(Казан шәһәре
KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда грипп һәм кискен
респиратор-вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыруның эпидимиологик бусагасы артуы
саклана. Татарстан башкаласында грипп белән авыруның 118 очрагы теркәлгән,
шуларның 89-ы – балаларда. Шәһәрнең 5 мәктәбендә 14 сыйныф карантинга ябылган,
дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан
буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев һәм шәһәрлеләрне
профилактика чараларын үтәргә һәм кешеләрнең күпләп җыелу урыннарына йөрмәскә
чакырды.
Агымдагы сезонда
грипп һәм кискен респиратор-вируслыинфекция белән авыручылар санының
эпидемиологик бусагасыннан арту 2019 елның дүртенче атнасында башланган -
12,4%. Бишенче атнада эпидемия бусагасы 17,8%
артык иде инде.
Гриппның
лаборатория тарафыннан расланган очраклары агымдагы елның икенче атнасында
теркәлә башлады, дип билгеләп үтте И.Хәлфиев һәм инфекциядән иң нәтиҗәле чара
булып прививка тора, дип өстәде. Грипп һәм ОРВИ эпидимеяләре күтәрелү алдыннан
шәһәрдә яшәүче 600 меңгә якын кеше, шул исәптән 189 мең бала вакцинация белән
тәэмин ителгән. Бүгенге көндә гриппка каршы прививка ясатучылар арасында
авыручылар юк, дип белдерде И.Хәлфиев.
"Авыручылар,
хезмәттәшләрен зарарлап, героик рәвештә эшкә һәм укуга йөрмәскә, ә дәваланырга
тиешләр. Барыбыз да кешеләр, барыбыз да авырый алабыз. Әмма бу мәсьәләдә
вакытында профилактика чаралары үткәрү бик мөһим, ысуллар билгеле", - дип
ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
Гриппның
характерлы клиник билгеләренә температура, коры ютәл, баш һәм мускулда
авыртуларның артуы керә. "Бүгенге көндә авыручылар арасында күзәтелгән
катлаулану – пневмония, авыр бронхит һәм трахеитлар. Авыру башыннан ук өйдә
калырга, табиб чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә
кирәк", - диде спикер һәм грипп белән авыручыларны гаиләнең башка
әгъзаларыннан изоляцияләргә, авыру булган бинаны мөмкин кадәр ешрак җилләтергә
тырышырга кирәк, дип өстәде.
Билгеле булганча,
вирус һава-тамчы юлы белән ютәл, төчкерү, сөйләшү яки көнкүреш юлы белән
тапшырыла – инфекция кулда, көнкүреш предметларында калырга мөмкин.
Шәһәрлеләргә профилактика сыйфатында маска, шәхси гигиена, кулларны җентекләп
юу, борын юдыру турында онытмаска кушалар. Авырулар саны артканда кешеләр
күпләп җыела торган урыннарга баруны чикләү дә мөһим роль уйный, бигрәк тә
кечкенә балалар белән.
Сәламәт
шәһәрлеләргә организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыру максатыннан
белгечләр витаминнар кулланырга һәм халык медицинасының традицион чараларын
кулланырга киңәш итә: суган, сарымсак һәм башкалар.