(Казан шәһәре
KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казанда Башкарма комитетның структур бүлекчәләре
җитәкчеләренең шәһәр Мэры каршындагы хисаплары старт алды. Башкарылган эшләр
һәм агымдагы елга планнар турында Илсур Метшинга мәгариф идарәсе җитәкчесе
Илнар Һидиятов җиткерде. Аерым алганда, ул мәктәпләрдә инженер юнәлеше үсеше,
мәктәп директорлары квалификациясен күтәрү өчен яңа проект һәм "Уңыш
векторы" укыту эшләре буенча директор урынбасарлары һәм агымдагы уку елы
башында 138 мәктәп волейбол командасы булдыру турында сөйләде.
Илнар Һидиятов үз
хисабында мәктәпләрнең белем бирү сыйфатына җентекләп тукталды. Төп индикатор
булып БДИ нәтиҗәләре тора, аерым алганда
мәктәп укучылары өчен мәҗбүри булган ике фән – математика һәм рус теленән.
Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда математика буенча уртача балл
бүген 57,5 һәм бу миллионлы шәһәрләрдә икенче нәтиҗә. Ә рус теле буенча уртача
балл соңгы ун елда 55,8-дән 74,5 баллга кадәр арткан. Моннан тыш, узган уку елы
нәтиҗәләре буенча Казанда 100 балл җыючылар саны ике тапкыр арткан. Өстәвенә,
аларның сигезе ике һәм аннан да күбрәк фән буенча 100 балл алган.
Казан мәктәп
укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча
өченче урынны беренче ел гына тотып калмый. Ә олимпиадаларның чагыштырма
авырлыгы буенча Казан бөтенләй Мәскәүдән соң икенче урында.
И.Һидиятов бер ел
элек артта калучыларны һәм уңышлы мәктәпләрне берләштерү юлы белән оештырылган
7 мәгариф үзәге эше нәтиҗәләренә аерым тукталды. Ел нәтиҗәләре буенча, уңышлы
мәктәпләр үз позицияләрен югалтмыйча, артта калган мәктәпләрне дә шактый алга
этәргәннәр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин, диде идарә башлыгы. Берләшкәнче, әлеге
мәктәпләрнең 600 укучысы икенче сменада укыса, хәзер нибары 130-ы гына.
Мәҗбүри уку
планыннан тыш, мәктәп сәләтлелекне үстерү өчен төрле векторлар тәкъдим итәргә
әзер. Быелдан башлап инженер юнәлеше яңалык булачак. Казан Мэры әлеге
башлангычны хуплады. "Бервакыт бер атказанган конструктор миңа конструктор
булып тумыйлар, балалар техник түгәрәкләрдә аларга әйләнәләр, диде. Һәм нәкъ
менә шундый үзәкләрдә булачак Билл Гейтслар үзләрен табарга тиеш. Бу буш вакыт
кына түгел - булачак конструкторларны формалаштыру", - диде Илсур Метшин.
Сәламәтлек саклау
технологияләренә һәм спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Бу уку елында гадәти
хоккей, футбол һәм баскетбол мәктәп командаларыннан тыш, Казанда Дәүләт Советы
Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин
җитәкчелегендә мәктәп волейбол лигасын гамәлгә кую аркасында, 138 волейбол
командасы булдырылган.
Илнар Һидиятов
мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы нәтиҗәләрен аерым билгеләп
үтте. 2012 елдан башлап Казанда 141 мәктәп һәм 36 балалар бакчасы капиталь
ремонтланган. Моннан тыш өч мәктәп һәм 11 балалар бакчасы төзелә. 2020-2021
елларда тагын 20 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Шуны да билгеләп
үтәргә кирәк, узган ел балалар бакчаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар
өчен сигез махсус төркем ачылды. Барлыгы 2018 елда балалар бакчаларына 21317
бала җибәрелгән. Ясле яшендәге балалар өчен урын җитмәү проблемасы элеккечә
актуаль булып кала. Быел бу категория балалар өчен 1100 өстәмә урын
булдырылачак.
И.Һидиятов 2018
елда уку йортлары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү буенча "Уңыш
векторы" - директорлар өчен яңа проект башлап җибәрелүе турында сөйләде.
Аерым курслар өч елга кадәр эш тәҗрибәсе булган яшь җитәкчеләр өчен, өч һәм ун
елдан артык стажлы җитәкчеләр өчен эшләнгән.
Сүз уңаеннан,
2018 елда Татарстан Республикасы мәктәпләренең иң яхшы директорлары дип 39-нчы
мәктәп директоры Галина Нәҗипова һәм 2-нче лицей-интернат директоры Ирек
Ризванов танылды.