(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Ксения Швецова). 1 февральдән балаларны беренче
сыйныфка кабул итү өчен гаризалар кабул итүнең беренче этабы башлана. Ул
мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен каралган һәм июнь ахырына
кадәр дәвам итәчәк. 1 июльдән гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана. Ул
беркетелгән территориядә яшәмәүчеләр өчен каралган һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам
итәчәк. Мәктәпләрдә белем алырга тиешле балаларны исәпкә алу өчен, ел саен
Башкарма комитетның "Мәктәпләрне шәһәрнең конкрет территорияләренә беркетү
турында"гы карары кабул ителә. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов хәбәр итте.
Быел мәктәп
парталарына беренче тапкыр утыручы балалар саны артты. 2018 елда беренче
сыйныфка 16,5 меңнән артык бала кабул ителгән булса, яңа уку елында 19 меңгә
якын беренче сыйныф укучысы көтелә. И.Һидиятов искәртеп узганча, беренче
сыйныфка 6,5 яшьтән кечерәк булмаган һәм 8 яшьтән өлкәнрәк булмаган балалар
кабул ителә. Башка яшьтәге балалар Мәгариф идарәсе каршында эшләүче Комиссия
бәяләмәсе нигезендә кабул ителергә мөмкин.
"Беренче
сыйныфка керү өчен гариза белән бергә ата-аналар аларның шәхесен таныклаучы
документлар, бала туу турында таныклык һәм әлеге микрорайонда баланың яшәвен
раслаучы документ тапшыралар", - дип аңлатты спикер.
Яшәү урыны буенча
мәктәпкә беркетелгән булмаган баланың ата-аналары укырга керү өчен 1 июльдән
гариза бирә ала. Алар үзләренең паспортларын һәм бала туу турында таныклык
күрсәтергә тиеш.
Беренче сыйныфка
кабул итү турындагы боерык белән ата-аналар мәгълүмат стендларында һәм мәктәп
сайтларында гариза биргәннән соң 7 эш көне эчендә таныша алалар. Шулай ук
ата-аналарның дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирү мөмкинлеге бар, бу
очракта 5 эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга
кирәк.
Мәктәпкә кабул
итүдән ата-аналарга буш урыннар булмау сәбәпле генә баш тартылырга мөмкин, дип
ассызыклады И.Һидиятов һәм ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф
бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. Бу очракта белгечләр буш урыннары
булган якындагы мәктәпне ачыклаячак.
"Мәктәпкә
керү - һәр бала тормышында бик мөһим һәм катлаулы этап, һәм безнең бурыч –
балаларны укыту өчен уңайлы шартлар тудыру", – дип ассызыклады Мәгариф
идарәсе җитәкчесе. Беренче сыйныфка балаларны кабул итү тәртибе турында барлык
мәгълүмат мәктәп сайтларында һәм мәгариф идарәсе битендә урнаштырылган.
"Чираттагы
тапкыр демография безгә яхшы чакыру ташлый – узган ел белән чагыштырганда
беренче сыйныф балалары 2 меңгә күбрәк, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур
Метшин. – Ата-аналарның мәктәп белән беренче элемтәләре бик мөһим, аларның бу
хакта яхшы тәэсирләр генә калсын иде", - дип нәтиҗә ясады ул, район
башлыкларына һәм барлык җаваплы кешеләргә бу эшне контрольгә алырга кушты.
Исегезгә төшерәбез,
узган уку елында Казанда "Салават Күпере" микрорайонында,
"Светлая долина" торак комплексында һәм Минская урамында 3 яңа мәктәп
ачылды.