(Казан шәһәре KZN.RU,
21-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Узган ел Татарстан башкаласында 21023 бала
дөньяга килгән. Казанда теркәлгән туучылар саны үлүчеләр саныннан 37% артып
китә. Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан башкаласы Россиянең күп кенә эре
шәһәрләреннән алда бара. Казанда демографик хәлнең ничек үзгәрүе, казанлылар
ничә елда гаилә коруы һәм никадәр еш аерылышулары турында бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма
Миңнуллина сөйләде.
7 ел Казан
демографик рекорд куйды
Моннан берничә
дистә ел элек Татарстан башкаласында, Россиянең күп кенә шәһәрләрендәге кебек,
туучылар саны бик түбән иде. 1994 елдан 1998 елга кадәр шәһәрдә ел саен 10
меңнән артык бала дөньяга килә, ә 20 ел элек туучылар санының тарихи минимумы
теркәлгән – 1999 һәм 2000 елларда 9 меңнән кимрәк бала дөньяга килгән. Әмма
2000-нче еллар башыннан туучылар саны арта башлаган, ә инде 2010 елдан бирле
Казан демографик максимумнар билгеләгән.
Узган ел
нәтиҗәләре буенча күпьеллык үсештән соң туучылар саны 4% кимегән, бу объектив
сәбәпләргә бәйле. "Хәзер, нигездә, 90-нчы елларның аз санлы буын вәкилләре
әниләр һәм әтиләр булалар. Нәкъ менә шуңа күрә соңгы ике елда без шәһәрдә
туучылар санының азаюын күзәтәбез", – дип аңлатты Римма Миңнуллина һәм
шуны исәпкә алып, бүген Татарстан башкаласында 2000 елга караганда 2,3 тапкыр
күбрәк бала туа, дип өстәде. Бу соңгы берничә ел дәвамында туу структурасы
үзгәрүе белән аңлатыла - хәзер ешрак гаиләләр икенче һәм аннан соңгы бала
табала, ә элек - дөньяга килгән балаларның күпчелеге беренче балалар булып тора
иде. Әйтик, узган ел яңа туган балаларның 44% беренче балалары, 56% икенче һәм
аннан соңгы балалар булган. Узган ел 305 гаиләдә игезәк балалар туган, 7
гаиләдә - өч игезәк бала. Алдагы еллардагы кебек үк, малайлар кызлар белән
чагыштырганда күбрәк туган (малайлар – 10865, кызлар – 10158).
Р.Миңнуллина
шулай ук ата-аналар балаларына биргән иң популяр һәм гадәти булмаган исемнәр
турында сөйләде. Мәсәлән, 2013 елдан башлап иң киң таралган ир-ат исемнәре саны
үзгәрешсез кала - бу Әмир, Кәрим һәм Тимур. Кызлар арасында лидерлар өчлеге –
София, Ясминә, Әминә. 2018 елда теркәлгән балаларның иң кызыклы исемнәре -
Аарон, Лазарь, Томислав, Польза, Севара, Галиябану.
Туучылар саны
үлүчеләр саныннан 37% артык
2018 елда
үлүчеләр турында 13203 акт теркәлгән – бу соңгы 25 ел эчендә иң түбән үлем
дәрәҗәсенең берсе. Шул ук вакытта, спикер билгеләп үткәнчә, үлем турындагы
актларның яртысы диярлек 75 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга карата теркәлгән.
Гомумән алганда,
Казанда теркәлгән туучылар саны теркәлгән үлүчеләр саныннан 37% артып китә.
Идел буе федераль округының Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Самара кебек миллионлы
шәһәрләре арасында Татарстан башкаласы иң яхшы күрсәткечкә ия, дип билгеләп
үтте Р.Миңнуллина. "Әгәр кайбер мегаполисларда үлүчеләр санының күрсәткече
туучылар саны күрсәткеченнән югарырак булса, Казан 2009 елдан башлап актив үсә
торган шәһәр", - дип өстәде ул. Демографик мәгълүматлар 90-нчы еллар
уртасында булган социаль һәм икътисади процессларны объектив чагылдыра, дип
билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул агымдагы демографик вәзгыятьнең өч мөһим
трендына басым ясады. "Беренчесе - 20 мең туган балага планканы үтеп, без
аны киметмибез инде. Икенчесе - күп кенә гаиләләр икенче, өченче бала үстерә,
узган ел балаларның 15% күп балалы гаиләләрдә туган. Бигрәк тә шуны билгеләп
үтәргә кирәк, бездә туучылар һәм үлүчеләр саны 37 процентка туучылар файдасына
бара. Бу безнең халык саны үсә торган шәһәр булуыбыз турында сөйли, шуңа күрә
без киләчәккә оптимизм белән карыйбыз".
Шәһәр башлыгы
шулай ук туучылар саны күп булуы социаль инфраструктураны үстерү эшен даими
дәвам итәргә мәҗбүр итә, дип өстәде һәм балалар бакчалары һәм мәктәпләр
төзелеше буенча республика һәм федераль программалар монда зур роль уйнавын
билгеләп үтте. "Бу нәтиҗәләр безне социаль инфраструктура үсешен һәм
вәзгыятьне игътибар белән фаразларга мәҗбүр итә. ТР Президенты һәм хөкүмәттәге
коллегаларыбыз ярдәме белән без балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхаухынәләр
төзелеше мәсьәләләрен уңышлы хәл итәбез. Беренче сыйныф укучылары агымы зур,
быел эшне дәвам итәчәкбез", - диде И.Метшин һәм Казанда 3 яшькә кадәрге
балаларны урыннар белән тәэмин итү программасы кысаларында 1990 урынга
исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзелүен искә төшерде. Шуны да искәртик:
"Жилище" федераль максатлы программасы буенча "Светлая
долинада" 340 урынга исәпләнгән һәм "Станция Юбилейная"
(Спортивная) торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелә.
20 ел эчендә
никахлар саны 2 тапкырга арткан, ә аерылышучылар саны - артмаган
Узган ел
үзләренең никахларын 10477 пар теркәгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 7,9%
кимрәк, дип сөйләде ГХАТ идарәсе җитәкчесе. Әмма бу күрсәткеч 1998 ел
дәрәҗәсеннән 2 тапкыр артып китә, ул чакта нибары 5387 никах теркәлгән.
Никахка керүнең
иң актив чоры - 25 яшьтән 34 яшькә кадәр. Әмма искәрмәләр дә бар – узган ел
никахларын теркәгән иң олы кияүгә 81 яшь, ә кәләшкә 77 яшь булган.
"Гаиләне
булдыру кыен түгел, аны саклап калу авыр, – дип билгеләп үтте спикер. - 2018
елда аерылышу турында 4788 акт теркәлгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 157
актка күбрәк". Узган ел, гадәттәгечә, аерылышуларның 33% яшь гаиләләргә
туры килгән, аларның тормыш стажы 5 елга кадәр булган. Шуны да билгеләп үтәргә
кирәк, 2017 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткеч бераз югарырак - 39%. Әмма соңгы 20
елда ел саен теркәлә торган никахлар саны 2 тапкырга арткан икән, никахларның
өзелү күрсәткече үзгәрми диярлек, дип ассызыклады Р.Миңнуллина. Чагыштыру өчен
- 2002 елда Казанда никах һәм аерылышулар саны бер үк төрле булган, ә хәзер
аерылышулар турындагы актлар саны никахны теркәү турындагы актлар саныннан ике
тапкыр кимрәк. "Миллионлы шәһәрләрнең "никах-аерылышу" нисбәтен
чагыштырып, Казан биредә дә иң яхшы күрсәткечкә ия булуын билгеләп үтәсе
килә", – дип билгеләп үтте спикер.
Медиация
нәтиҗәләре: 110 пар килешүгә килде
Казанда инде
берничә ел дәвамында "Гаиләне саклыйк" проекты тормышка ашырыла, аның
кысаларында ГХАТ идарәсе бушлай нигездә "Доверие" үзәге психологы
белән медиатив ярдәм күрсәтү өчен очрашулар оештыра. Шулай итеп, 2018 ел
нәтиҗәләре буенча 284 пар медиация узды, 110 пар дуслашуга килделәр, шуларның
64 парыы аерылышуга алдан бирелгән гаризаны алдылар, 46 пар никахларын өзәргә
кире уйладылар һәм гаиләне сакларга карар иттеләр, дип сөйләде ГХАТ идарәсе
җитәкчесе.
Гаилә институтын
ныгыту өчен узган ел гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән
200-дән артык чара үткәрелгән. Әйтик, 111 дәрес һәм индивидуаль консультация
үткәрелгән, аларда 3 меңнән артык кеше катнашкан.
Меңнән артык
гаиләне гаилә тормышы юбилее белән котладылар: 70 яшьлек юбилеее 3 гаилә
билгеләп үтте, 60 яшьлек юбилеен - 187 гаилә һәм 50 яшьлек юбилеен - 812 гаилә.
Доклад ахырында
Р.Миңнуллин билгеләп үткәнчә, 1 октябрьдән башлап Казанның ГХАТ органнары
хезмәткәрләре барлык төбәкләр белән бергә "Бердәм дәүләт ГХАТ
реестры" системасында граждан хәле актлары язмаларының бБердәм базасын
булдыралар. Бу гражданлык хәле актларын теркәү органнарына мөрәҗәгать итүче
гражданнарга илнең теләсә кайсы төбәгеннән документлар алу вакытын кыскартырга
мөмкинлек бирәчәк.