(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче декабрь, Ксения Швецова). 1 гыйнвардан Россиядә каты коммуналь
калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибе эшли башлый. Якын арада Казан өчен
билгеләнгән төбәк операторына - "ПЖКХ идарә итүче компаниясе" ҖЧҖ -
калдыклар барлыкка китерүчеләр, шәхси ташучылар, калдыкларны эшкәртүчеләр, аеру
станцияләре һәм полигоннар милекчеләре белән килешүләр төзергә туры киләчәк.
Казанның реформага ничек әзерләнүе турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Реформаның
максаты - калдыклар барлыкка килү вакытыннан алып ахыргы утильгә кадәр
калдыкларны исәпкә алуны һәм контрольдә тотуны оештыру, калдыклар белән имин
һәм нәтиҗәле эш итү өчен шартлар тудыру, тармак инфраструктурасына
инвестицияләр җәлеп итү, дип искәртте И.Гыйниятуллин. "Җитештерү һәм
куллану калдыклары турында" Федераль закон нигезендә Татарстанда калдыклар
белән эш итүнең территориаль схемасы эшләнгән һәм конкурс нигезендә термометр
чараларын үтәү өчен региональ операторлар билгеләнгән. Республика 2 зонага
бүленгән. Казан һәм тагын 21 муниципаль берәмлек кергән Көнбатыш зонада
"ПЖКХ идарә компаниясе" ҖЧҖ төбәк операторы итеп билгеләнгән.
Төбәк
операторының бурычы - киләчәктә эшкәртү өчен каты көнкүреш калдыкларын җыю,
аеру, куркыныч калдыкларны һәм икенчел чималны эшкәртү, эшкәртелми торган
калдыкларны куркынычсыз юк итү. Бөтен җирдә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю
кертелгән булырга тиеш. Территориаль схема нигезендә, 2022 елга кадәр Казанда
экология технопаркы төзеләчәк, ул үз эченә әзер продукцияне сайлап алынган
фракцияләрдән җитештерүче заманча аеру комплексы һәм эшкәртү производстволарын,
Арча, Алексеевск һәм Югары Ослан районнарында аеру станцияләре булган
муниципальара полигоннарны, эшкәртелми торган калдыкларны җылылык белән юк итү
заводын алачак. Спикер билгеләп үткәнчә, реформаның ахыргы максаты -
полигоннарда нульле күмү.
"Шуны да
билгеләп үтәргә кирәк, Казан реформада каралган чараларның зур өлешен гамәлгә
ашырган инде", – диде спикер һәм Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча
2007 елда калдыклар белән эш итүнең муниципаль схемасы эшләнгәнен искә төшерде,
аның кысаларында индивидуаль торак төзелеше территориясендәге йортлар
ишегалларында контейнер мәйданчыклары урнаштырылды. Моннан тыш, шәһәрдә
заманча, нәтиҗәле чүп җыю станцияләре эшли, чүп-чарны сортларга аеру
станцияләре төзелгән, "Восточный" полигоны һәм Химия урамында
калдыкларны урнаштыру полигоны файдалануга тапшырылган.
Узып баручы елда
Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең техник этабы төгәлләнде, ә декабрьдә
Химия урамындагы муниципаль полигонның икенче картасын төзү төгәлләнде.
"Каты
көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа тәртибенә күчүгә әзерлек кысаларында
кайбер оештыру чараларын үтәргә кирәк, – диде И.Гыйниятуллин. - Торак-коммуналь
хуҗалык комитетына район администрацияләре белән бергә якын арада җирле
калдыкларны җыюның муниципаль реестрын әзерләүне тәмамларга кирәк, аны алып
бару тәртибе РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган". Көн тәртибендә каты
көнкүреш калдыкларын җыю мәйданы турында мәгълүматларны муниципаль реестрга
кертү турында гариза белән мөрәҗәгать итү бурычы турында юридик затларга, шәхси
эшмәкәрләргә һәм калдыкларны җыю урыннарының милекчеләренә хәбәр итү бурычы
тора, җирле үзидарә органнарына хәбәр итү тора. Калдыкларны җыю урыннарын,
контейнер мәйданчыкларын карап тоту өчен җаваплылык алар урнашкан җир
участоклары милекчесенә йөкләнә.
Район
администрацияләре башлыклары адресына республика Төзелеш министрлыгының район
территориясендә калдыклар барлыкка китерүчеләр турында кирәкле килешүләр төзү
өчен белешмәләр җыюда ярдәм күрсәтү турында хатлары җибәрелде.
Күп фатирлы
йортларның йорт яны территориясендә бу җаваплылык идарә итүче компанияләргә,
торак милекчелре иптәшлекләренә (ТСЖ) һәм торак-төзелеш кооперативларына (ЖСК)
йөкләнгән. Муниципаль җирдә урнашкан каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын
карап тоту өчен муниципалитет җавап бирә. Шәһәрдә мондый 694 мәйданчык бар, шул
исәптән 263 – күпфатирлы йортлар территориясендә, 431 – шәхси торак корылма
территориясендә. И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, муниципаль мәйданчыкларны
карап тоту өчен елына 12,1 млн сум күләмендә финанслау кирәк.
ТР Тарифлар
буенча дәүләт комитеты төбәк операторы өчен өстәмә бәягә салымнан (НДС) башка
бер кубометрга 365 сум күләмендә тариф раслады (яки НДС белән 439 сум).
"Моннан чыгып, республиканың Төзелеш министрлыгы гражданнар өчен каты
көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү күләмен исәпләргә һәм аны исәпләү
тәртибен расларга тиеш. Бу эш декабрь ахырына кадәр тәмамланырга, киләсе елда
оператор үз эшенә керешергә тиеш", – дип билгеләп үтте спикер һәм тарифны
формалаштыру тәртибендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүне
исәпләгәндә халык тарафыннан барлыкка китерелә торган каты көнкүреш калдыклары
да исәпкә алынуын әйтте. Димәк, бу түләү күләме тарифны исәпләгәндә исәпкә
алыначак.
Бу атнада төбәк
операторы, эшмәкәрләр, идарәче компанияләр һәм ТКХ комитеты катнашында оештыру
киңәшмәләре үткәрергә кирәк, дип өстәде И.Гыйниятуллин.
Төрле төбәкләр
төбәк операторларының санын, тарифларны һәм башка мәсьәләләрне төрлечә билгели,
дип билгеләде Илсур Метшин һәм Казан халкы өчен законда кабул ителгән
үзгәрешләр кыен булып күренмәячәк, чөнки Татарстан башкаласы калдыкларны җыю
һәм юк итүне дөрес оештыру ягына күптәннән адымнар ясый, дип ассызыклады ул.
Шәһәр башлыгы Казанда коммуналь калдыклар белән эш итү системасын 2007 елда ук
раслауларын тагын бер кат искәртте. "Бөтен ил бу эшкә 11 елдан соң гына
килде. Бездә инде контейнер мәйданчыклары, чүп-чарны сортларга аеру станцияләре
эшли, чүп ташучыларның лаеклы хәрәкәтчән составы җәлеп ителгән. Без чүпне аерым
җыю буенча берничә эксперимент уздырдык, һәм хәзер төбәк операторы
апробацияләнгән вариантларның кайсысын үзенә алачагы турында карар кабул итәргә
тиеш. Без бу юнәлештә кул кушырып утырмадык", – диде И.Метшин һәм
законнардагы яңалыклар төбәктә дә, гомумән илдә калдыклар белән эш итү
системасында тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде. "Тормыш
моның әле кичә үк эшләргә кирәклеген әйтә, – дип ассызыклады Мэр. - Без юкка
гына Самосыроводагы чүплекне юкка чыгармадык һәм рекультивацияләдек,
"Восточный" полигонын төзедек. Ил буйлап бу эшләрне башкарырга гына
туры килә әле".
Яңа системаны
гамәлгә ашыру гади булмаячак һәм күп вакыт таләп итәчәк, дип билгеләде шәһәр
башлыгы һәм Казанда чүпне аерым җыю культурасын балалар бакчаларыннан һәм
мәктәпләрдән кертергә кирәк, дип өстәде. "Чүпне аерым җыюны без
заманыбызның күп өлешен район башлыклары, идарә итүче компанияләр, мәгариф
идарәсе һәм барлык бюджет учреждениеләре белән укытачакбыз. Бу безнең төбәк
операторы белән көндәлек уртак
хезмәтебез булачак. Без ирешкән мондый төзекләндерү һәм чисталык дәрәҗәсе даими
игътибар таләп итә. Хәзерге төзекләндерелгән чиста шәһәрне мондый реалийларда,
шул исәптән әлеге чүп күләме белән дә, күз алдына китереп булмый. Җитди эшләргә
кирәк", - дип йомгаклады И.Метшин.