(Казан шәһәре
KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова). Татарстан Республикасы 2019 елның 3
июненә планлаштырылган цифрлы телевидениегә күчүнең өченче этабына кертелгән.
Әгәр элек Казанда яшәүчеләр бушлай 3-тән 10гга кадәр каналны аналоглы форматта
карый алса, цифрлы тапшыруларга күчү кысаларында халык 20 телеканалдан торган
ике мультиплексны бушлай карау мөмкинлегенә ия булачак. "Цифрага"
күчүнең төгәл графигын эшләргә, шәһәр халкына хәбәр итәргә, шулай ук өлкән
яшьтәге казанлыларга мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга ярдәм итәргә
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә кушты.
Мәгълүмати
технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов искә төшергәнчә,
Татарстан Республикасы, Россиянең тагын 56 субъекты арасында 2019 елның 3
июненә планлаштырылган цифрлы тапшыруларга күчүнең өченче этабына кертелгән.
Бүген, ТР радиотелевизион тапшыру үзәге мәгълүматларына караганда, Казан цифрлы
эфир тапшырулар сигналына 100% тоташтырылган.
Региональ һәм
муниципаль телеканаллар "цифрага" күчкәннән соң да аналоглы форматта
тапшырулар дәвам итәчәк. "Әгәр экраннарда "Первый",
"Россия-1", "НТВ", "Пятый канал" федераль
каналлары логотибы янында А хәрефен күрәсез икән, бу аналог телетапшыруын
карыйсыз дигән сүз", - дип аңлатты спикер һәм цифрлы тапшыруларга күчү
өчен телевизорны цифрлы стандартка туры килүен тикшерергә кирәклеген әйтте -
моны телевизор паспортында йә аның исеме, маркасы һәм модельләре буенча ачыклап
була, дип өстәде. Әгәр телевизор билгеләнгән стандартны туры килә икән, цифрлы
форматта каналларны карау өчен, аны телетапшырулар кабул итүнең коллектив системасына, ә шәхси
йортта антенна сигналының тиешле дәрәҗәсенә тоташырга кирәк. Телевизорның
стандартка туры килмәве ачыкланса, приставка сатып алырга кирәк. Сүз уңаеннан,
телевизор экраннарында "А" хәрефе булмаса, бу цифрлы тапшыруга
автомат рәвештә тоташкан дигәнне аңлата.
Цифрлы эфир
тапшыруларына күчү кабель телевидениесе, IP-телевидение, кабель, спутник
телевидениесе түләүле системаларына тоташтырылган абонентларга, шулай ук эфир
телевидениесе абонентларына кагылмаячак.
Телевидение
коллектив кабул итү системасы булган күп фатирлы йортларда яшәүчеләр "Ачык
Казанга" цифрлы эфир телевидениесенә тоташтыру өчен гариза бирә алалар.
Әлеге гариза буенча телевизорны көйләүдә ярдәм күрсәтелә, кирәк булган очракта,
системаларның гомумйорт җиһазларын ремонтлау башкарыла. Халыкка мәгълүмат
тарату максатында, цифрлы телевидениене көйләү һәм кабул итү буенча инструкция
эшләнде. Ул Мэрия, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР
радиотелевизион тапшыру үзәге сайтларында урнаштырылган, бердәм федераль
мәгълүмат үзәге эшли", - дип сөйләде Р.Ханнанов.
Казанлыларга
җиһазлар урнаштыру белән ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары эше оештырылган,
алар якын арада укыячак һәм халык белән эшли башлаячак. "Ялган гамәлләр
булмасын өчен барлык волонтерлар да сертификатлар һәм аерым форма алачак, ә
алар турында мәгълүмат Казан Мэриясе сайтында урнаштырылачак", - дип
өстәде спикер.
"Цифрага"
күчү өчен инфраструктура бөтен шәһәр буенча диярлек әзер, дип билгеләде үз
чиратында Казан Мэры Илсур Метшин һәм бүгенге көндә иң катлаулы һәм актуаль
мәсьәлә – шәһәр халкы белән аңлату эшләре алып бару, дип өстәде. "Бу мәсьәләне
хәл итүдә ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын да бар, бу очракта һәр фатирны йөреп чыгу –
дөрес карар. Мин төгәл график әзерләвегезне, халыкка хәбәр итүегезне, Социаль
яклау министрлыгыннан хезмәттәшләрегез белән бергә эшләвегезне сорыйм. Ялгыз
өлкән яшьтәге кешеләргә цифрлы тапшыруларга күчәргә ярдәм итү аеруча
мөһим", - дип йөкләде И.Метшин.
Искәртеп узабыз,
узган елның 15 ноябрендә РФ Хөкүмәте утырышында цифрлы эфир тапшыруларына күчү
планы расланган, ул ил субъектларында аналог сигналын этаплап сүндерүне үз
эченә ала. 3 декабрьдә пилот режимында аналоглы телетапшырулар Тверь өлкәсендә
тоташтырылды, ә бүген цифрлы телевидениегә күчүнең беренче этабы Россиянең
тагын 7 төбәгендә старт ала.