(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Бүген атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсендә
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең тарихи үзәгендә
объектларны торгызу барышы турында хәбәр итте.
Казанның мәдәни
мирас объектлары реестрында 563 объект тора, шуларның 119 – федераль
дәрәҗәдәге, 376 – төбәк, 68 – җирле. Шул ук вакытта 2018 елда саклауга 10
мәдәни мирас объекты куелган, шул ук вакытта 2017 елда – нибары 4.
Иң мөһим
объектлар арасында Т.Прокофьева Мәрҗәни һәм Солтан урамнары киселешендәге
кварталны төзекләндерүне билгеләп үтте. 2018 елда милекче Мәрҗәни урамы буенча
1883 елда төзелгән Бикмөхәммәтов йортын тулысынча торгызган, хәзер бинада
ресторан комплексы урнашкан. Якын арада Мәрҗәни ур., 12 адресы буенча урнашкан
йортны торгызу көтелә.
Профсоюз урамы
буенча Икмәк базары комплексын реставрацияләү эшләре дәвам итә. "Монда
бинаны реставрацияләп кенә калмыйча, Бауман урамыннан ишегалды киңлеген
сыйфатлы итеп төзекләндерү, алга таба аны туристлык маршрутлары объектларына
кертү мөһим. Кызганычка каршы, әлеге ниятләрнең тормышка ашырылуын тоткарлаучы
фактор - ишегалды территориясендә ачык җылылык трассасы булу", - дип
сөйләде объектны реставрацияләү кыенлыклары турында шәһәрнең баш архитекторы.
Моннан тыш,
агымдагы елның дүртенче кварталы өчен 1961 елда "Спутник" кинотеатры
өчен үзгәртеп корылган сәүдәгәр Курманаев лавкалары бинасы беренче кыяфәткә
китереләчәк. Бинаның контуры тәмамланган, Чернышевский урамы ягында фасад
буенда тышкы диварлар һәм урам баскычлары торгызылган.
"Соңгы
елларда тарихи мирасны саклау эшендә зур эш башкарылды, әмма шуның белән бергә,
2013 елгы Универсиадага әзерлек чорында күп кенә һәйкәлләрне эчке торышына
игътибар итмичә, тышкы яктан гына торгызылуына игътибар итәсем килә. Кызганычка
каршы, әлегә кадәр матур булса да, буш тарихи биналар күрергә мөмкин. Кызганыч,
алар шәһәр тормышына кертелмәгән", - диде Т.Прокофьева.
Казан Мэры Илсур
Метшин башкарылган эшне тулаем алганда югары бәяләде. Тарихи биналарның
функциональ тулылануы турында сөйләгәндә, ул объектларның тышкы кыяфәтен генә
торгызуга файда китермәвен билгеләп үтте. "Кызганычка каршы, эшмәкәрләр
өчен беренче чиратта икътисад мөһим. Анда да тормыш кайнап торыр дип ышаныйк.
Барысына да вакыт кирәк", - дип ассызыклады Мэр.
Шәһәр башлыгы
шулай ук торгызу эшләре күп булган берничә объект турында да искәртте.
"Пушкин урамындагы йорт турында шулкадәр күп сүз булды: бу хакта күп
яздык, без моңа аерым игътибар бирдек, республика Президенты берничә тапкыр бу
мәсьәләне комиссиягә куйды. Ниһаять, ул хәл ителде. Элеккеге "Спутник"
кинотеатры бинасын берничә милекче алыштырган һәм, ниһаять, бик лаеклы хәлгә
килә. Тормыш Фукс йортына кайта, гәрчә үз вакытында ул күтәрә алмаслык йөк
булып тоелса да. Тик анда милекче табылган. Ярый әле, эш дәвам итә һәм ул
системалы. Әлбәттә, ул кимеми, әмма хәрабәләр азая", - дип ышаныч белдерде
И.Метшин.
2018 елда
Татарстан Президенты кушуы буенча ТР Президенты киңәшчесе Олеся Балтусованың
кураторлыгы астында Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү
башланды. Эшкә Мәскәү Генплан институтының, Югары икътисад мәктәбенең, гамәли
урбанистка үзәгенең белгечләре, Казанның битараф булмаган кешеләре,
архитекторлар, урбанистлар, һәйкәлләрне саклау өлкәсендәге белгечләр,
архитектура-төзелеш университетының студентлары һәм укытучылары җәлеп ителде.
"Эшнең асылы
- белгечләрнең, түрәләрнең, инвесторларның, шәһәрлеләрнең һәм башка кызыксынган
затларның фикерләрен исәпкә алып, Казанның тарихи үзәге үсеше күренешен
формалаштырудан гыйбарәт. Эшләр 2020 ел башына тәмамланыр, дип көтелә", -
диде Т.Прокофьева.
Казан үзәгендәге
яңа биналарны проектлауда кыенлыклар булу сәбәпле, бу эш тарихи үзәк чикләрендә
төзелеш ниятләре булган архитекторларга һәм милекчеләргә, шәһәребезнең уникаль
архитектура һәм шәһәр төзелеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, уйланылган һәм
реалистик карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк", - дип аңлатты шәһәрнең баш
архитекторы. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа концепция шәһәр Башкарма
комитеты ихтыяҗларына дә җавап бирәчәк. "Ул безне һәр аерым объект буенча
кулдан идарә итүдән азат итәчәк", – дип ассызыклады Мэр.
Киңәшмә барышында
билгеле булганча, "Кольцо" сәүдә үзәге милекчесе бинаны конкурс
нигезендә реконструкцияләү проектын эшләү турында карар кабул иткән. Хәзерге
вакытта Архитектура идарәсе белгечләре һәм шәһәр төзелеше советы әгъзалары
катнашында бәйгенең нигезләмәсе һәм расланганнан соң бастырылачак техник бирем
әзерләнә.
"Үзәкнең
үзгәрүе мөһим. Моны шәһәр халкы күрә, моны кунаклар билгеләп үтә, шуңа күрә эш
дәвам итәчәк, ул системалы булачак, һәм без моңа зур игътибар бирәбез. Моннан
тыш, без архитектур бәйгеләр белән эшләргә өйрәнәбез. "Кольцо"ны
реконструкцияләү өчен дә милекчеләр җәмәгатьчелекне, экспертларны җәлеп итеп,
ачык архитектура бәйгесе оештырырга һәм иң яхшылар арасында яңа проект сайларга
карар кылдылар", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.