(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казанда "Халык контроле"
системасы эшләгән вакытта иң югары күрсәткечкә ирешелгән – 2018 елда уңай хәл
ителгән гаризалар өлеше 76% тәшкил иткән, Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты тарафыннан билгеләнгән индикатор дәрәҗәсе - 50% . Шулай итеп, 2018 елда
21 меңнән артык гариза кабул ителгән. Әлеге мәгълүматларны бүген эшлекле
дүшәмбе вакытында Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена
Тощева җиткерде.
2018 ел эчендә
Казан Мэриясенә 62 меңнән артык мөрәҗәгать кергән
2018 ел дәвамында
төрле коммуникация каналлары аша муниципалитетка 62 меңнән артык мөрәҗәгать
кергән. Аларны интернет-кабул итү бүлмәсе аша, язма рәвештә, Казан Мэры
катнашкан "Тема" тапшыруы буенча, югарыдагы органнар йөкләмәләре,
министрлыклар һәм ведомстволар юнәлешләре, массакүләм мәгълүмат чаралары аша
йөкләмәләр, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша
гаризалар рәвешендә җибәрә.
"Гражданнар
мөрәҗәгатьләре белән эшләү - ул безнең турыдан-туры вәкаләтләребез генә түгел,
ә эшчәнлекне планлаштыру коралы да. Бу шәһәрлеләр проблемаларының лакмус
кәгазе", – дип ассызыклады үз докладында Елена Тощева. Ул төрле каналлар
аша мөрәҗәгать итү үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай итеп, "Халык
контроле" системасы баштан гражданнарны ТКХ өлкәсендәге зур булмаган
проблемалар турында оператив мәгълүмат бирү һәм тулаем шәһәр мохитен булдыру
инструменты буларак уйланылган иде. Шуңа күрә гаризаларны хәл итү, кагыйдә
буларак, күп вакыт һәм зур финанс чыгымнары таләп итми. Турыдан-туры
муниципалитетка кергәннәре глобаль характердагы мәсьәләләргә кагыла яки теге
яки бу мәсьәлә буенча аңлатмалар бирү гозерләрен үз эченә ала.
Соңгы ике елда
идарә гражданнарның массакүләм мәгълүмат чараларында адресланган шикаятьләрен
дә контрольдә тота. "Барлыгы бер ел эчендә 500-дән артык шундый мөрәҗәгать
эшләнде. Алар буенча карар 86% тәшкил итә. Әйтик, узган ел су белән тәэмин итү
челтәрләрендә өзеклекләр буенча мәсьәләләр лидерлар өчлегенә керде. Узган
елларда андый хәлнең булганы юк иде. Бу челтәрләрнең искерүе һәм кардиналь
карарлар кабул итү кирәклеген тагын бер кат раслый. Шәһәрлеләр шулай ук
массакүләм мәгълүмат чараларында баткан подвалларга, җәяүлеләр сукмакларына,
канализация исләренә, пластик шешәләр җыю өчен тулы контейнерларга, урам утлары
булмауга, транспортның даими йөрүенә зарланалар", – дип билгеләде спикер
2018 елның төп мәсьәләләрен.
Елена Тощева
шулай ук актуаль мәсьәләләрне хәл итү мисалларын да телгә алды. Шулай итеп,
озак вакыт дәвамында "5-нче номерлы шәһәр хастаханәсе - Константиновка
торак массивы" маршруты буенча килүче 71-нче номерлы автобус хәрәкәтенә
карата шелтәләр булды. Транспорт комитеты ярдәмендә маршрутка хезмәт күрсәтүче
эшмәкәр өстәмә автобуслар сатып алды, бу проблеманы хәл итте.
Мэр Идарәнең бу
эшен билгеләп үтте. "Асылда, алар өстәмә эш алып баруны үз өстенә алды,
чөнки аларның турыдан-туры бурычлары юк. Әмма бу дөрес, без шәһәрлеләрнең
теләсә нинди мөрәҗәгатен күзәтәбез һәм аларга проблемаларны хәл итәргә
булышабыз”, - диде ул.
Узган ел “Халык
контроленә” мөрәҗәгатьләр саны 26% арткан
“Халык контроле”
системасы эшенә әйләнеп кайткач, Е.Тощева система эшләгән чорда 86 меңгә якын
гариза кабул ителгән - бу республика буенча гомуми саннан 45% артык. Ел саен
аларның саны арта бара – узган ел гына да үсеш 26% тәшкил иткән. "Хәл
ителгән белдерүләр динамикасы шулай ук уңай. Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты билгеләгән индикаторны 50% билгеләгәндә, безнең күрсәткеч - 76%. Шулай
итеп, 2018 елда 21 меңнән артык гариза хәл ителгән”, - дип ассызыклады
докладчы.
Идарәдә гомуми
эшне координацияләү өчен Мэриянең структур бүлекчәләре арасында ярышлар
элементларын кулланалар. Җитәкчеләргә ай саен “Халык контролендә"
ирешелгән индикаторлар буенча мәгълүмат җибәрелә”: хәл ителгән хәбәрнамәләр
саны, озак вакытлар башкарылучы эшләрнең хәл итү динамикасы. "Бу, һичшиксез,
үз нәтиҗәләрен бирә, – дип ышандырды Е.Тощева. - Системаның баш модераторы – ТРда
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эштә зур ярдәм күрсәтә.
Аның инициативасы буенча системадагы хәбәрнамәләрне карау буенча даими
киңәшмәләр уза, аның нәтиҗәләре буенча ул республика җитәкчелегенә безнең
проблемаларны һәм финансларга ихтыяҗны җиткерә.
Казан Мэры Илсур
Метшин шулай ук әлеге юнәлеш белән уңышлы җитәкчелек итүче Сәрия Сабурскаяның керткән
өлешен билгеләп үтте. Уңышлы хезмәттәшлекнең бер мисалы буларак, ул Магистраль
урамын ремонтлау турында искә төшерде, биредә яшәүчеләрнең активлыгы аркасында
ремонтка акча бүлеп бирелде. “Бу “Халык контроле” системасы ярдәмендә үз
чишелешен тапкан мең мисалларның берсе", – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
"Без хәл
ителгән белдерүләр буенча ирешелгән нәтиҗә – 76% – система эшләгән вакыт эчендә
иң югары күрсәткеч. Бу безне күп нәрсәгә мәҗбүр итә. Без темпны киметергә тиеш
түгел. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары буенча минималь
күрсәткеч 50 проценттан 55% кадәр арттырылды. Ә безнең өчен ул 76% ким булмаска
тиеш. Шәһәр халкы муниципалитетка шәһәр мохитендә хокук бозулар турында хәбәр
итеп, фотоларны һәм гаризаларның төгәл адресларын җибәреп, гражданлык активлыгы
күрсәтәләр һәм без аларны үтәү өчен бөтен көчебезне куярга тиеш”, – дип нәтиҗә
ясады Е.Тощева.
“Халык
контроле", ТР башкаласы Мэры фикеренчә, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауда
нәтиҗәле корал. “Ул күптәннән безнең өчен халык белән хезмәттәшлек итү буенча
эш инструментына әверелде. Кулын пульста тоту, казанлылар сөйләгән
проблемаларны даими тыңлау, ишетү һәм хәл итү бик мөһим. Бу яхшы система, яхшы
корал, без аны халык белән көндәлек аралашу режимында камилләштерәбез. Мондый
контроль аркасында без үзебезнең авырткан нокталарыбызны беләбез”, - дип нәтиҗә
ясады И.Метшин һәм җитәкчеләрне әлеге эшкә игътибар итәргә һәм барлык
структураларда да бертигез сыйфатлы алып барылырга чакырды.