(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанның "Татнефть-Арена"
боз сараенда узган Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) йолдызлары матчын 85-тән
артык шәһәр җанатарлары карады. Күптән көтелгән матч Татарстанда хоккей
йолдызлары атнасын тәмамлады, ул спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен
популярлаштыру юлында зур адым булды, дип белдерде эшлекле дүшәмбе вакытында
Казан Мэры Илсур Метшин. Ул үзе "Ак Барс" һәм КХЛ ветераннары арасында
иптәшләрчә матчта катнашты.
"Халыкара
хоккей федерациясе президенты Рене Фазель, "Ак Барс" ХК президенты
Наил Маганов, Континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий Чернышенко, шулай
ук әлеге спорт төрен яратучылар республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме
белән искиткеч бәйрәм оештырдылар. Иң яхшы көч җәлеп ителде, безгә зур
чараларны оештыручылар буларак өйрәнерлек нәрсәләр бар", – диде И.Метшин.
КХЛ йолдызлары
атнасын үткәрү хокукы өчен Казан күп кенә шәһәрләр белән көрәште, әйтик, чит ил
шәһәрләре арасында Татарстан башкаласы Хельсинки белән, ә Россия шәһәрләре
арасында Магнитогорск белән көндәшлек итте. Узган атнада Казанда хоккей
йолдызлары һәм җанатарлар гына түгел, балалар спорт мәктәпләре, хоккей клублары
һәм спортның бу төрен яратучыларны да катнашында бик күп чаралар узды.
"Бу гаять
зур бәйрәм – хоккейны яратуны тану. Мастер-шоу, КХЛ йолдызлары матчы - болар
барысы да спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру юлында зур
адым", - диде И.Метшин. Ул шулай ук хоккей үсешенә аерым игътибар бирелә
торган Татарстан өчен мондый чара аеруча мөһим, дип өстәде. Быел гына да, дип
искә төшерде шәһәр башлыгы, Казанда Суворов училищесы территориясендә боз сарае
файдалануга тапшырылды һәм Юдино бистәсендә боз сараен файдалануга тапшырырга
әзерлиләр. Шәһәрдә иртәдән кичкә кадәр 46 шугалак ачылган, аларда профессиональ
команда катнашучылары рәхәтләнеп шуа һәм шөгыльләнә, спорт мәктәбендә
тәрбияләнүчеләр һәм актив ял итәргә яратучылар бар.
Шәһәр башлыгы
шулай ук "Ак Барс" ветераннары һәм КХЛ ветераннары арасында КХЛ
йолдызлары атналыгына багышланган иптәшләрчә матч турында тәэсирләре белән
уртаклашты. Анда Казан Мэры танылган спортчылар – Данис Зарипов, Сергей
Зиновьев, Алексей Морозов һәм башкалар белән чыгыш ясады. КХЛ ветераннары өчен
легендар хоккейчылар – Александр Медведев, Максим Сушин, Алексей Яшин һәм
башкалар уйнады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, хоккей йолдызлары белән уйнау
кызыклы һәм дулкынландыргыч булды: "Бу ветераннар матчы булуга карамастан,
уен кызу булды". Матч нәтиҗәләре буенча "Ак Барс" 8:4 исәбе
белән җиңү яулады.
"КХЛ,
"Ак Барска" сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырганнары һәм Казанны
туристлык шәһәре буларак танытуда чираттагы җитди адымнары өчен рәхмәт", –
диде азакта Казан Мэры.
Исегезгә
төшерәбез, кичә КХЛ йолдызлары матчында Чернышев дивизионы уенчылары җиңү
яулады, алар шимбә көнне мастер-шоу буенча иң көчлеләр булдылар. Финалда
Чернышев дивизионы Бобров дивизионы командасын 4:3 исәбе белән җиңде һәм
беренче тапкыр мастер-шоу һәм йолдызлар матчлары җиңүчесе булды. Хоккейчыларга
бүләкләрне Олимпия чемпионнары Александр Мальцев һәм Александр Пашков
тапшырдылар.