(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче гыйнвар, Ксения Швецова, Алена Мирошниченко). Бүген Казанга
рәсми визит белән Башкортостан Республикасы делегациясе килде. Күрше төбәк
кунаклары Татарстан башкаласының шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында тәҗрибәсен
өйрәнү өчен килгән. Аерым алганда, бүген Башкортстан хакимияте җитәкчесе
Александр Сидякин һәм Уфа Мэры Өлфәт Мостафин Казанның төзекләндерелгән
иҗтимагый киңлекләрен карап чыктылар.
Уфа делегациясен
сәламләп, Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ике республика арасында
тәҗрибә алмашу традицияләре күп еллар элек салынган. "Без һәм
командаларыбыз киләчәктә дә дустанә мөнәсәбәттә булуларын телибез. Безгә
һәрвакыт Уфада һәм Башкортстанда өйрәнерлек нәрсәләр бар, сез күп эшләр
башкарасыз", - дип билгеләде И.Метшин.
Өлфәт Мостафин,
үз чиратында, элек Казанда булса да, Уфа администрациясе башлыгы сыйфатында
Татарстан башкаласына беренче тапкыр килүен билгеләп үтте. "Без Казанга
килергә һәм шәхсән карарга, ниндидер яхшы нәрсәне үзләштерергә, тәҗрибә белән
уртаклашырга кирәк дип таптык", - диде ул. "Сез Татарстанның закон
чыгару өлкәсенә зур өлеш керттегез, кешеләрнең мәнфәгатьләренең яхшы лоббисты
булдыгыз. Зур муниципалитет Мэры буларак миңа катлаулы мәсьәләләр өчен
курыкмыйча эшләүче профессионаллар белән эшләү һәрвакыт күңелле булды", -
диде Илсур Метшин, Александр Сидякинга мөрәҗәгать итеп. Исегезгә төшерәбез,
2011 елдан ул Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты, ә 2018 елның
октябреннән - Башкортстан Республикасы Администрациясе җитәкчесе иде.
"Минем өчен
Уфаның Казан, Башкортостанның Татарстан белән урнашкан мөнәсәбәтләре аерым
әһәмияткә ия, - диде үз чиратында А.Сидякин. – Без республика һәм шәһәр
җитәкчелегенә, Татарстанга һәрвакыт зур хөрмәт белән карадык. Күп эшләр
Башкортстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен үрнәк булып тора".
Уфа делегациясе
Татарстан башкаласына үзенең визитын иҗтимагый киңлекләрне караудан башлады.
Парк һәм скверларны төзекләндерү барышы турында кунакларга Казан Мэры Илсур
Метшин һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман
сөйләделәр. Беренче чиратта кунаклар Әбсәләмов урамындагы "Ак
чәчәкләр" бульварын карадылар. Аның барлыкка килүенә ярты ел кала биредә
зур йөк машиналары кую һәм төзелеш чүп-чарыннан өемнәр була. Хәзер яңа бульвар
күрше иҗтимагый киңлекләрне – Җиңү паркын һәм "Истанбул" скверын
тулыландырып кына калмый, җирле халыкка җәмәгать транспорты һәм йортлар
тукталышларына имин һәм уңайлы үтеп керүен тәэмин итә.
Бульвар, Казанның
башка парклары һәм скверлары кебек үк, үзенең креатив бизәлеше белән аерылып
тора. Мәсәлән, кызыклы арт-объектлар арасында Уфа кунакларына татар алфавиты
хәрефләре белән басма машинкалар күрсәттеләр, алар кунакларны Ямашев проспекты
ягыннан каршы алалар. Аларны булдыру идеясе Габдерахман Әбсәләмов өчен заказга
ясатылган иске китап басу машинасы образы ярдәмендә туган.
Делегация шулай
ук "Ак чәчәкләр" бульварында урнашкан башка рекреацион мәйданчыкларны
да карады: балалар шәһәрчеге, тыныч ял итү урыннары һәм яңа иҗтимагый киңлектә
аерым атмосфера тудыра торган башка объектлар.
Сәяхәт барышында
кунаклар бульварда ачылган яңа кафега кереп киттеләр. Наталья Фишман
ассызыклаганча, Татарстанда һәм аның башкаласында яңа проектлар барлыкка
килгәч, республика һәм шәһәр җитәкчелеге шунда ук бизнесны җәлеп итә һәм
башлангыч этапта ук эшкуарлар өчен кирәкле барлык челтәрләр белән эшләү өчен
кирәкле булган объектларны проектлый. Уфа кунакларын Горкин-Әмәт урманы таң
калдырды, аның территориясендә ике катлы чаңгы базасы эшли, анда спорт
инвентарьларын прокатка алырга була. Исегезгә төшерәбез, территорияне
төзекләндерү 2016 елда башланды. Урман паркындагы беренче һәм икенче чират
кысаларында яктыртылган чаңгы трассалары сузылды, җәяүлеләр һәм велосипед
юллары төзекләндерелде, арт-объектлар, керү төркемнәре урнаштырылды, памп-трек,
фонтан, "Дом" экоүзәге, шулай ук спорт инвентаре прокаты пунктлары
һәм башка объектлар ачтылар. Узган ел реконструкциянең өченче этабы узды, аның
барышында арт-объектларга яңа җәяүлеләр юллары, этләрне йөртү өчен мәйданчык
барлыкка килде.
Кунаклар урман
паркы буйлап йөрделәр, чаңгы базасы бинасын карадылар, узган елның кыш көне
Горкин-Әмәт урманын реконструкцияләүнең икенче чираты кысаларында ачылган
балалар экоүзәгендә булдылар. Бүген үзәк базасында экологик юнәлешле
мастер-класслар, берләшмәләр дәресләре, төрле табигать саклау чаралары
үткәрелә.
"Боларның
барысын да шәһәр өчен кем әзерли - бер холдингмы яки кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектларымы?" - дип кызыксынды Уфа Мэры, Казан паркларын бизәп торучы
арт-объектлар һәм скульптураларның фотоларын карап. Н.Фишман аңлатканча,
нигездә, бу эшне предприятиеләр үз көчләре һәм кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектлары башкара.
Күрше республика
кунаклары урман-паркын төзекләндерү дәрәҗәсен югары бәяләделәр һәм Казанның
иҗтимагый киңлекләрне булдыруда тәҗрибәсе теләсә кайсы эре Россия шәһәре өчен
файдалы булырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр.
Паркларны карауда
шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, "Парклар
һәм скверлар дирекциясе" җитәкчесе Марат Закиров һәм башкалар катнашты.
Уфадан килгән
делегациянең Казанда булу программасы моның белән тәмамланмый: кунаклар шулай
ук шәһәрнең башка паркларын да карап чыгачак, Кремль яр буенда һәм Иске Татар
бистәсендә булачак.