(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Казан үзәгендә 957 автомобиль өчен яңа паркинг ачты. Комплекс
"Казан" милли-мәдәни үзәге янында урнашкан. Ачылыш тантанасында
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм "ТАИФ"
ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов катнашты.
Паркингны төзү
белән "ТАИФ" компанияләр төркеме шөгыльләнә. Яңа объект якындагы
урамнарны парковкаланган автомобильләрдән бушатырга, шулай ук Кремль яр буен
һәм Казанның тарихи үзәген ачарга тиеш.
"Казанның иң
күп йөри торган участокларының берсендә бу заманча уңайлы паркинг барлыкка
килде. Объектка ихтыяҗ булачак: янәшәдә дәүләт учреждениеләре, төрле
компанияләр урнашкан, моннан тыш, биредән яр буена чыгу юлы да бар.
"ТАИФ" компанияләр төркеме республикага ТАССР 100 еллыгына әзерлек
кысаларында беренче бүләк ясады. Без үз ягыбыздан әлеге комплекс инвесторларына
һәм төзүчеләргә рәхмәтебзне белдерәбез", - дип ассызыклады Рөстәм
Миңнеханов.
Татарстан
Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, киләчәктә комплекс белән янәшә балалар
күңел ачу паркы төзү планлаштырыла.
"Әлеге
объект - проектлаучыларның, төзүчеләрнең һәм заказчының җайга салынган
профессиональ эше нәтиҗәсе. Башкала автомобиль транспорты парковкаларын оештыру
белән бәйле бик күп проблемаларны хәл итәчәк заманча комплекска ия булды",
- дип өстәде "ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан
Шиһабетдинов.
Ачылу
тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов яңа парковканың техник җиһазландырылышын
карап чыкты. Паркинг 957 автомобиль урнаштырырга мөмкинлек бирә. Комплексның
зур өлеше җир астында урнашкан һәм яр буе авышлыгында яшерелгән. Җир асты
өлешенең дүрт катында - 895 машина урыны. Җир өстендә сәламәтлекләре ягыннан
мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен 62 парковка урыны һәм туристлык автобуслары
өчен тукталыш урыны урнашкан.
Җир асты өлешен
карау барышында Татарстан Республикасы Президентына электр машиналар өчен
зарядка станцияләре һәм шәхси бокслары белән контактсыз автомат юу урыны
тәкъдим ителде. Паркинг дәрәҗәсенең берсендә раритетлы автомобильләр күргәзмәсе
оештырылган иде.
Шулай ук Рөстәм
Миңнеханов, автомобиль руле артына килеп, түләү терминалының уңайлылыгын сынап
карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.