(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). 1 июльдән Казанда вентиляцион
каналларга һәм төтен чыгару юлларына хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт өчен
бер квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен күләмендә аерым тариф урнаштырылачак. Бүген
эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре
буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин элек вентиляцион каналларга һәм төтен
чыгару юлларына хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау биналарның төп элементларын
ремонтлауга зыян китергәнлеге турында сөйләде.
Казан Мэры Илсур
Метшин интернет-кабул итү бүлмәсенә газ колонкалары эше буенча халыктан
сораулар килә башлаганын билгеләп үтте һәм бу өлкәдә контроль системасы ничек
эшләве белән кызыксынды. И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, күпфатирлы йортларның
төтен суырту һәм вентиляция системалары торышына диагностика үткәрергә кирәк,
газ колонкалары һәм ачык камералы контурлы казаннар белән җиһазландырылган 2238
йортны тикшерергә кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк: йә
каналлар төзекләндереләчәк, йә газ колонкаларын кайнар су әзерләү буенча индивидуаль
җылылык пунктларына алыштыру зарур. Казанда ике карарны да гамәлгә ашыру
мисаллары бар, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Әлеге эшнең
мөһимлеген раслап, докладчы түбәндәге саннар китерде. 2018 елда Казанда күп
фатирлы йортларда яшәүчеләрнең ис газы белән агулануның 4 очрагы теркәлгән -
барлыгы 18 кеше зыян күргән. Агымдагы елның тулы булмаган беренче аенда инде 3
агулану очрагы булган, 12 кеше зыян күргән. Барлык очракларда да корбаннар юк.
Әлеге һәлакәтләрнең барысы да ачык камералы газ колонкасы белән
җиһазландырылган фатирларда булды, дип билгеләде И.Гыйниятуллин. Ул сөйләгәнчә,
барлык фатирларда да пластик тәрәзәләр урнаштырылуын, тикшерү суырту
вентиляциясенең саф һава агымы шартларында эшкә сәләтлелеген күрсәтте. "Ис
газы белән агулануның төп сәбәбе - газ җиһазлары эшләгәндә һаваның тиешле
циркуляциясе булмау", - дип ассызыклады докладчы.
"Газ
колонкалары белән җиһазландырылган күпфатирлы йортлар тәрәзәләрнең һәм керү
ишекләренең һаваны үткәрергә сәләтле булу-булмавын исәпкә алып проектланды.
Пластик тәрәзәләр, шулай ук тыгызлаткычлы керү ишекләре урнаштыру суырту
вентиляциясенең нормаль эшләве өчен, шулай ук газ приборларын куркынычсыз
эксплуатацияләү өчен кирәк булган һава агымы үтүенә комачаулый, – дип аңлатты
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Кухняда тарттыру системассы, юыну
бүлмәсендә вентиляция, саф һава кушылмаган очракта, фатирга төтен чыга торган
һәм җылыту колонкаларыннан яну продуктлары үтүгә ярдәм итә ала".
И.Гыйниятуллин бу
проблеманы хәл итү юлларының күптән билгеле булуын билгеләп үтте - тәрәзәләрдә
яңа һава агымын тәэмин итүче һәм җылылык югалтуга каршы торучы махсус
клапаннар. Гадәттә алар заманча пластик тәрәзәләр модельләрендә бар инде.
"Әмма иске йортларда, кагыйдә буларак, иң арзанлы конструкцияләр яки әлеге
җайланмалар булмаган искергән модельләр тора. Бу яну продуктларының бер
фатирдан икенче фатирга эләгүенә китерергә мөмкин. Яңа һава агымнары булмау
шартларында кешеләрнең исле газ белән агулану куркынычы көчәя", - дип
искәртте спикер.
Казан Мэры Илсур
Метшин Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга һәм район
башлыкларына казанлыларга газ колонкаларын тикшерү ысулларын аңлатуны йөкләде.
"Шәһәр халкына газ колонкаларын үз көчләре белән ничек һәм кайда
тикшерергә мөмкин булуын оператив җиткерүегезне сорыйм. Шик булса,
"Горгаз" белгечләрен, идарәче компанияне чакырырга. Моңа аерым
игътибар бирергә кирәк, чөнки кешеләрнең иминлегенә кагыла", - дип
билгеләде шәһәр башлыгы.