(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Балалар
һәм яшьләр эшләре комитетының студентларны Башкарма комитет структураларында
һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә практика үтүгә активрак җәлеп итү
инициативасын хуплады. Ул бүген эшлекле дүшәмбе барышында билгеләп үткәнчә,
студентлар – укып кына түгел, әйләнә-тирә дөньяны үзгәртергә теләгән актив
шәһәрлеләребез. Әмма моның өчен аларга белем дә, практика да кирәк.
Студентларның
шәһәр инфраструктурасы үсеше белән кызыксынулары турында шәһәр хуҗалыгы
өлкәсендә Мэр стипендиясен алуга бәйгедә катнашу өчен гаризалар саны арта бару
дәлилли, дип билгеләп үтте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат
Фәизов. Әйтик, 2018 елда рекорд куелды һәм конкурска 270 гариза керде. Шәһәр
территориясендә аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Башкарма
комитет бүлекчәләренә җибәрелгән 38 иң сыйфатлы эш авторлары җиңүче булды.
Әмма, А.Фәизов
билгеләп үткәнчә, конкурска әзерлек һәм студентлар активы белән аралашу
барышында студентларның муниципалитет эше турында җитәрлек күләмдә мәгълүматлы
булмавы ачыкланган. "Мәгълүмат җитмәү сәбәпле, студентларның азы гына
Башкарма комитетны булачак эш урыны итеп күзаллый. Ә без шәһәр һәм аның
проектлары турында сөйли башлаганда, кайчагында студентлар арасында идеяләрне
тормышка ашыру мөмкинлекләренә ышанмау сизелә. Шул ук вакытта күп кенә югары
уку йортларында без студентларга муниципалитетның каршы хәрәкәтендә шәһәр
проектларын гамәлгә ашыруда катнашу кызыклы булыр иде дигән фикер
ишеттек", - дип аңлатты А.Фәизов һәм талантлы студентларны шәһәр
проблемаларын хәл итүгә активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Мэр искәрткәнчә,
шәһәрнең "100 парк һәм сквер" проектын гамәлгә ашыру буенча КДАТУ
студентлары белән уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. "Практика студентларның
актив булуын һәм, яшь булуына карамастан, аларның иҗади идеяләрен тормышка
ашыруын һәм безнең агымдагы эшчәнлегебез өчен бик файдалы булуын
күрсәтте", - диде Мэр. "Кечкенә инештән - Казанны тагын да матуррак
итәргә теләүдән һәм аларның яшь талантыннан бу проект башланып китте. Аннары ул
масштаблы республика проектына әверелде, ә республика мисалында –
федераль", - дип өстәде ул.
Шәһәр башлыгы
шәһәр проблематикасы турында фикер алышуга һәм аларны хәл итүгә студентларны
активрак җәлеп итү файдалы булырга мөмкин дип килеште, өстәвенә, мондый теләк
булганда. Ул Башкарма комитет структураларында һәм ведомство карамагындагы
учреждениеләрдә студентлар өчен практика оештыру мәсьәләләрен эшләп бетерергә,
шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең профильле
югары уку йортлары студентлары белән очрашуларын оештырырга, аларга шәһәр
алдында торган стратегик бурычлар турында сөйләү һәм аларны хәл итүдә булачак
яшь профессионалларны кызыксындыру сорауларын карарга кушты.
"Әйдәгез,
елны шундый инициативадан башлыйк. Үзебез студентлар халыкларына барачакбыз.
Яңа технологияләр белән дөнья бик тиз үзгәрә, һәм безгә студентлар белән фикер
алышу файдалы булачак", – дип йомгаклады ул.