(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Узган ел Казанга 3 млн 200 мең турист
килгән - 2017 ел белән чагыштырганда 14% күбрәк. Казан Мэры Илсур Метшин
эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр өчен 3 млн турист чиген узу мөһим булуын
билгеләп үтте һәм 2030 елга амбициоз планнар – 5 миллион кунакны каршылау
турында сөйләде.
"Быел без
зур чикне үттек – өч миллионлы турист планкасын алдык. Без Суздаль, Ярославль,
Екатеринбург, Сергиев Посад кебек Россия туризмы ветераннарын узып киттек, -
дип шәрехләде нәтиҗәләрне И.Метшин. - 2030 елга планканы куябыз - 5 млн турист
каршылыйбыз. Димәк, Санкт-Петербург, Берлин, Мюнхен, Торонто кебек шәһәрләрне
узу дигән сүз. Әйе, бу бик авырйөк, ләкин без күккә бармак белән төртмшскш
тырышабыз, планнар корабыз, туристлык ярминкәләрендә үзебез турында белдерәбез,
коллегалар белән эшлибез, мңан мисал Астана, Париж һәм башка шәһәрләр".
Казан кунаклары
арасында чит ил туристлары саны артты - Татарстан башкаласына Кытай, Колумбия,
Германия, Иран, АКШ кешеләре килде, дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры
Дарья Санникова.
Туристлар ешрак
Казанга поездларда килгән, әмма шул ук вакытта самолетлардан файдаланучы
сәяхәтчеләр саны 3,2% арткан. Моңа узган ел Аланья, Тбилиси, Батуми, Тегеран,
Болонья, Минск, Пардубице, Хайкоу, Шарджа кебек яңа авиарейслар ачу ярдәм итте,
моннан тыш, Казаннан хәзер Махачкала, Ярославль, Усинск, Новосибирск,
Белгородка очулар гамәлгә ашырыла.
Дарья Санникова
сөйләгәнчә, Казанга килгән урта статистик туристның портреты - 24 яшьтән алып
34 яшькәчә хатын-кыз, кияүдә, югары белемле, урта звено белгече һәм 45 мең
сумнан артык табыш ала.
Гадәттәгечә,
туристлар өчен иң кызыклы объектлар булып "Казан Кремле"
музей-тыюлыгы кала бирә, узган ел ул 2 млн 928 мең 900 кунак булган.
"Казан Ривьера" күңел ачу комплексы да популяр – 2018 елда анда 837
мең 712 турист булды. Шулай ук Кремль яр буе да популярлаша - 2018 елда анда 1
млн 200 мең кеше булган.
Шәһәрнең танылу
дәрәҗәсен арттыру аның эре туристик күргәзмәләрдә катнашуына бәйле, дип
билгеләп үтте Дарья Санникова. "2018 елда Казан Минск, Берлин, Париж,
Мадрид, Барселона, Варшава һәм Стамбулда халыкара туристик күргәзмәләрдә үзенең
фирма стенды белән тәкъдим ителде. Һәр күргәзмәдә Казанның туристик потенциалы
презентациясе үткәрелде, полиграфия материаллары таратылды, Казан турында
виртуаль чынбарлык күзлекләрендә видеороликлар күрсәтелде, адреслы очрашулар
уздырылды. Без Казанны Париж, Мадрид һәм Барселона туроператорлары буклетларына
кертүгә ирештек. Элегрәк алар Мәскәү һәм Санкт-Петербургны гына тәкъдим итә иде",
- дип хәбәр итте Д.Санникова.
Шулай ук Казанның
туристик потенциалы Болгария, Германия, Төркия һәм Шанхай, Ханчжоу, Чжэнчжоу
һәм Иу шәһәрләрендә тәкъдим ителде. Казанны халыкара туризм базарында алга
этәрү эше быел да дәвам итәчәк.
Соңгы ике елда
Казанда хостеллар саны арту күзәтелә. "Бу безнең шәһәргә туристлар
агымының тотрыклыгына дәлил булып тора, - дип билгеләп үтте Дарья Санникова. -
Әгәр 2017 елда шәһәрдә 10 хостел ачылган булса, 2018 елда – тагын 30. Аларның
күбесе рәсми классификация узу турында таныклык булу белән ачыла".
Казанда туристик
навигация урнаштыру буенча эш дәвам итте. Көз көне шәһәрдә һәйкәлләрне
күрсәткән 18 пюпитр, хәрәкәт юнәлешенең 28 мәгълүмати күрсәткече һәм Казанның
рус, татар һәм инглиз телләрендә 4 картасы урнаштырылды.
Узган елда иң зур
чаралар турында сөйләгәндә, Туризм үсеше комитеты директоры "Әй,
Казаны" квестын, "Фанфары Казани", "Тәмле Казан", "Испаниягә
тәрәзә", "КышДаКар-фест" һәм "Төнге велофест"
фестивальләрен билгеләде. Шәһәр башлыгы киләчәктә дә Казанда креатив чараларны
дәвам итәргә кушты.