(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). 20 майдан 24 майга кадәр,
WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты алдыннан, Казанда "Яшь
профессионаллар" (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалы узачак.
Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин әлеге чараларны югары дәрәҗәдә
оештырырга, шулай ук Казан катнашучыларын булачак ярышларга әзерләргә кушты.
Икътисади үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов илкүләм чемпионатка республика җыелма
командасының киңәйтелгән составына 36 компетенция буенча 47 катнашучы керүен,
аларның 30-ы – Казан егет-кызлары булуын хәбәр итте. "Хәзер төп бурыч -
катнашучыларны әзерләү. Билгеле булганча, иң кыйммәтле капитал - кешеләр.
Кадрлар барысын да хәл итә", - дип ассызыклады А.Вәлиәхмәтов.
"Без,
һичшиксез, махсус компетенцияләр үзәкләрендә булачакбыз, кураторлар, тренерлар,
укучылар белән аралашачакбыз. Алар белән буш вакытларында үз осталыклары
дәрәҗәсен күтәрә алсын өчен тагын нәрсә эшләргә мөмкинлеге хакында фикер
алышачакбыз. Без аларга, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез", - дип шәрехләде
И.Метшин.
А.Вәлиәхмәтов
хәбәр иткәнчә, республиканың һәр министрлыгы һәм ведомствосы билгеле бер
компетенциянең тармак билгесе буенча беркетелгән. Казан Башкарма комитетына
флористика, кондитер һәм пешекчелек эше, ресторан сервисы һәм чәчтараш сәнгате
кебек юнәлешләр беркетелгән. "Әлеге юнәлешләр буенча, махсус
компетенцияләр үзәкләре белән берлектә, шәһәр Башкарма комитеты катнашучыларны
әзерләүгә зур өлеш кертә. Уку йортларына конкурс мәйданчыкларын төзүдә һәм
кирәкле чыгым материаллары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтелә", - дип
сөйләде докладчы. Мәсәлән, Халыкара сервис көллиятендә, Казан сәүдә-икътисад
техникумында һәм 41-нче һөнәри көллияттә яшь белгечләрне әзерлиләр. Хәзерге
вакытта халыкара стандартлар буенча расланган графиклар кысаларында көчәйтелгән
әзерлек бара.
А.Вәлиәхмәтов
искәртеп узганча, узган елгы WorldSkills илкүләм чемпионатында Көньяк Сахалинда
Казан катнашучылары "Флористика" һәм "Ресторан сервисы"
компетенцияләре буенча алтын медаль һәм "Пешекче эшендә" көмеш медаль
алып, ярышлар призерлары арасына кергән. Моннан тыш, "Ресторан сервисы"
юнәлеше буенча яшүсмерләр арасында тагын бер алтын бүләк алынды.
Исегезгә
төшерәбез, 21 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр Казанда WorldSkills стандартлары
буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы узды. 24
гыйнварда вакытны киредән санаучы стела ачылды. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
әлеге вакыйга дөнья чемпионаты башланырга кадәр финиш сызыгын билгеләде, аны
шәһәр түземсезлек белән көтә һәм җентекләп әзерләнә. "Гадәттә, масштаблы
чараны без федераль һәм республика хезмәттәшләребез белән тыгыз элемтәдә
оештырабыз", - дип билгеләп үтте И.Метшин.