры Илсур
Метшин барлык чараларны да тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты, шулай ук киләсе
елда Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр истәлегенә багышланган митинг
яңартылган сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында узачак, дигән ышаныч
белдерде.