(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле
дүшәмбе вакытында район башлыкларының ишегалларында кар җыештыру буенча
хисапларын тыңлады. Квартал эчендәге йөрү һәм ишегаллары Казанның барлык районнарында
да канәгатьләнерлек хәлдә, дип ышандырдылар район администрацияләре башлыклары.
Алар бертавыштан билгеләп үткән төп проблемаларның берсе - ишегалларында кар
чистарту техникасы йөрүгә һәм эшенә комачаулаучы машиналар.
Авиатөзелеш һәм
Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Роберт
Гарипов районнарда ишегалды территорияләрен җыештыруда көн саен 689 ишегалды
җыештыручысы, 51 махсус техника берәмлеге һәм 33 кече механизация чарасы
кулланылуы турында сөйләде. Шул ук вакытта бүгенге көндә район территориясендә
булган 1189 йортның 1098-ендә йөз процент чистарту эшләре башкарылган. Кыш
башыннан бирле район территорияләреннән 2590 тонна кар чыгарылган.
"Районнарда ишегалларының торышы канәгатьләнерлек, юл буенда торган транспорт
аркасында квартал эчендәге һәм җирле юлларны чистарту сроклары шактый
арта", - дип зарланды Р.Гарипов һәм эшләр җыештыру турында кисәтүче
аншлаглар урнаштырып башкарыла, дип өстәде. "Халык мөрәҗәгатьләренең күп
өлеше бистәләрне җыештыру мәсьәләләре буенча килә, анда грейдер белән эшләү
генә каралган. Бистәләрдә урамнарны чистарту өчен өстәмә техника җәлеп
ителә", - дип хәбәр итте башлык урынбасары.
Киров һәм Мәскәү
районнары территориясен җыештыруга 300 ишегалды җыештыручысы, 100 юл эшчесе һәм
110 берәмлектән артык кар чистарту техникасы җәлеп ителгән. Районнар хакимияте
башлыгы Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларда 1,5 меңнән артык
камера ишегалларын һәм йорт эчендәге юлларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын
җыештыру сыйфатын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Ишегалларын җыештырганда
халык үзе дә зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, 1 гыйнвардан "Ачык Казан" һәм
"Халык контроле" сервисларына кар чистарту сыйфаты буенча 900-дән
артык мөрәҗәгать килгән. Барлык гаризалар да эшләнде, дип ышандырды С.Миронов.
Казанның Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов кыш башыннан бирле
районнар территорияләреннән 150 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр
итте. Урамнарны җыештыруга тәүлек саен уртача 167 берәмлек техника һәм 150-дән
артык юл эшчеләре чыга. Җыештыру вакытында туристик маршрутларга, үзәк
магистральләргә һәм җәяүлеләр сукмакларына аерым игътибар бирелә.
Совет районы
ишегалларындагы хәлләр турында администрация башлыгы Роман Фәтхетдинов
мәгълүмат бирде. Мәсәлән, җыештыру эшләрендә көн саен 460 ишегалды җыештыручысы
һәм 46 берәмлек техника җәлеп ителгән. "1172 йорт яны территориясе
норматив хәлгә китерелгән, бу 94% тәшкил итә, йорт яны территорияләрен сыйфатлы
җыештыру өчен күп сандагы автотранспорт комачаулый", – дип хәбәр итте
район башлыгы, беренче чиратта районда социаль инфраструктура объектларына –
хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә керү юллары чистартыла, дип
өстәде.
Казан Мэры
коммуналь хезмәтләргә йомшармаска, ә район башлыкларына кар чистарту мәсьәләсен
аерым контрольдә тотарга, "Ачык Казан" һәм "Халык контроле"
сервисларына кергән мөрәҗәгатьләрне җентекләп тикшерергә һәм аларга оператив
рәвештә җавап бирергә кушты. "Якын көннәрдә шәһәрдә көчле кар явуы
көтелми, шуңа күрә бу вакыт эчендә барлык проблемалы зоналарны да эшләп
бетерергә тырышыгыз", – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.