(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче декабрь, Алинә Бережная). Көзге чакырылышта РФ Кораллы Көчләренә
хезмәткә җибәрелгән 693 казанлының 218-е - югары белемле һәм 329-ы - урта
һөнәри белемле. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, күп кенә
чакырылучыларның диңгез флотында, һава-десант гаскәрләрендә, Президент полкында
һәм фәнни роталарда хәрби хезмәт итәргә китүләре Казан егетләрен әзерләү һәм
аларга ихтыяҗның сыйфаты турында сөйли.
Шәһәрдә барлыгы
4736 граждан хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш, чакырылыш комиссиясе нәтиҗәләре
буенча хәрби комиссариатларга 4727 кеше килгән, дип сөйләде бүген эшлекле
дүшәмбе вакытында Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары хәрби комиссары Шамил
Ханнанов.
Ш.Ханнанов
мәгълүматларына караганда, бу чакырылыш кампаниясенең үзенчәлеге - РФ Кораллы
Көчләренә озатылырга тиешле хәрби белгечләр саны күп. ДОСААФ 52 йөртүче,
аэроклуб 18 атучы-парашютчы әзерләгән. Моннан тыш, быел югары уку йортларын тәмамлаган
егетләрне дә армиягә бик теләп алалар.
Шамил Ханнанов
шулай ук булачак Ватан сакчысына хезмәткә җибәрер алдыннан хезмәт итү чорында
гамәлдә булган "Әниеңә шалтырат" ташламалы тарифлы сим-карта бирелүе
турында сөйләде.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә җибәргәннән
соң шәһәр аларның хезмәт үтүләрен күзәтүне дәвам итә. "Безнең Татарстанда,
шул исәптән Казанда да, хәрби хезмәткә алынучыларыбызны армиягә озатып кына
калмыйча, аларның хезмәт үтүен дә күзәтәбез, безнең хәрби комиссарларыбыз
командирлар белән элемтәдә тора һәм, кагыйдә буларак, без һәрвакыт Казан
егетләренең хезмәте ничек үтүе турында хәбәрдар", – дип билгеләде Илсур
Метшин һәм яңа чакырылыш кампаниясе 2019 елның 1 гыйнварында башлана, дип өстәде.
Шамил Ханнанов
Казанның Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатлары эшен
билгеләп үтте. Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарында чакырылыш
кампаниясе катлаулы узды. Биредә хәрби комиссариатлар бурычны хәрби хезмәткә
чакыру ахырында гына үтәделәр.