(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче февраль). Татарстан өчен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать
байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану темасы аеруча актуаль, чөнки безнең
республика – илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Бүген бу
хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан
Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән
файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан
Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Утырышта ТР Президенты
Рустәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Табигатьтән файдалану өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан
Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль
берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика муниципаль
берәмлекләре җитәкчеләре һ.б.
Рөстәм Миңнеханов
республиканың үткән елдагы төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында да
сөйләде. Төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,818 трлн. сум тәшкил
иткән, ҖТП күләме – 2,44 трлн. сум, төп капиталга инвестицияләр күләме былтыргы
дәрәҗәсендә калган. “Республикабызның барлык 38 программасы да уңышлы үтәлгән.
Быел 40лап программаны гамәлгә ашыру
планлаштырыла”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Шул ук вакытта
Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылучы проектлар, шул исәптән АСК
өлкәсендә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул
ассызыклаганча, төп бурыч – бу йогынтыны мөмкин кадәр киметү.
“Әлбәттә, яңа
проектлар иң катгый экологик таләпләр буенча гамәлгә ашырыла. Ләкин бездә 20-30
ел элек төзелгән җитештерүләр бар, алар безгә зур йөкләнеш бирә. Әмма акрынлап
вәзгыять үзгәрә. Аерым алганда, зур эш Түбән Камада башкарылды, анда 10-15 ел
элек хәл тагын да начаррак иде. Ә без нефть эшкәртүне 2 тапкыр арттырдык. Зур эш
яңа энергетик җайланмалар буенча башкарыла, алар да иң соңгы таләпләргә туры
килә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
атарстан
Президенты шулай ук республикада чүпләрне ликвидацияләү заводын төзү темасына
да тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, бу – калдыклар белән эш итүнең бөтен дөнья
практикасы. Токиода шәһәр эчендә шундый 21 завод эшли.
“Республикадагы
заводка килгәндә исә, төзелеш барышында иң заманча технологик хәл ителешләр
кулланылачак, халыкара экспертиза уздырылачак. Әйләнә-тирә мохиткә бернинди дә
тискәре йогынты булмаячак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул халыкка аңлату
эшләрен, проектны гамәлгә ашырганнан алар сәламәтлегенә берни дә янамаганын
аңлату эшләрен дәвам итәргә кушты.
Татарстан
Республикасы Президенты сүзләренчә, бизнес белән аралашканда күп сораулар килеп
туа. “Төгәл ачык диалог булырга тиеш. Әмма шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитне
саклауга аерым игътибар бирергә кирәк: лицензияләр бирүне, карьерларны
эшкәртүне тикшереп тору зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, ТР
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына “Экология” илкүләм проектын
гамәлгә ашыру өлешен җитди әзерләргә кирәк. Бу мәсьәләгә ул Россия Федерациясе
Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан сайланган депутатларын да җәлеп
итәргә өндәде.
Татарстан
Республикасы Президенты бүген кайбер торак пунктларында чүп чыгару операторлары
булмауны да кисәтте. Сәбәбе – юллар булмау. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәк
операторларының калдыклар белән эш итүләре билгеләнгән тарифларга туры килергә
тиеш.