(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче февраль). Татарстанда 2018 елда әйләнә-тирә мохитне саклау
өлкәсендәге максатчан чараларга 6 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Бу хакта
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр
Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының
һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор)
Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясенең
киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Утырышта
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе
җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль
инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам
Гобәйдуллин, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һәм башкалар
катнашты.
Утырышта
катнашучылар 2018 ел өчен ведомстволарның эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар
һәм агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләделәр. Александр Шадриков
сүзләренә караганда, экологик керемнәрдән һәм республика табигый ресурсларыннан
файдаланган өчен керемнәр узган ел 1,1 млрд. сум тәшкил иткән.
Александр
Шадриков 2018 елда дәүләт экологик күзәтчелеге нәтиҗәләре буенча 6254 тикшерү
уздырылган, 6 меңнән артык хокук бозу кисәтелгән, дип хәбәр итте. Комплекслы
чаралар ачыкланган хокук бозулар санын 10% киметергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ел дәвамында
дәүләт инспекторлары тарафыннан 11 меңгә якын граждан мөрәҗәгате эшкәртелгән,
55,3 млн сумлык административ штрафлар һәм зыян түләтелгән, 35 җинаять эше
кузгатылган. Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау чаралары
132,9 млн. сумга башкарылган. Муниципаль берәмлекләр белән җайга салынган эш
1760 законсыз чүплек урынын бетерергә мөмкинлек бирде.
Хисап елында
Росприроднадзор тарафыннан ТР Министрлар Кабинетына төбәк объектлары өчен
рөхсәт ителгән иң чик калдыкларны билгеләү вәкаләтләрен тапшыру буенча пилот
проекты гамәлгә ашырылды. Рөхсәт документларын алган вакытта процедураларның
саны кимү җирле эшмәкәрләргә йөкләнешне шактый киметергә мөмкинлек бирде.
Министр сүзләренә
караганда, республика предприятиеләре атмосфера һавасына тискәре йогынтыны
киметү белән тәэмин ителгән. Әйтик, Казанның "Водоканал" оешмасы
чистарту корылмаларын капкачлар белән ябу буенча беренчел эшләрен төгәлләде.
Автотранспорт
чараларының тискәре йогынтысын киметү максатында, экологик газ-мотор ягулыгына
Татарстанда 2 меңнән артык транспорт чарасы күчерелгән, республиканың 482 АЗС
бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазландырылган.
Федераль хөкүмәт
йөкләмәләрен исәпкә алып, су басу зоналары чикләре билгеләнде. Федераль һәм
республика бюджеты акчалары хисабына 9 чара гамәлгә ашырылган. Гомуми озынлыгы
3 км чамасы булган ике елга үзәне чистартылган. Язгы ташудан булырга мөмкин 430
млн. сумлык зыян кисәтелгән. 4 гидротехник корылма ремонтланган, ике елга
участогында яр ныгыту үткәрелгән, 11 буа төбе чистартылган. 2 меңнән артык кеше
тискәре йогынтыдан сакланган.
2019 елдан
республика "Экология" милли проектын гамәлгә ашыруга керешә. Беренче
этапта Татарстан 3 федераль проектта катнашачак. 2021 елга кадәр республикага
4,8 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 4,26 млрд.сум - "Иделне
савыктыру" ("Оздоровление Волги") проекты буенча. ТКХ өлкәсендә
44 чистарту корылмасы төзү һәм модернизацияләү елганы савыктыру буенча төп юнәлеш
булып тора. 2024 елга агынты суларны пычрату күләмен 3 тапкырга киметү
планлаштырыла.
Александр
Шадриков хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ТР Мәгариф һәм
фән министрлыгы белән берлектә барлык муниципаль районнарда 96 экологик белем
бирү үзәге билгеләнгән. 8 меңнән артык
яшь кеше республикада экологик хәрәкәт активистлары булды. Республика халкы 11
тонна файдаланылган батарейкалар җыйды, бу узган ел белән чагыштырганда 2
тапкыр күбрәк. Алар барысы да Чиләбедә махсуслаштырылган предприятиегә алга
таба эшкәртүгә юнәлдерелгән.
ТР буенча
Росприроднадзор идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов үз чиратында узган ел
Россиядә калдыклар белән эш итү проблемасы аеруча кискен торганлыгын билгеләп
үтте. Чүп урнаштыру объектларын законсыз ташу һәм эксплуатацияләү эшчәнлеген
ачыклау һәм туктату кысаларында Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә 130 рейд
тикшерүе үткәрелде. Административ хокук бозу турында 73 беркетмә төзелде.
2018 елда
Федераль экологик күзәтелергә тиешле 3870-тән артык тискәре йогынты объекты
дәүләт исәбенә куелган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фәрит Хәйретдинов
шулай ук хисап елында Росприроднадзор базасында әйләнә-тирә мохитне саклау
буенча җәмәгать инспекторлары институты оештырылуын да билгеләп үтте. Аның
максаты - гражданнарның экологик җаваплылыгын һәм экологик күзәтчелекнең
нәтиҗәлелеген күтәрү, табигать саклау законнары таләпләрен үтәүне һәм табигый
ресурслардан рациональ файдалануны контрольдә тоту.