(Казан шәһәре
KZN.RU, 31-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм ММЧ вәкилләре белән бергә
торгызыла торган берничә тарихи объектта булды. Пресс-турда катнашучылар
сәүдәгәр Курманаев кибетләрен (Профсоюз ур., 1/8), Икмәк базары сәүдә рәтләрен
(Профсоюз ур., 10/14, 12, 14, 16) һәм Петр Лисицын йортын (Пушкин ур., 10)
карап чыктылар. Күпчелек биналарда торгызу эшләре тәмамлану стадиясендә.
"Безнең
хәтердә "Спутник" кинотеатры - кино афишлары белән тулган
тартма"
Ачыкланган мәдәни
мирас объекты - Профсоюз ур., 1/8 номерлы ике катлы бина - 1872 елда төзелгән,
биредә Казан сәүдәгәре Курманаев кибетләре урнашкан. XIX гасырда бу җанлы сәүдә
урыны булган. 1961 елда бина ХХ гасыр ахырына кадәр эшләгән "Спутник"
кинотеатры өчен үзгәртеп корыла. 2012 елда реставрация башланган вакытта аннан
бер генә стена калган, дип сөйләде проектның архитекторы Светлана Мәүлиева.
Хәзерге вакытта объектта эшләр тәмамланып килә, әзерлек дәрәҗәсе 90% тәшкил
итә, бизәү эшләре бара. Бинаның хуҗасы һәм подрядчысы "Восток-С" ҖЧҖ
якын-тирә территорияне төзекләндерергә һәм бинаның сәнгать яктыртуын башкарырга
планлаштыра.
"Без һәр
сакланып калгын кирпечне алдык, номер салдык, штукатуркадан чистарттык һәм
яңадан куйдык. Объектның уникальлеге безнең фундаментны ныгытып кына калмыйча,
бетон поясы ясатуыбызда гына түгел, 15 машина урынына җир асты парковкасын да
булдыруыбызда", – дип сөйләде Светлана Мәүлиева.
"2012 елда,
без тарихи үзәккә тотынганда, фасадның саклануына, тарихи бинаны саклап кала
алуыбызга шат булдык. Бу объект кулдан кулга озак күчеп йөрде. Акча, көч тапкан
компаниягә рәхмәт. "Безнең хәтердә "Спутник" кинотеатры - кино
афишлары белән тулган тартма. Эчтә дә һәрвакыт күңелсез иде. Иң яхшы истәлекләр
түгел. Әмма бүген шәһәр йөрәгендә, Кремль янында, шундый искиткеч мәдәни мирас
объекты бар!"- дип сокланды Илсур Метшин.
Бина үзенең
беренчел кыяфәтен быелның дүртенче кварталына алырга тиеш. Биредә мансардалы
сәүдә-офис үзәге һәм подвал катында парковка белән бер катлы корылма урнашачак.
Эчендә кибетләр, рестораннар һәм офис бүлмәләре урнашачак.
"Бу шәһәргә
карарта күрсәтелгән чын патриотизм очрагы. Әлеге объект чын күңелдә мәхәббәт,
шәһәр тарихына хөрмәт белән ясалган. Бик лаеклы булган, без фаразлаганга
караганда да яхшырак. Совет чорында, бигрәк тә хуҗасыз вакытында, сарайга
әверелгән мәдәни мирас объектыннан ни рәвешле тагын Казанның тарихи үзәгенең
йөзек кашы ясап булганын аңлап җиткерәлми идем. Сүзләр җитми. Үз вакытында
әлеге мәсьәләне күтәргән җәмәгатьчелек вәкилләренә, Казанны яратучы
архитекторларга, битараф булмаган шәһәрлеләргә, Президент Рөстәм Миңнехановка
рәхмәт", - дип ассызыклады И.Метшин.
"Биредә
булган нәрсәне сүз белән аңлатып булмый... Монда җимереклек иде"
Аннары
журналистлар Казанның баш архитекторы белән бергә Профсоюз урамы буенча Икмәк
базары комплексын һәм Пушкин урамы буенча Петр Лисицын – Михаил Емелин йортын
карадылар, аның флигелендә 1873 елда Федор Шаляпин туган.
XVII-XIX гасырга
караган Икмәк Базарының сәүдә рәтләре җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары
булып тора. Профсоюз урамы буенча урнашкан 10/14, 12, 14 һәм 16 номерлы биналар
Икмәк мәйданының архитектура ансамбле булып тора һәм шәһәрнең тулы бер
кварталын били. Икмәк мәйданының иң зур корылмасы - бүлмәләре арендага бирелгән
ике катлы бина.
Бүген бинаның
кулланылышы өлешчә торгызылган – биредә кафе һәм кибетләр урнашкан. Комплекс
милекчеләренең берсе – "Osnova" девелопер компаниясе - 2010 елда
реставрация эшләрен башлап җибәрде. Оешма директоры Эдуард Колтун комплексны
торгызуны ел ярымнан тәмамларга ниятли.
Пушкин ур., 10
йорт 1860 елда тимер белән сәүдә итүче Павел Лисицин өчен төзелгән. Бүген бина
төбәк әһәмиятендәге һәйкәл статусына ия. Йорт ишегалдында арендага бирелә
торган кирпеч флигел буулган, шунда 1873 елның 13 февралендә Федор Шаляпин туа.
Кызганычка каршы, ул сакланмаган. Соңрак Пушкин урамындагы йортта балык сату
хуҗалыгы, складлар, конторалар, кунакханә, төрле вак учреждениеләр урнашкан.
Бүген торгызу эшләре дәвам итә әле. Бинанвң иң кызыклы өлеше – иске агач
йортларга охшатып ясалганэчке ишегалды. Ишегалды диварларында кунаклар
борынгыларга охшатып ясалган тәрәзәләр күрә алалар, ә җәй көне танылган Россия
басы башкаруда әсәрләрне тыңлый алалар.
"Биредә
булган нәрсәне сүз белән аңлатып булмый... Монда җимереклек иде. Бинаның нигезе
җимерелгән, 10 елдан артык ул түбәсез торган, явым-төшемнәр беренче катка кадәр
диярлек стеналарны җимергән. Әлбәттә, беренче чиратта без объектның җимерелүен
туктату өчен барысын да эшләдек. Авариягә каршы эшләр үткәргәннән соң, без агач
белән эчке ишегалдын тышладык – бу күрше бинаның ялган дивары. Ул иске
йортларны сүтүдән калган такталар белән тышланган, аларга 100 елдан артык,
аларны Вологда өлкәсеннән алып кайтарттык. Шулай итеп без борынгы атмосфераны
торгызырга телибез. Беренче катта ресторан һәм офис бүлмәләре урнашачак",
– дип сөйләде "Капитал-плюс" идарә итүче компаниясе" ҖЧҖ
генераль директоры Дмитрий Овечкин. Ул шулай ук бинаның алгы ягы тарихи,
заманча булып калды, дип билгеләп үтте.
Казанның баш
архитекторы Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, шәһәрдә тарихи биналарны
торгызу һәм реконструкцияләү эше дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, бүгенге
көндә мәдәни мирас объектлары реестрында Казан буенча барлыгы 563 объект тора,
шуларның 119 – федераль дәрәҗәдәге, 376 – төбәк, 68 – җирле.